Хәдичә Фәхретдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәдичә Фәхретдинова latin yazuında])
Хәдичә Фәхретдинова
Туган телдә исем Фәхретдинова Хәдичә Сираҗетдин кызы
Туган 1 август 1938(1938-08-01) (85 яшь)
БАССР Куергазы районы Түкән авылы
Гыйльми дәрәҗә: Медицина фәннәре докторы (2000)
Гыйльми исем: профессор

Фәхретдинова Хәдичә Сираҗетдин кызы (1.08.1938) — дерматовенеролог-галим, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (2000), профессор (2004). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003). Түкән авылыннан[1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

БАССРның Куергазы районы Түкән авылында туган.

1969 елда Башкорт дәүләт медицина институтын (хәзерге вакытта университет) тәмамлагач, Стәрлетамак каласындагы кала тире-венерология диспансерына эшкә җибәрелә. Анда дүрт ел эшләгәннән соң, Уфа каласындагы шушындый ук диспансерга күчерелә.

1978 елдан Башкорт дәүләт медицина университетында хезмәт юлын дәвам итә. 2002 елдан алып өстәмә профессиональ белем бирү институтының дерматовенерология курсы мөдире вазифасын башкара.

Фәнни эшчәнлеге җенси юл аша йоккан инфекцияләр, микроспория, тире авыруларының һәм башка эпидемиологиясен, клиник үзенчәлекләрен өйрәнүгә, аларны дәвалауга, искәртүгә багышланган.

Аның катнашлыгында микроспория, псориаз авыруы белән авырганнарны дәвалау ысулы һәм Microsporum canis үрчетү өчен туклыклы мохит булдырыла.

170 кә якын фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы.

БР дерматовенерологлар җәмгыяте рәисе (2004 елдан алып).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Диагностика и лечение наиболее часто встречающихся неотложных состояний в дерматологиий. Уфа, 2012 (автордаш)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башҡорт энциклопедияһы — Фәхретдинова Хәҙисә Сиражетдин ҡыҙы 2019 елның 30 октябрь көнендә архивланган.(Тикшерелгән 16 июль 2018)