Чомга кошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чомга кошлар latin yazuında])
(Чомгасыманнар битеннән юнәлтелде)
Чомга кошлар
Халыкара фәнни исем Podicipedidae Шарль Люсьен Бонапарт, 1831[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][4][…]
Югарырак таксон Поганкообразные[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Американская энциклопедия, 1920[d] һәм The New Student's Reference Work[d]
Башлану вакыты 25000 тысячелетие до н. э.

 Чомга кошлар Викиҗыентыкта

Чомга кошлар (лат. Podicipedidae) — суда йөзүче кошлар гаиләлеге, чомгасыманнар (лат. Podicipediformes) отрядында бердәнбер гаиләлек.

Йөзәргә һәм чумарга җайлашкан уртача зурлыктагы кошлар. Каурыйлары тыгыз, койрыгы кыска — җитлекмәгән, аяклары арттарак урнашкан. Бармак аралары ярылы. Поляр өлкәләрдән башка һәр җирдә киң таралганнар. Йөзеп йөри торган оя ясыйлар. Вак балык, судагы умырткасыз хайваннар белән тукланалар. Итләре ашарга яраксыз.

Ыруглар һәм төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

22 төре билгеле, алардан 3 кырылып беткән. Элекке Советлар Берлегендә 5 төре очрый. Татарстанда 4 төре очрый: зур чомга, кызыл муенлы чомга, соры яңаклы чомга, кара муенлы чомга.

Чомга кошлар (Podicipedidae) гаиләлеге хәзерге заман 6 ыругыны һәм 22 төрене эченә ала:


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Integrated Taxonomic Information System — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. 3,0 3,1 World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. 4,0 4,1 IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2