Ыссык алтын кешесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ыссык алтын кешесе latin yazuında])
Сак патшасының алтын тәңкә белән бизәлгән күн бәйрәм киеме. Катафракларның хәрби киемнәре нигезендә стильләштерелгән.

Алтын кеше (каз. Алтын Адам) - 1969 - 1970 елларда Алма-Ата шәһәреннән 53,5 км ераклыкта Ыссык елгасы буенда алып барылган казу эшләре вакытында табылган, биеклеге - 6, диаметры 60 метрга җиткән археологик табылдыкның шартлы исеме[1].

Ул Сак яугире калдыкларының алтын киемен күз алдына китерергә булыша[2][3][4][5].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыссык каберлегенең сирәк очрый торган археологик комплексын 1969 елда Акишев Камал Акишевич җитәкчелегендәге Казакъстан галимнәре тапкан. Ул Алма-Атадан 50 км көнчыгыштагы Ыссык шәһәре янында урнашкан Ыссык курган зират комплексына керә. Борынгы каберлек 45 зур патша курганыннан тора: аларның диаметры - 30-90 метр, ә биеклеге 4 - 15 метр тәшкил итә. "Ыссык курганы" борынгы каберлекнең көнбатыш яртысында урнашкан. Аның диаметры 60 метр, биеклеге - 6 метр. Өемне җимергәндә, борынгы горизонт дәрәҗәсеннән 1,2 метр тирәнлектә үзәктә һәм читендә (көньяк) ике кабергә тап булганнар.

Үзәк каберлек күп тапкыр талауларга дучар була. Читтәге кабергә кеше кулы тимәгән, кабер үзе һәм андагы әйберләр тулысынча сакланып калган. Җирләү камерасы эшкәртелгән чыршы агачларыннан ясалган. Төньяк яртысында мәет калдыклары табылган. Җирләү камерасында 4 меңнән артык алтын әйбер, тимер чүкеч һәм кылыч, бронза көзге, балчык, тимер һәм агач савытлар табылган.

Тянь-шань чыршысыннан буралган камерада үз вакытында кием, баш киеме һәм аяк киеме өчен алтын битләрдән эшләнгән дүрт меңнән артык биҙәү әйберләре, шулай ук алтын боҗралар, таш курчаклар, алтын һәм бронза кораллар, төрле савыт-сабалар табылган. Кабердә 26 язу тамгасы (Ыссык хаты) булган көмеш табаклар да бар. Табылдык б. э. к . VI - V гасырларга карый. Табактагы язуларның мәгънәсе әлегә ачыкланып бетмәгән.

Кырыйдагы камераның көнбатыш һәм көньяк өлешләрендә агач, балчык, бронза һәм көмеш савытлар, ә төньяк өлешендә идәндә баш белән көнбатышка караган мәет калдыклары табылган.

Скелетның үзендә һәм аның астында киемнәр, аяк киеме һәм баш киеме өчен күп алтын бизәкләр табылган. Аның тирәсендә, ул вакыттагы ышану буенча, ахирәт дөньясына кирәк булган кораллар һәм төрле кирәк-яраклар урнашкан. Аның сул кулының терсәгендә очлары алтын уклар урнаштырылган, ә терсәгеннән өстә киң алтын таҫма белән спираль формада төрелгән камыш, тагын да югарырак - бронза көзге һәм кызыл тасмалы биштәр.

О. И. Исмагуловның антропологик дәлилләре буенча, Ыссык курганында табылган скелет якынча 16-18 яшькә кадәрге кешенеке, Семиреченск чорына хас булган европа формасы һәм монгол төсмерләре кушылмасыннан тора.[6] Соңрак эш барышында сөякләрне югалтулары аркасында аның тышкы кыяфәтен торгызу яки хромосома анализы үткәрү мөмкин булмаган. Кабер эчендәге әйберләр ир-атларга да, хатын-кызларга да караган булырга мөмкин.

Баш киемен һәм костюмнарны торгызуның берничә ысулы бар. Якынча, бу - сак-тиграхауд кешесе, чөнки аның башында биеклеге 70 см булган һәм ат, каплан, тау кәҗәләре, кошлар, агачлар төшерелгән алтын очлы баш киеме булган. Муенында - юлбарыс рәвешендә эшләнгән алтын тәңкә (гривна). Баш сөягенең сул ягында затлы йомыркалар һәм фигуралы чулпылар белән бизәлгән алтын алка табылган.

Кием һәм җирләү рәвеше буенча, "Алтын Кеше"нең сак патшасының затлы вәкиле яки патша гаиләсенең әгъзасы булуын аңларга була. Кайбер казакъ тарихчылары, каберләр шәнгә ыругы вәкилләренә карый, дип фаразлый.

Казакъстан символы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыссык курганы хәзинәсе, шул исәптән "Алтын кеше" экспонатының тулы күчермәсе озак еллар Алма-Атадагы Казакъ археология музеенда булган, ә хәзер Астана шәһәрендә Казакъстан Республикасы Алтын һәм затлы металллар дәүләт музеенда саклана.

Канатлы очлам кигән "Алтын кеше" Казакъстанның милли символына әйләнә. Сак яугире күчермәсе Казакъстанның күп кенә шәһәрләрендә урнаштырылган, шуларның берсе Алма-Атаның төп мәйданында Бәйсезлек монументын тәмамлый.

Казакъстандагы археологик казулар нәтиҗәсендә "алтын кеше" исеме белән йөртелгән барлыгы биш каберлек табылды: икенче "алтын кеше" - Аралтүбә курганында, өченчесе - Шиликты курганында Бәйгетүбәдә, дүртенчесе - Астана янында һәм бишенче "алтын кеше" - Каркаралы районы Талды каберлегендә табылган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алтай алтын кешесе
  • Саклар (кабиләләр)
  • Катафракт
  • Нефрит принцы
  • Хәрби кием
  • Алтынбәков, Кырым (реставрация)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Андроновская культура // БРЭ. Т.1. М.,2005.
  2. Массагеты // БРЭ. Т.19. М.,2011.
  3. Иссык // БРЭ. Т.12. М.,2008.
  4. Бактрия // БРЭ. Т.2. М.,2005.
  5. Бактра // БРЭ. Т.2. М.,2005.
  6. К. А. Акишев. .

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К. А. Акишев "Курган Иссык, Искусство саков Казахстана" Москва Искусства 1978
  • АКИШЕВ А. К. КОСТЮМ "ЗОЛОТОГО ЧЕЛОВЕКА" И ПРОБЛЕМА КАТАФРАКТАРИЯ
  • Акишев К. А., Акишев А. К. Происхождение и семантика иссык головного убора.- В кн.: Археологические исследования в Казахстане, Алма-Ата, 1979
  • АКИШЕК А.К. Астана, очрашу департаменты. Разговор о золотом человеке. 3.9.2015

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]