Эспарцет

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эспарцет latin yazuında])
Эспарцет
Халыкара фәнни исем Onobrychis Mill., 1754[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Копеечниковые[d] һәм Papilionoideae[d][1]
Шушы чыганакларда тасвирлана Энциклопедия природы Армении[d], Настольный энциклопедический словарь[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 42(2)[d], Флора Европейской части СССР[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм Армянская советская энциклопедия, том 5[d]

 Эспарцет Викиҗыентыкта

Эспарцет, ат борчагы (лат. Onobrýchis) — кузаклылар семьялыгыннан күпьеллык, сирәгрәк берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Onobrychis viciifolia

Синонимнар: Dendrobrychis (DC.) Galushko, Xanthobrychis Galushko

Onobrychis arenaria серкәсе

Башка телләрдә атамалар: ингл.ингл. Sainfoin, гөрҗ. ესპარცეტი, исп. Onobrychis, кат. Trepadella, кыт. 紅豆草 , литв. Esparcetas, алман. Esparsetten , нид. Esparcette, порт. Sanfeno, төр.Adi korunga, фр. Sainfoin, эсп. Onobriko

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Onobrychis arenaria

130 дан артык төре билгеле, Евразия һәм Төньяк Африкада таралган.

Татарстанда бер төре – комлы эспарцет (О. arenaria), болынлы һәм ташлы далаларда үсә, күбрәк республиканың көньяк районнарында.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк тамырлы. Сабаклары тармакланган, туры. Яфраклары катлаулы, парсыз каурыйсыман. Чәчәкләре себеркәчле, ачык-алсу, куе башаксыман чукларга җыелган. Май-июльдә чәчәк ата. Җимеше – кузак, түгәрәк, чикләвексыман, бер орлыклы, тешле-чәнечкеле, җепселле челтәр белән. Бөҗәкләр, нигездә умарта кортлары ярдәмендә серкәләнә, баллы.

Корылыкка чыдам үсемлек, ачы һәм сазлыклы туфраклардан тыш, барлык туфракларда диярлек яхшы үсә.

Куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшел масса, печән өчен үстерелә. Барлык авыл хуҗалыгы терлекләре яратып ашый.

Составында углеводлар (9,6%), аксым (4,4%), майлар (1,6%) бар. 100 кг яшел массасында 22 азык берәмлеге һәм 3,1 кг үзләштерелә торган протеин, печәнендә 54 азык берәмлеге һәм 10,1 кг үзләштерелә торган протеин бар.

Корткычлар: орлыкашарлар, эспарцет бөртекчәсе, эспарцет эвритомасы, эспарцет чәчәге черкие, эспарцет чәчәкашары, эспарцет трипсы.

Авырулары: ончыл чык, тутык, фузариоз.

ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлары: «Песчаный 1251», «Песчаный 22». 2009 да 18,2 мең га мәйданда үстерелә, яшел массасының уңышы – 1 га дан 250-270 ц, печән уңышы – 1 га дан 35-38 ц.[2]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шмальгаузен И. Ф. Флора Средней и Южной России, Крыма и Северного Кавказа. Үсемлекләрне һәм югары споровых үсемлекләрне билгеләү өчен җитәкчелек. Киев, дип. т-ва печ. дела и торг. И. Н. Кушнерев и Ко в Москве, Киевск. отд-ние. Т. 1. Двудольные свободнолепестные. 1895. С. 259.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәкаләне язганда Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлегеннән (1890—1907) материал использовался.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Snak C., Vatanparast M., Nevado B. et al. A new subfamily classification of the Leguminosae based on a taxonomically comprehensive phylogeny – The Legume Phylogeny Working Group (LPWG) // Taxon: Official News Bulletin of the International Society for Plant TaxonomyUtrecht: IAPT, Wiley, 2017. — ISSN 0040-0262; 1996-8175doi:10.12705/661.3
  2. Эспарцет :: Татарская энциклопедия TATARICA