Юхма Мишши

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юхма Мишши latin yazuında])
Юхма Мишши
Туган 10 апрель 1936(1936-04-10) (88 яшь)
Согыт, Батыр районы, Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты
Һөнәре драматург, балалар язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, язучы

Михаил Николаевич Юхма (Юхма Мишши, Михаил Николаевич Ильин, 1936 елның 10 апрелендә Согыт, Батыр районы, Чуваш АССР) - чуваш язучысы, шагыйрь, драматург һәм тәрҗемәче, педагог. Чуаш Республикасының халык язучысы (1993). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юхма Мишши Чуваш АССРның Батыр районы Согыт авылында туган.

Михаил Николаевич Чуаш дәүләт педагогия институтын, Мәскәү театр сәнгате институты каршындагы Югары театр курсларын тәмамлый. Чуваш Республика туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, 6 нчы Чабаксар урта мәктәбендә укытучы, Чуваш АССРның Министрлар Советы инспекторы, Чуваш китап нәшрияты редакторы, «Вучах» газетасының баш мөхәррире булып эшли. Аның күп кенә әсәсрләре СССР халыклары телләренә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә ителгән.

Юхма Мишши Идел буе Болгары дәүләтчелеген торгызу идеяларын яклаучылардан.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарская энциклопедия: В 6 т. — Казань, 2002. — Т.1., С. 490.

Сылтау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]