Ялгыз тәкәрлек (фильм)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ялгыз тәкәрлек (фильм) latin yazuında])
Ялгыз тәкәрлек

рәсми DVD тышлыгы
Режиссёр Гасыйм Шир-Гази
Сценаричы Хәбир Ибраһим
Баш ролләрдә Фирдәвес Әхтәмова
Гөлшаһидә Сәләхова
Гөлнара Исмаева
Илдар Хәйруллин
Оператор Рафик Галиев
Монтажчы Тимур Садыйков
Киноширкәт Дистрибьюция:
Bars-Media
Tatshop[1]
Нәрсәгә
нигезләнгән
Хәбир Ибраһим әсәре
Озынлык 108 мин
Ил Русия Русия
Татарстан Татарстан
Тел татарча

«Ялгыз тәкәрлек» (рус. Одинокий чибис) — нәфис фильм, драма, режиссер Гасыйм Ширгазинның (Гасыйм Шир-Гази, Гасыйман Шириязданов) 2002 елда Хәбир Ибраһимның «Ялгыз тәкәрлек» әсәре буенча төшергән фильмы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфис фильмның күренешләре Апас районы территориясендә ― Борнаш, Әлмәндәр авыллары күлләре буенда төшерелгән[2].

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сюжет нигезендә ― 1960-еллар татар авылы халкының хокуксызлыгы, мәктәпне яңа тәмамлаган яшь кызы баланың фаҗигале язмышы. Зәйнәп исемле кыз баланың үги әнисе белән яшисе килмичә, мәктәпне бетергәч, шәһәргә китәсе килүеннән җирлек рәисе файдалана — кызны әрәм итә. Әсәрдә интрига туа ― Зәйнәп әлеге гөнаһның җимешен — баласын таба. Конфликт ― озак еллардан соң Зәйнәп кызы Гөлсирин белән авылга кабат әйләнеп кайткач, авыл советы рәисенең малае Рамазан белән Зәйнәпнең (шул ук рәистән туган) кызы Гөлсирин очраша башлый[3].

Язучы-сценарий авторының игътибары авыл кешеләренең коллык белән тиңләрлек язмышына юнәлтелгән. Зәйнәпнең бәхетсезлегендә кем гаепле? Аның ятимлеге генәме? Гаеп – аның холкында. Зәйнәп – горур кыз. Әнисе үлгәч, әтисенең Хәят апага өйләнүен кичерә алмый, шуңа авылдан читкә китәргә хыяллана ул. Үги анасының аңа карата булган яхшы мөнәсәбәте дә аның горурлыгын җебетә алмый. Үзенең бу адымы белән кыз үзенә дә, әтисенә дә, кызы Гөлсирингә дә җәза бирә, кино каһарманнарының язмышын боза... Төп каһарман Рамазан үзен-үзе үтерә[4] [5].

Актёрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр Роле
Фирдәвес Әхтәмова Хәят Хәят
Гөлшаһидә Сәләхова Зәйнәп Зәйнәп
Гөлнара Исмаева Гөлсирин Гөлсирин
Илдар Хәйруллин Шакир Шакир
Зөлфирә Зарипова Маһруза Маһруза
Азат Зарипов Рамазан Рамазан
Тимер Зиннуров Зәйни Зәйни

Төшерү төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Режиссёр: Гасыйм Шир-Гази
  • Сценарий авторы: Хәбир Ибраһим
  • Куючы-оператор: Геннадий Федосеенко
  • Оператор: Рафик Галиев
  • Монтаж режиссеры: Тимур Садыйков
  • Тавыш режиссерлары: Зөфәр Хәйруллин? Андрей Майоров, Степан Барсамов
  • Режиссер ассистенты: Әлфирә Мәһдиева

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]