Ясмык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ясмык latin yazuında])
Ясмык
Халыкара фәнни исем Lens culinaris Medik., 1787
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон чечевица[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Zhiwu Mingshi Tukao[d], Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 42(2)[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d] һәм The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d]
Нәрсәнең чыганагы чечевица[d]

 Ясмык Викиҗыентыкта

Ясмык, азык ясмыгы яки гадәти ясмык (лат. Lens culinaris) — кузаклы гаиләлегенә карый торган үсемлек,төгәл генә әйткәндә Lens ыругының астөре. Ясмык борын заманнардан игелә торган мөһим азык-төлек яки терлек азыгы культурасы. Якын Көнчыгышта аеруча популяр.

Борынгы Мисыр кешеләре аның оныннан пешерелгән ипине фараоннар каберлекләренә сала торган булганнар. Грекларда ясмык белән бәйле мәкаль дә бар: «Акыллы кеше үз ясмыгын пешерә белә». Германиядә бу ризыкны бүгенге көндә дә бик олылыйлар. Аны Яңа ел бәйрәмнәрендә табынның түренә куялар. Алманнар аның уңыш китерү көченә ия булуына ышаналар. Шуны әйтергә кирәк – ясмык элек бик кыйммәт йөргән. Шуңа да аны байлар ризыгы дип санаганнар.

Ясмык орлыгы

Ясмыктан пешерелгән ризыклардан баш тарткан кешеләр бик зур хата ясый, ди диетологлар. Туклыклыгына карасак, ул ипи белән итне дә алыштыра ала икән. Ясмык А, В, С витаминнарына, аксымга, углевод, калий, кальций, магний, цинк, тимер, фосфор һ.б. кеше организмына кирәкле микроэлементларга бай. Галимнәр раславынча, анда бик күп фолий кислотасы бар, ул исә онкологик авыруларга каршы торырга ярдәм итә. Ясмык дөньяда иң зарарсыз ризыкларның берсе булып санала. Чөнки ул, башка үсемлекләргә караганда, үзенә зарарлы нитратларны сеңдерми.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]