Җәбир ибне Габдуллаһ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәбир ибне Габдуллаһ latin yazuında])

Җәбир ибне Габдуллаһ (гарәп. جبر بن عبد الله‎; ? - һ. 77, 696 ел)- Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәләренең берсе.

Җәбир Мәдинәдә туа. Хәзрәҗ кабиләсеннән була. Җәбирнең әтисе ислам кабул итә һәм Өхед сугышында үлә. Җәбир Мөхәммәд пәйгамбәр вакытында 19 сугышта катнаша.

Җәбир билгеле хәдис тапшыручы, ул 1540 хәдис тапшыра. Җәбир Пәйгамбәр мәчетендә белем биргән. Ул һ. 77 елда 95 яшендә вафат була. Аның Мәдинәдә вафат булган соңгы сәхабә икәнлеге турында хәбәр бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]