Әрекмән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әрекмән latin yazuında])
Әрекмән
Сурәт
Халыкара фәнни исем Arctium L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Cynareae[d]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Таксон синонимы Lappa[d]
Җимеш төре орлыкча[d]
Распространение семян epizoochory[d]
Кышкы күренеше
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=925[7]
PAEnflowered taxon URL paenflowered.org/apgii/asterales/asteraceae/arctium
 Әрекмән Викиҗыентыкта

Әрекмән (лат. Árctium) — кашакарыйлар гаиләсенә караган ике еллык үсемлекләре ыруы. Үсемлек үзенең чәчәк бәйләме белән аерылып тора, аларның тышкы яфраклары без сыман очланган, очлары ыргакланып тора. Бу ыргаклар ярдәмендә чәчкләре йонга бутала, киемнәргә җиңел ябышалар. Ыру 20ләп төрне үз эченә ала. Күп төрләре — дару үсемлекләре.

Исем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Arctium дигән латинча атамасы грек телендәге arcion, яки arceion, яки arktion сүзеннән килә, һәм беренче тапкыр Диоскорид тарафыннан искә алына.

Ботаника тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киез әрекмән

Ыру вәкилләре ике еллык, чәнечкеле булмаган зур үләнчел үсемлекләр. Ыругның иң эре төрләренең берсе, зур әрекмән (Arctium lappa) биеклеге 3 м-га җитәргә мөмкин.

Тамыры көчле, 1,5 метрга кадәр озынлыкта була.

Яфраклар эре (40 см кадәр), йөрәк формасында[8].

Чәчәкләре гомогам кәрзиннәрдә тармаклы гомуми чәчәклеккә җыелган калкан формасында яки җепсел. Чәчәкләре ике җенесле, бертөрле, барысы да җимешле, дөрес көпшәле биш яфраклы таҗлы. Гомуми чәчәк түтәле яссы, итле генә, башта яссы, соңыннан спираль төсле бөгелгән күп санлы челтәрләр белән капланган. Тышы ялангач яки пәрәвезле, аның яфраклары күп рәтле, сызыклы яки ланцет формасында, тышкы һәм урта яфраклары кечкенә ыргак белән тәмамланган, читкә тайпылган очларга тарланган, эчкеләре азмы-күпме пленкалы, туры.

Җимешләре озынча орлыклы, яннарыннан яссы, өстә кисеп алынган, кабыргалы, кабыргалар арасында гадәттә азмы-күпме җыерчыклы (бигрәк тә нигездә һәм өстә), сирәк очракта шома яки шома диярлек. Җитлеккәннән соң орлыклы кәрзиннәр хайваннар йоннарына (яки кеше киемнәренә) җиңел ябыша. Шулай итеп орлыклар шактый ераклыкка тарала.

Таралу һәм экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыруг чыгышы буенча Урта диңгездән, аның кайбер төрләре башка төбәкләргә киң таралган.

Ареалына Европа, Азия һәм Америка уртача поясы керә.

Россиядә алты төр әрекмән үсә, иң киң таралганнары — зур әрекмән (Arctium lappa) һәм киез әрекмән (Arctium tomentosum) .

Әрекмән ыругының төрләре, бигрәк тә иң киң таралганнары (зур, кече, киез), фәнни һәм халык медицинасында киң кулланыла торган дару үсемлекләре. Зәйтүн яки миндаль (кайвакыт көнбагыш) маенда «репей мае» дип аталган тамыр төнәтмәсе фәнни һәм халык медицинасында чәчләрне ныгыту чарасы буларак кулланыла. Тамыр кайнатмасын сидек һәм тире куу өчен кулланалар[9].

Кулланышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрекмәннең инулинга бай тамырларын ризык итеп кулланырга мөмкин. Япония кухнясында кишер белән әрекмән тамырларыннан гарнир киң таралган, ул татлы соя соусында кыздырыла һәм кайнатыла. Шулай ук яшь үсентеләр дә ризык итеп кулланыла. Зур яфраклар да ашарга яраклы, ләкин тәмсез. Сахалин татарларында да әрекмән сабаклары азык буларак кулланыла.[10]

Чәчәкләреннән бал җыела.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  3. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 78(1) / мөхәррир Y. Ling, C. Shih — 1987.
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  8. Юзепчук С. В., Сергиевская Е. В. . — Т. XXVII. 24 апрель 2014 елда.архивланганЮзепчук С. В., Сергиевская Е. В. Лопух — Arctium // Флора СССР / Ботанический институт имени В. Л. Комарова Академии наук СССР; Начато под руководством и под главной редакцией акад. В. Л. Комарова; Редакторы тома Б. К. Шишкин и Е. Г. Бобров. — М.Л.: Изд-во Академии наук СССР, 1962. — Т. XXVII. — С. 93—107. Архивировано 24 апреля 2014 года.
  9. [Лопух 14] — ЗСЭ
  10. «Гөмбә тәме килә» - Сахалин татарлары кыздырып ашый торган әрекмән җыя.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Lappa // Ботанический словарь / сост. Н. И. Анненков. — СПб.: Тип. Имп. АН, 1878. — XXI + 645 с.
  • Лопух // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Лопух // Ломбард — Мезитол. — М. : Советская энциклопедия, 1974. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 15).
  • В. П. Махлаюка. Лопух // Лекарственные растения в народной медицине.
  • Дмитрий Донсков. Лопухи совсем не «лопухи»! // Наука и жизнь. — 2019. — № 1. — С. 102—106.