Әхмәт Даушев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Даушев latin yazuında])
Әхмәт Даушев
Туган 7 гыйнвар 1929(1929-01-07)
Ахун, Учалы районы
Үлгән 15 ноябрь 1992(1992-11-15) (63 яшь)
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Һөнәре хирург, уролог

Даушев Әхмәт Галәветдин улы (7.01.1929 — 15.11.1992)— хирург һәм уролог, югары категорияле табиб, туган якны өйрәнүче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Даушев Әхмәт Галәветдин улы 1929 елның 7 гыйнварында Башкорт АССР-ының Учалы районы Ахун авылында туган. 1953 елда Чиләбе дәүләт медицина институтын тәмамлый. Укуын тәмамлагач Златоуст металлургия заводы дәваханәсенең хирургия бүлегендә хирург, хирургия бүлеге мөдире булып эшли. 1959 елда урология бүлеге мөдире итеп билгеләнә, ә 1974 елдан Златоуст баш урологы. Рационализатор, уйлап табучы, урологик авыруларны дәвалауның яңа ысулларын практикага кертә. Ул бәвел юлындагы ташларны чыгару технологияләрен эшли[1][2].

Әхмәт Галәветдин улы җәмәгать эшендә дә актив катнаша. 1957 елда эшче депутатларының Сталин район Советы депутаты итеп сайлана. 1967-1969 елларда Златоуст шәһәр Советы депутаты, сәламәтлек саклау һәм социаль тәэминат комиссиясен җитәкли.

Туган якны өйрәнүче буларак Чиләбе өлкәсенең башкортлар һәм татарлар яшәгән торак пунктлары, шулай ук Көньяк Уралдагы казакъ авыллары турында материаллар җыя. 1987 елда Иделдә һәм Камала борынгы Болгарияне казу эшләрендә катнаша. «Знание» җәмгыятендә ватан тарихы, сәламәтлек саклау буенча докладлар белән чыгыш ясый. Дәваханәдә туган якның тарихын, географиясен һәм икътисадын өйрәнү буенча халык университеты белән җитәкчелек итә. 1989-1996 елларда «Нух» татар-башкорт мәдәни үзәгенең рәисе, анда гарәп алфавитын өйрәнү буенча курслар оештыра.

Шәһәр Үзәк китапханәсендә милли һәм чит телләр әдәбияты секторын оештыра. Даушев инициативасы белән бүлек фондында татар һәм башкорт телләрендә 1650 данә китап туплана. 1993 елда сектор фонды инглиз, француз телләрендә китаплар һәм уку әсбаплары белән тулыландырыла. Секторга япон, латин, испан, итальян, кытай, корей телләрен өйрәнүчеләр киләләр.

Сектор янында «Китап» әдәби, милли клубы эшли. Клубның эшчәнлеге татар халкының телен, холык-гадәтен, йолаларын өйрәнүгә, талантлы шәхесләрне ачуга юнәлтелә. Клуб шәһәрнең «Нух» мәдәни үзәге, «Сандугач» ансамбле, «Чулпан» ансамбле белән тыгыз элемтә тота[3].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Златоуст шәһәр хакимиятенең 1996 елның 14 июнендәге боерыгы белән Үзәк шәһәр китапханәсенең милли һәм чит телләр әдәбияты секторына Даушев исеме бирелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]