Әхмәт Сафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Сафин latin yazuında])
Әхмәт Сафин
Туган 10 декабрь 1925(1925-12-10) (98 яшь)
Стәрлетамак кантуны, БАССР, РСФСР, СССР яки Бурлы, Гафури районы
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы
Һөнәре педагог
Эш бирүче Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми дәрәҗә: педагогика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Әхмәт Сафин (10 декабрь 1925 ел) — галим-педагог. Педагогия фәннәре докторы (1995), профессор. Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы (1992). 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1945). Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхмәт Мөхлис улы Сафин 1925 елның 10 декабрендә БАССР‑ның Стәрлетамак кантоны Иске Бурлы авылында, хәзер Башкортстан Республикасының Гафури районы Бурлы авылында туа. Бала чагы Гафури районында үтә. Җидееллык мәктәпне Ялгызкаен мәктәбендә тәмамлый[1]

Әхмәт Мөхлис улы унынчы класстан үз теләге белән армиягә китә, Бөек Ватан сугышларны үтә, 1943 елдан сугыш беткәнче фронтта радист-телеграфчы булып хезмәт итә.

1945 елда 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985 елгы) орден белән бүләкләнә. Сугыштан соң хәрби училищега укырга керә һәм 1951 елга кадәр армиядә финансист булып хезмәт итә[1].

Аннары мәктәпкә эшкә күчә: Чишмә мәктәбе укытучысы һәм соңыннан директоры булып эшли (1963 елга кадәр). Бер үк вакытта 1955 елда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын, 1959 елда Стәрлетамак педагогия институтын тәмамлый[1].

1963 елан алып Башкортстан укытучылар белемен камилләштерү институтында, 1968 елдан — Мәскәү технология институтының Уфа филиалында, 1970 елда — Бүздәк районының Михайловка тулы булмаған урта мәктәбе директоры булып эшли. Унҗиде ел дәвамында республика мәктәптәрендә укытучы һәм директор була, югары һөнәри белем бирү системасына килгәнче кандидатлык диссертациясен яклый.

1973 елда — Уфа авиация институтында инженерлык педагогикасы һәм психология кафедрасының өлкән укытучысы.

1979—2004 елдарда СДПА‑да (1983—97 елдарда башлангыч белем бирү педагогикасы кафедрасы мөдире).

А.М. Сафин факультет тарихында һәрвакыт беренче булды: аның җитәкчелегендә гамәлдәге методологик семинар эшли башлый, ул тәүгеләрдән булып институтта педагогия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (1995 ел), тәүгеләрдән булып профессор гыйльми исемен (1996 ел) һәм халыкара педагогия академиясе академигы исемен ала. Фәнни белгечлек буенча аспирантураны ачуда ул турыдан-туры катнаша. Аның җитәкчелегендә кандидатлык диссертацияләре уңышлы яклана[1].

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни тикшеренүләре Башкортстанда мәгариф тарихына, этнопедагогика, мәктәп укучыларын хезмәткә өйрәтү проблемаларына һ.б. багышланган.

150‑гә якын фәнни хезмәт авторы. Педагогик эшчәнлеген ул гыйльми-тикшеренү эше белән уңышлы алып бара.

А.М. Сафин — берничә монография һәм уку әсбабы, 150-дән артык фәнни мәкалә авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2‑нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945).
  • Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы
  • «Батырлык өчен» медале (19.05.1945)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Герои рядом, archived from the original on 2021-05-10, retrieved 2022-05-18 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сафин Әхмәт Мөхлис улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.