Википедия бәхәсе:Проект:Ботозаливка/Русия торак пунктлары/Башкортстан 2

Битнең эчтәлекләре башка телләрдә бирелми.
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Проект:Ботозаливка/Русия торак пунктлары/Башкортстан 2 latin yazuında])

Сәлам. Мин дөрес аңлыйммы? Әгәр исемлектә кабатлана торган (Николаевка, Михайловка), яки исеме буш булмаган атама очрый икән, бот аңар автомат рәвештә җәяләрдә район исемен куша. Русча оригиналда андый урыннарга авыл советы исеме кушыла, минемчә бу рациональ түгел. Бер район эчендә исемнәре бер торак урыннары булмый диярлек. --Derslek 10 июл 2011, 14:09 (UTC)[җавап бирергә]

Дөресен генә әйткәндә мин боларны бик үк аңлап бетермин, алар бары тик рус Википедиясеннән генә алынган бит --MalTsilna ▪ talk 10 июл 2011, 14:26 (UTC)[җавап бирергә]

Исемлекнең җитешсезлекләре[вики-текстны үзгәртү]

Ишембай районына караган авыллар юк. --Derslek 15 июл 2011, 09:10 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, алар әлегә юк ләкин бераздан соң булачак :) --MalTsilna ▪ talk 15 июл 2011, 11:23 (UTC)[җавап бирергә]

Ишембай районы өлешчә бар икән, берничә авыл. Хәйбулла белән Дуван районнары бөтенли юк. --Derslek 30 июл 2011, 18:38 (UTC)[җавап бирергә]

Район исемнәре[вики-текстны үзгәртү]

Булган исемлекне аударып бетердем. Эзләнә торгач, Башкортстан калыбында кайбер район исемнәре дөрес язылмавы ачыкланды. Көергәзе түгел Куергазы, Бүрзән түгел Бөрҗән. Кызыл Таң белән Өмет гәзитләре шулай яза.

Зиянчура белән Зилаир - болар татарча түгел. Кызыл таң тәкдим итә Зианчура белән Зилаер язылышын. Ләкин бу формалар да бәхәсле күренә. Тамыр сүзләр Зыян- белән Җала- булырга охшый.

Дуван сүзен дә тикшерәсе бар. Татар теле кагыйдәләре буенча ул Дуан яки Дыван итеп язылырга тиеш, ләкин бу форманы кулланган чыганаклар юк.

Татар телендә Әбҗәлил белән бергә Габҗәлил формасы да очрый. Җитмәсә, ул борынгырак та. Ләкин кечкенә генә Борай район гәзите "Алга"дан башка алай язучылар күренми. --Derslek 30 июл 2011, 18:38 (UTC)[җавап бирергә]