Википедия
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
| Википедия | |
| URL | http://www.wikipedia.org |
|---|---|
| Cкриншоты | |
| Табышлы | юк |
| Төр | ирекле энциклопедия |
| Теркәлү | мәҗбүри түгел, ләкин кайбер мәкаләләрне үзгәртү өчен теркәлүне узарга кирәк |
| Телләр | 278[1] |
| Урнашу | |
| Хуҗасы | Викимедиа Фонды |
| Эшли башлау вакыты | 15 гыйнвар 2001 ел |
| Халәте | актив |
Википе́дия (инг. Wikipedia, /ˌwɪkɪˈpiːdɪə/ буларак укыла) – эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле энциклопедия. Википедия проекты табышсыз Wikimedia Фонды тарафыннан оештырылды. "Википедия" исеме "вики" (сайт ясау технологиясе) һәм "энциклопедия" сүзләреннән тора. Википедия мәкаләләре сайтка керү мөмкинлеге булган һәркем тарафыннан үзгәртелә ала. Википедиядә катнашучыларны "википедиячеләр" дип атыйлар.
Википедия – онлайн-энциклопедия.
2001 елның гыйнварыннан Джимми Уэйлс һәм Ларри Сэнгер тарафыннан эшли башлаган Википедия хәзерге көндә Интернетта иң зур һәм иң популяр белешмәләрнең берсе булып тора. Белешмәләр һәм тематик күләме буенча иң тулы энциклопедия, битләрне бер-берсе белән бәйләү технологиясен куллану сәбәпле Интернет кулланучылары өчен үз мәдәни капиталларын үстерү өчен иң кулай чыганак. Википедиянең иң мөһим сыйфатларыннан берсе булып мәгълүматны туган телеңдә җиткерү тора.
[үзгәртү] Википедия тарихы
2001 елның 15 гыйнварында Википедияның инглиз бүлеге эшли башлады. 2001 елның 23 мартында башка тел буларак Француз телендә дә бүлек эшли башлады. Шуннан соң ул күптеллегә әверелгән. 2003 елның 15 сентябрендә Татар Википедиясе дә ачыла һәм хәзерге вакытта анда 15 274 мәкалә җыелган, ә барлыгы бөтен Википедиядә 22 072 209 мәкалә.
[үзгәртү] Моны да карагыз
[үзгәртү] Искәрмәләр
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Wikipedia (ингл.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|
| Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Википедия (рус.)
Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|