Википедия:Сурәтләү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Википедиядә мәкаләләр битләрендә төрле сурәтләр урнаштыру хуплана гына. Мәкаләне рәсем, яки схема белән бизәр өчен, сезгә берникадәр әзерләнү эшләре башкарырга туры киләчәк.

Алдан сурәтләрне барлык Вики проектлары өчен уртак файллар җыентыгы булган Викиҗыентыкта, яки Википедиянең татар өлешендә сакларга кирәк. Викиҗыентык отышлырак, чөнки андагы файлларны аерым йөкләмичә барлык тел Википедияләрендә дә кулланып була. Мәкаләләрне тәрҗемә иткәндә бу бик уңай.

Эчтәлек

[үзгәртү] Сурәтләрне каян алырга

Берәр реаль объектның фотосурәте кирәксә, сез аны үзегез дә фотога төшерә аласыз

Бәлки кирәкле сурәт Википедиянең татар өлешендә инде бардыр да: аларны сез файлның исеме буенча эзләп, яки «Тема буенча сурәтләр» исемлегеннән карап таба аласыз.

Сурәтләрне Викиҗыентыкта эзләп карагыз; уң яктан өстә урнашкан өстәмә эзләү коралларына игътибар итегез.

Сурәтне башка тел Википедиясендә тапсагыз, сезгә аны лицензиясе рөхсәт итсә Викиҗыентыкка, я булмаса татар Википедиясенә күчерергә туры киләчәк. Башка телле Википедияләрдән сурәтләрне күчермичә кулланып булмый.

Әгәр кирәкле сурәт Вики проектларда табылса һәм аның сыйфаты начар булса, сез яхшырак сыйфатлы файл белән аны алмаштыра аласыз. Исемен үзгәртергә кирәкми.

Википедиядә кирәкле сурәт табылмаса:

• Реаль объетның фотосурәтен санлы камера белән ясау отышлырак. Башка камераларны кулланганда эше дә күбрәк, сыйфаты да түбәнрәк булырга мөмкин.
• Сызымларны, схемаларны, диаграммаларны график, яисә башка компьютер программалары кулланып ясап була. Икенче вариант: барын да ипләп кәгазьгә ясау, анан соң сканерлау. Хәтта бик сыйфатсыз сурәтләрне дә кулланып була, тик шул очракта сурәтне яхшылатырга График остаханәнәдә гариза калдырырга кирәк. Мөмкин булса сезгә булышырлар.
• Интернеттан алган, яки китаплардан сканерлап ясалган сурәтләр кулланганда Намуслы куллану шартларын үтәү зарур. Чыгарма булып җәмгыяви милеккә күчкән рәсемнәр һәм сурәтләр репродукцияләре генә тора.
• Әгәр мәкалә сурәтләүгә мохтаҗ икән, ә сез кирәкле лицензияле сурәт тапмасагыз, {{Рәсемнәр юк}} калыбын куеп башка улланучыларның игътибарын җәлеп итә аласыз.
• Башка кулланучыларны фотосурәтләр ясауда сорап була (Википедия:Сурәтләр һәм фотосурәтләр ясауга сораулар) .

[үзгәртү] Сурәтләргә таләпләр

Мәкаләгә урнаштырылган сурәтләр түбәндәге таләпләргә туры килергә тиешләр:

• Автор хокукларын саклау: хокук иясе белән тыелган сурәтләрне беркайчан даВикипедиягә йөкләмәгез.
• Сурәтләрнең дөрес форматын кулланыгыз:
• Йөкләнә торган сурәтләр максималь зурлыкта булса яхшырак, чөнки алай бастырганда югары сыйфат саклана. Файлларның зурлыгы иң күбе 20 Мбайт була ала.
• Башка тел Википедияләрендә дә кулланып булсын өчен сурәтнең аңлатмасы сурәтнең үзенә язмау яхшырак. Соңыннан сурәткә аңлатма ясау бик җиңел.
• Һәр рәсемнең тасвирлауы белән аерым бите бар. Шул битне тасвир белән тутыру зарур. Шуңа күрә йөкләнәчәк сурәт турында мәгълүматны, бигрәк тә чыганагы һәм лицензиясе турында алдан ук әзерләп куегыз. Әгәр сурәтне башка тел Википедиядән алып йөкләсәгез, сылтама гына кую җитми, барыбер лицензиясе күрсәтелергә тиеш (Википедия:Сүрәтләрне Лицензияләү).

Авторның (фотограф, рәссам) исемен белсәгез, язырга онытмагыз. Рәсемнең тасвиры тулы, ләкин шул ук вакытта кыска булырга тиеш. Ул рәсемне күзәтүгә комачауламаска тиеш.

[үзгәртү] Файлны Википедиягә йөкләү

Википедиягә файлларны теркәлгән кулланучылар гына йөкли ала.

Барлык Викимедиа проектларныд да кулланып булсын өчен ирекле лицензияле (җәмгыяви милектә булган, яки сез үзегез ясаган) сурәтләрне Викиҗыентыкка йөкләү яхшырак.

Йөкләү тәртибе кыскача Файлны йөкләү битендә язылган. Википедиянең үзенчәлекләренә игътибар итегез:

• википедия файллар исемендә кечкенә һәм БАШ хәрефләрне аера;
• алмашка югарырак сыйфатлы файл йөкләнсә искесе бетерелми, ә «тарих»та саклана;
• файлның исемен алмаштырыр өчен, файлны яңадан йөкләргә туры киләчәк. Файлның иске версиясе идарәче тарафыннан бетерелергә тиеш.

Файллар йөкләнүе Йөкләү көндәлегендә теркәлеп бара. Алдан йөкләнгән файлларны Сурәтләр исемлегендә, Яңа сурәтләр җыелмасында, Файллар төркемендә карап була.

[үзгәртү] Сурәтне тасвирлау

Файлны йөкләгәндә, яки йөкләгәч аны тасвирлап махсус калып тутырырга кирәк. Калыптан соң аерым лицензиясен күрсәтергә кирәк.

[үзгәртү] Төркемнәргә бүлү

Йөкләнгән файлларны махсус төркемнәргә бүлергә кирәк. (Төркем:Темалар буенча сурәтләр).

[үзгәртү] Файлны мәкаләгә урнаштыру

[үзгәртү] Зурлыгын үзгәртмичә урнаштыру

Файлны мәкаләгә урнаштырыр өчен аңа [[Файл:Файл исеме]] белән сылтама кую җитә. Әгәр андый исемле файл сурәт Википедиясендә булса ул файл, булмаса – Викиҗыентыктагы файл кулланылачак.

Җыештыру

Рәсем бөтен зурлыгына сул яктан урнашачак, ә тексты аста булачак. Әгәр сез файлга сылтама гына куясыгыз килсә «Файл» сүзе алдыннан икенокта куегыз: [[:Файл:Файл исеме]]. Ул сылтамага басу файлның бите ачачак. Мисал өчен басып карагыз: Файл:Broom icon.png.

[үзгәртү] Баш исем тексты

[үзгәртү] Сурәт кысалары (рамкасы)

Сурәтнең чикләре күренсен өчен «border» атрибутын кулланырга кирәк. Ак төскә бай сурәтләрне урнаштырганда бу бик кирәкле әйбер. Мәсәлән, [[Файл:Flag of Naberezhnye Chelny (Tatarstan).png|border|Чаллы шәһәре байрагы]]

Чаллы шәһәре байрагы

[үзгәртү] Аңлатмалы текст

Аңлатмалы текст

Аңлатмалы текст ясар өчен «frame» атрибутын кулланыгыз: [[Файл:Broom icon.png|frame| Аңлатмалы текст]]

Ул рәсемнең чикләрен күрсәтә һәм аны уң якка урнаштыра.

[үзгәртү] Зурлыкны үзгәртү

Аңлатмалы текст

Файл исеме белән аңлатмалы текст арасында куелган «thumb» яки «thumbnail» атрибутлары сурәтнең киңлеген билгеләнгән зурлыкка кадәр тарайталар, рәсемгә чикләр куеп тестка карата уң якка урнаштыралар:

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|thumb|Аңлатмалы текст]]

Сурәтне кирәккән киңлектә булсын өчен киңлеген пикселларда языгыз (САНрх). Артык зур сурәтләр белән мавыкмагыз. Әлеге атрибутны аерым һәм «thumb» атрибуты белән дә кулланып була. Бу очракта «thumb» атрибуты сурәтнең чикләрен күрсәтә һәм аңлатманы күрсәтә:

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|100px|Сурәт өчен текст]]

Яки

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|thumb|100px|Аңлатмалы текст]]

Сурәтне билгеләнгән зурлыктагы дүртпочмакка сыйдырыр өчен зурлыкның киңлеген һәм биеклеген күрсәтегез (мәсәлән, 200x100px). Сурәтнең пропорцияләре сакланачак:

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|thumb|200x100px|Аңлатмалы текст]]

Сурәтләрнең зурлыгын текстның күләменә карап чамалап куегыз. Мәсәлән, озын мәкаләләрдә артык кечкенә сурәтләр текстта «батырга» мөмкин.

[үзгәртү] Биттә урнаштыру

[үзгәртү] Уң якка урнаштыру

Казан гербы

«frame» һәм «thumb» атрибутлары белән беррәттән «right» атрибуты да сурәтләрне уң якка урнаштыра. Мисал:

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|right|100px]]

«frame» һәм «thumb» атрибутларыннан аермалы буларак бу очракта сурәтнең чикләре күрсәтеленми һәм текст курсор белән узганда гына күренә:

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|right|100px|Казан гербы]]

[үзгәртү] Ике һәм икедән күбрәк сурәтләр урнаштыру
Файл 1
Файл 2
Файл 3

Ике һәм икедән күбрәк сурәтләрне уң якка бер гоизонталь сызыкка урнаштырыр өчен түбәндәге тегны кулланыгыз:
файл

Башлангыч код:

[[Файл:Wiki.png|thumb|Файл 1]]

[[Файл:Wiki.png|thumb|Файл 2]]

[[Файл:Wiki.png|thumb|Файл 3]]

[үзгәртү] Сул якка урнаштыру

Казан гербы

Сурәтне сул якка урнаштырыр өчен «left» яки «none» атрибутларын кулланыгыз: [[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|left]]

Бу атрибут «frame» яки «thumb» атрибутлары белән дә эшли. Мисал:

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|thumb|left|100px|Казан гербы]]

Шундый сурәт янындагы текст уң якта калачак.

[үзгәртү] Ике һәм икедән күбрәк сурәтләр урнаштыру
Файл 1
Файл 2
Файл 3

Ике һәм икедән күбрәк сурәтләрне уң якка бер гоизонталь сызыкка урнаштырыр өчен түбәндәге тегны кулланыгыз:

файл

Башлангыч код:

[[Файл:Wiki.png|thumb|Файл 1]]

[[Файл:Wiki.png|thumb|Файл 2]]

[[Файл:Wiki.png|thumb|Файл 3]]

[үзгәртү] Уртага урнаштыру

Сурәтләрне битнең уртасына урнаштырыр өчен «center» атрибутын кулланыгыз. Мисал:

[[Файл:Coat of Arms of Tatarstan.svg|thumb|center|100px|Аңлатмалы текст]]
Аңлатмалы текст

Әлеге сурәттән соң язылган текст, сурәт янына урнашмый, аның астыннан башлана.

[үзгәртү] Биек һәм киң сурәтләрне автоматик рәвештә масштаблау

Upright=0.5
«px»сыз, ләкин «upright» параметры белән
«px» сыз

Тар һәм биек сурәтләр thumb режимында артык биек күренәләр. Бу очракларда upright параметрын кулланырга тәкъдим ителә. Бу параметр белән сурәт таррак күрсәтелә (75%) һәм, гадәттә, матуррак булып тора.

[[Файл:Сурәт исеме.jpg|thumb|upright|„px“сыз, но ләкин «upright» параметры белән]]

75% барыбер күп булса upright параметрын үзгәртеп була:

[[Файл:Сурәт исеме.jpg|thumb|upright=0.5|„px“сыз, „upright=0.5“ параметры белән]]

Шул ук ысул белән аеруча киң сурәтләрне (мәсәлән, панорамаларны) масштаблап була. upright > 1 параметры белән алар гадәттән тыш киң булалар. Пропорцияләр саклана.

[[Файл:Panorama.jpg|thumb|upright=1.8|Панорама, стандарт киңлегеннән 180 % сурәтләү.]]

Сурәтләрнең киңлеге 10 пикселга югары табан түгәрәкләнә.

Киңлекне шундый автоматик рәвештә масштаблау px параметрын кулланудан яхшырак.

[үзгәртү] Өстәмә мөмкинлекләр

[үзгәртү] Галереяләр

Мәкаләдә (мәсәлән, рәссам турында) бер юлы берничә сурәтне урнаштырыр өчен <gallery> махсус тегын куллана. Ул рәсемнәрне рәткә дүртләп урнаштырып галерея ясый.

Гади очрак өчен синтаксис мисалы:

<gallery>
Файл:wiki.png
Файл:wiki.png|Аңлатма
Файл:wiki.png|[[Баш бит|Сылтама]] белән аңлатма
</gallery>
[үзгәртү] Галереяләрне форматлау

Галереяләрне форматлау өчен түбәндәге параметрлар кулланыла:

• perrow — юлдагы элементлар саны
• widths — горизонталь буенча һәр рәсемнең зурлыгы
• heights — вертикаль буенча һәр рәсемнең зурлыгы

Мисаллар:

<gallery perrow=2 widths="300px" heights="300px">
Файл:NASA-Apollo8-Dec24-Earthrise.jpg
Файл:Mercury in color - Prockter07 centered.jpg
Файл:PIA04866 modest.jpg
Файл:Apollo 11 bootprint.jpg
</gallery>
<gallery perrow=4 widths="160px" heights="160px">
Файл:NASA-Apollo8-Dec24-Earthrise.jpg
Файл:Mercury in color - Prockter07 centered.jpg
Файл:PIA04866 modest.jpg
Файл:Apollo 11 bootprint.jpg
</gallery>

[үзгәртү] Таблицалар өчендәге сурәтләр

Таблицалар белән сурәтләр белән комбинацияләп мәгълүматны болайрак китереп була:

Алмания шәһәрләре
Берлин
Берлин ратушасы
Вернигероде
Вернигероде шәһәре замогы кыш көне

Әлеге мисал өчен башлангыч код:

{| style="border:1px solid black; border-collapse:collapse;"
!colspan="4"| Алмания шәһәрләре

|Берлин|| [[Файл:Berliner Rathaus gross.jpeg|thumb|none|110px| Берлин ратушасы]]
|Вернигероде|| [[Файл:WernigerodeCastleWinter.jpg|thumb|none|100px| Вернигероде шәһәре замогы кыш көне]]

[үзгәртү] Таныштыру сурәте

Күпчелек Википедия мәкаләләре бер (таныштыру) сурәтенә ия. Мәсәлән, библиография мәкаләләрендә бу шәхеснең портреты була. Шундый сурәт белән мәкаләне башларга кирәк. thumb атрибуты белән аңлатма тексты булуы яхшы. Мисал:
[[Файл:Водовзводная башня.jpg|thumb|Аңлатмалы текст]]

[үзгәртү] Кеше битенең һәм объект хәрәкәтенең юнәлешенә карата урнаштыру

Мисал: бу кыз дөрес урнаштырылмаган (аркасы белән мәкаләгә)

[үзгәртү] Портретларны урнаштыру

Портреттагы бит укучыга карамаса, аны текстка каратып урнаштыралар. Хайваннарга карата шундый ук тәртип кулланыла.

[үзгәртү] Хәрәкәтле объектлар белән сурәтләрне урнаштыру

Мисал: бу болид дөрес урнаштырылган (борыны белән мәкалә текстына каратып)

Укучыга таба карамаган хәрәкәтле объектлар (арба, машина һ.б.) сурәтләнгән рәсемнәрне хәрәкәт юнәлешендә текстка каратып урнаштырыгыз.

[үзгәртү] Сурәтләрнең саны артык булу

Текст күләме әз булган мәкаләгә артык күп рәсемнәр урнаштыру мәкаләнең укуын һәм күренешен боза гына. Шуңа күрә кечкенә мәкаләләргә күп рәсемнәр урнаштырмагыз. Баштан иң әһәмиятле сурәтләр урнаштырсагыз, тора-бара мәкалә зурайгач, сурәтләрне өстәп булачак.

[үзгәртү] Моны да карагыз

[үзгәртү] Сылтамалар

[үзгәртү] Ирекле сурәтләр эзләү

[үзгәртү] PNG-конвертерлар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә