Ярдәм:Википедиягә рәхим итегез!

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Татар телендәге Википедиягә хуш килдегез! Crystal ksmiletris.png[үзгәртү]

Сәхифәнең өске өлешенә карагыз. Анда Сез Керү / хисап язмасы төзү сүзләрен күрәсез. Анда басып безгә теркәлергә була. Үз сәхифәгезне эшләп, Сез тулы хокуклы Википедияче буласыз! Теркәлмичә дә Википедиядә язып була.

Монда язу өчен беркемнән дә рөхсәт алу кирәкми.
Һәркем, шул исәптән Сез дә, хәзер үк бу бүлекнең катнашучысы һәм язучысы була аласыз. Сезнең яңа бер мәкалә булдырырга яки теләгән бер мәкаләне үзгәртергә һәм тулыландырырга хокукыгыз бар.


Википедиядә ниләр эшләп була?[үзгәртү]

Монда:

Мәкаләләрне төзәтү бик җиңел! Моның турында монда укый аласыз.

Википедиядә мәкаләләр язу нәрсәгә кирәк?[үзгәртү]

Татар Википедиясендә мәкалә язу зур файда бирә:

  • Татар интернетын үстерү. Рафаэль Хәким әйткәнчә, яңа гасырда татарларга интернетка керү кирәк.
  • Татар энциклопедиясен төзү. Татарча мәгълүмат энциклопедиясен эшләү милләткә зур ярдәм итәр.
  • Татар телен һәм милләтен башка халыкларга таныту. Википедия – күптелле энциклопедия, һәм Татар Википедиясенә төрле Җир шары почмакларыннан кереп, мәгълүмат алып була.
  • Үзегезнең татар телегезне камилләштерү мөмкинлеге.
  • Әлбәттә, иң мөһиме – БЕЛЕМ АЛУ.

Уңышлар Сезгә!!!