Татар теле

Wikipedia проектыннан

Tatar language (Татар теле)
Илләрдә: Татарстан, Рәсәй, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Финляндия
Төбәкләр: бөтен дөнья
Тулаем сөйләшә: 6.5 миллион
Дәрәҗә: 95
Тел гаиләсе: Алтай телләре
Рәсми халәт
Рәсми тел санала: Татарстан
Тел кодлары
ISO 639-1 tt
ISO 639-2 tаt
SIL


Татар теле - татарларның милли теле, Русия Федерациясендә таралу буенча икенче тел, Татарстан Җөмһүриятнең дәүләт теле. Төрки телләренең кыпчак төркеменә керә.

Лексик ягыннан татар теленә иң якын тел - башкорт теле, аннары ногай, каракалпак, казак, балкар, үзбәк һәм кумык телләре бара.

Эчтәлек

[үзгәртү] Таралу

Татар теле Татарстан җөмһүриятендә, шулай ук Башкортостан, Мари, Удмуртия, Мордовия, Төмән, Ульян һәм Сарытау җөмһүриятләрендә һәм өлкәләрдә киң таралган. Русиянең бөтен төбәкләрендә татарлар яши, шуңа күрә бөтен төбәктә татарча сөйләшүче бар. Татар телендә Русиядә 5,3 миллионга якын кеше сөйләшә (2002нче елның җанисәбе). Татар теле шулай ук башкортлар(400 меңгә якын), марилар һәм чуашлар арасында таралган. 2002нче елның җанисәбенә күрә татарларның 94%-ты татар телен беләләр.

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны мәгълүм түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр. Татар теле Үзбәкстан, Казакстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшкәннәр хәтта Австралиядә дә бар.

[үзгәртү] Диалектлар

Татар телендә төп 3 диалект бар: көнбатыш (мишәрләр), Казан татарлары (әдәби тел), һәм көнчыгыш (Себер татарлары)диалекты. XIX гасырның уртасына кадәр искетатар әдәби тел булган.

[үзгәртү] Формалашу тарихы

Татар теле Идел буе һәм Урал алды районнарында башка туган һәм шулай ук туган булмаган телләр белән формалашты. Татар теленә мари, мордва, удмурт, гарәб, фарси, рус телләре йогантысы аеруча зур.

Сакланган әдәби мирасның иң борынгысы - XIII гасырда Кол Гали язган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Поэма язылган теле үзендә болгар һәм кипчак телләре элементларын берләштерә. Алтын Урда чорында рәсми тел буларак Идел буе төркиләр теле була. Казан ханлыгы чорында искетатар теле формалаша, бу телгә гарәб һәм фарси телләрдән алымнар хас була.

[үзгәртү] Рәсми статус

Казан метрополитенында ике дәүләт телендә язу

Татарстанда татар теле рус теле белән тиң дәүләт телләре. Татар телендә рәсми буларак кирилл әлифбасы кулланыла. Кайберәүләр, күбесенчә чит илләрдә, латин әлифбасын да куллана.

Татарстанда күп татар мәктәбе бар. Югары уку йортларында татар теле факультетлары бар.

[үзгәртү] ММЧ

Татар телендә күп Массакүләм Мәгълүмат чаралары эшли. Шулар арасында Татарстан - Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе, Азатлык радиосы.