Чиләбе өлкәсе
| Русия Федерациясе субъекты | |||||
| Чиләбе өлкәсе Челябинская область |
|||||
|
|||||
| Чиләбе | |||||
| 36-нче | |||||
|
- Барлыгы |
88 529 км²[1] |
||||
|
Халык саны |
|||||
|
- Барлыгы |
3 478 620 кеше (2010) 39,3 кеше/км² |
||||
|
Тулаем региональ продукт |
|||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә |
645,9 млрд. сум [2] (2010) 189,5 мең сум |
||||
| Урал | |||||
| Урал | |||||
| рус теле | |||||
|
Губернатор |
Михайл Юревич | ||||
|
Беренче вице-губернатор |
Олег Грачёв | ||||
|
Законнар чыгару Җыелышы рәисе |
Алексей Ивонин | ||||
| 74 | |||||
| MSK+2 (UTC+6) | |||||
Чиләбе өлкәсе́ (рус. Челябинская область) – Рәсәй Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Урал федераль округына керә.
Өлкә үзәге – Чиләбе шәһәре.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Чиктәшлек [үзгәртү]
| Як | Рәсәй субъекты |
|---|---|
| Төньяк | Свердловск өлкәсе |
| Көнчыгыш | Курган өлкәсе |
| Көньяк-көнчыгыш | Казакъстан |
| Көньяк | Ырымбур өлкәсе |
| Көнбатыш | Башкортстан |
Чиләбе өлкәсе Көньяк Уралда урнаша; өлкәнең иң биек ноктасы — Нургуш тавы (1406 м). Көнбатыш Себер түбәнлеге өлкәнең көнчыгыш өлешен биләп тора.
Гидрография [үзгәртү]
Мейәс, Уй, Җаек, Ай, Караидел, Увелька, Гумбейка елгалары; Чиләбе өлкәсе территориясендә 3748 күл бар.
Файдалы казылмалар [үзгәртү]
Тимер рудасы (Магнитогорск, Бакал, Златоуст, һ.б. чыганаклары), бакыр һәм никель рудалары, көрән ташкүмер (Чиләбе бассейны), минераль һәм төзү чимал чыганаклары.
Климат [үзгәртү]
Климат — континенталь; июльнең урта температурасы — +16…+18 °C; гыйнварның урта температурасы — -15…-17 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-600 мм (таулы өлешендә).
Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы [үзгәртү]
Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар, шулай ук соры урман, соры тау-урман, болын-кара туфрак туфраклар да бар.
Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар. Өлкәнең төньякны усак-каен һәм урманнары, үзәкне — урманлы далалар, көньякны — төрле үләнле һәм кыяклы далалар биләп торлар.
Тарих [үзгәртү]
Хәзерге Чиләбе өлкәсенең территориясе Русия империясе составына XVIII гасырында керәләр.
1734—1736 елларда хәрби экспедиция монда берничә крепостена нигез сала: Югары Җаек крепосте, Чибәркүл крепосте, Чиләбе крепосте, Мияс крепосте.
1737 елда Исәт провинциясе оештырыла, аның үзәге Чиләбе була; 1744 елда ул Ырынбур губернасы составына кертелә.
1919 елда Чиләбе губернасы оештырыла, 1923 елда ул Урал өлкәсе составына кертелә.
1934 елның гыйнварында Урал өлкәсенең кечерәю нәтиҗәсендә Чиләбе өлкәсе барлыкка килә. 1934 елның гыйнвар-ноябрьдә өлкә составында Аргаяш башкорт милли округы бар булган.
1943 елда Чиләбе өлкәсе составыннан Курган өлкәсе чыгарыла.
1957 елда «Маяк» химкомбинатында техноген авариясе булган. (Кыштым техноген катастрофасы)
Халык [үзгәртү]
Милли состав [үзгәртү]
| Халык | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
| руслар | 2 443 646 | 87,2% | 2 372 164 | 79,7% | 2 653 190 | 80,7% | 2 782 402 | 81,1% | 2 929 507 | 81,0% | 2 965 885 | 82,3% | 2 829 899 | 81,4% |
| татарлар | 119 527² | 4,3% | 190 227¹² | 6,6% | 216 807² | 6,6% | 219 743² | 6,4% | 224 605² | 6,2% | 205 087 | 5,7% | 180 913 | 5,2% |
| башкортлар | 70 358 | 2,5% | 88 480 | 3,0% | 117 537 | 3,6% | 133 682 | 3,9% | 161 169 | 4,5% | 166 372 | 4,6% | 162 513 | 4,7% |
| украиннар | 82 846 | 3,0% | 134 335 | 4,5% | 115 390 | 3,5% | 111 910 | 3,3% | 109 615 | 3,0% | 76 994 | 2,1% | 50 081 | 1,4% |
| казакълар | 28 731 | 1,0% | 22 813 | 0,8% | 27 559 | 0,8% | 28 224 | 0,8% | 33 230 | 0,9% | 36 219 | 1,0% | 35 297 | 1,0% |
| башкалар | 56 745 | 2,0% | 168 606 | 5,7% | 96 281 | 4,7% | 154 968 | 4,5% | 159 626 | 4,4% | 152 782 | 4,2% | 217 514 | 6,3% |
| барлык | 2 801 853 | 100,0% | 2 976 625 | 100,0% | 3 288 801 | 100,0% | 3 430 929 | 100,0% | 3 617 752 | 100,0% | 3 603 339 | 100,0% | 3 476 217 | 100,0% |
Искәрмәләр:
¹ Кырым татарлары белән
² Нагайбәкләр белән
Торак пунктлар [үзгәртү]
Чиләбе өлкәсенең эре торак пунктлары
| № | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Чиләбе | 1 130 273 | 11 | Кыштым | 38 950 | |||||
| 2 | Магнитогорск | 408 401 | 12 | Коркино | 38 608 | |||||
| 3 | Златоуст | 174 985 | 13 | Южноуральск | 37 890 | |||||
| 4 | Мияс | 151 812 | 14 | Трёхгорный | 33 678 | |||||
| 5 | Копейск | 137 604 | 15 | Әшә | 31 916 | |||||
| 6 | Озёрск | 82 268 | 16 | Югары Өфәле | 30 504 | |||||
| 7 | Троицк | 78 637 | 17 | Яманъелга | 30 218 | |||||
| 8 | Снежинск | 48 896 | 18 | Карталы | 29 136 | |||||
| 9 | Саткы | 45 184 | 19 | Бакал | 20 953 | |||||
| 10 | Чибәркүл | 43 405 | 20 | Кусә | 18 792 | |||||
| 2010 елның җанисәбе буенча | ||||||||||
Административ-территориаль бүленеше [үзгәртү]
| Чиләбе өлкәсе районнары | Шәһәр округлары | Карта | |
|---|---|---|---|
|
1. Агаповка районы |
15. Коншак районы |
I. Югары Өфәле |
|
Икътисад [үзгәртү]
Металлургия [үзгәртү]
Кара металлургияне Русияде иң зур металлургия комбинатлары (Магнитогорск металлургия комбинаты, Чиләбе металлургия комбинаты), передел заводлары (Златоуст), корыч торбалар һәм ферросплавлар җитештергән предприятиеләре (Чиләбе) вәкиле булалар.
Бакыр (Карабаш, Кыштым), цинк (Чиләбе), никель (Югары Уфалей) җитештерү.
Машиналар төзү [үзгәртү]
Тракторлар (Чиләбе), йөк автомобильләре (Мияс), трамвай вагоннары (Усть-Катав), ракета-космик техниканы (Мияс) җитештерү.
Атом сәнәгате [үзгәртү]
Чиләбе өлкәсендә өч «атомград» (атом сәнәгате комплексына бәйләнешле булган шәһәрләр) бар: Снежинск (элекке Чиләбе-70), Озёрск (эл. Чиләбе-65) һәм Трёхгорный (эл. Златоуст-36).
Көньяк Урал АЭС-ы төзелү планлаштырыла.
Транспорт [үзгәртү]
Чиләбе өлкәсе аша Себер аша магистрале бара; Чиләбе шәһәрендә Көньяк Урал тимер юлның идарәсе урнаша.
Чиләбе — Себер аша магистралендә узел станциясе. Моннан поездлар төньякка һәм төньяк-көнбатышка (Екатеринбург, Түбән Тагил, Түбән Варта, Төмән, Яңа Уренгой, Киров, Санкт-Петербург), көнчыгышка (Новосибирск, Новокузнецк, Красноярск, Иркутск, Тында, Чита, Томск, Владивосток), көньякка (Астана, Караганда, Ташкент, Ырынбур) һәм көнбатышка (Өфә, Мәскәү, Самара, Пенза, Сембер, Брест, Акмәсҗит, Адлер, Кисловодск, Анапа, Әстерхан, Баку, Воронеж, Брест) баралар.
1994 елдан Чиләбедә халыкара аэропорт эшли.
1992 елда Чиләбе метрополитенының төзелеше башланган. 2011 елның октябрендә беренче («Комсомольская площадь») метро станциясе төзелә.[3]
Спорт [үзгәртү]
- Трактор (хоккей клубы, Чиләбе)
- Металлург (хоккей клубы, Магнитогорск)
- Челябинск (футбол клубы, Чиләбе)
- Торпедо (футбол клубы, Мияс)
Өлкәдә туганнар [үзгәртү]
- Василий Зайцев (1915 — 1991) — совет снайперы, ССРБ Герое.
- Игорь Курчатов (1903 — 1960) — совет физигы, совет атом бомбасының «атасы».
- Борис Шапошников (1882 — 1945) — ССРБ Маршалы.
- Гали Надрюков — татар артисты
- Сәрвәр Әдһәмова — татар язучысы
- Чыңгыз Әхмәров — рәссам, ССРБ Дәүләт премиясе иясе
- Шакир Абилов — татар әдәбияты белгече
- Атилла Расих — татар язучысы
- Кадыйр Даян — башкорт шагыйре
- Данис Зарипов — хоккей буенча дөнья чемпионы
Кызыклы фактлар [үзгәртү]
Чиләбе өлкәсендә казак татарлар һәм керәшен татарлары яши торган Париж, Берлин, Варна, Лейпциг, Фершампенуаз, Чесма исемле авыллар урнашалар.