Томск өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Томск өлкәсе (рус. Томская область) — Русия Федерациясенең субъекты. Көнбатыш Себер районында урнашкан, Себер федераль округына керә. Үзәге — Томск шәһәре.

1944 елның 13 августта нигезләнгән. Томск өлкәсенең губернаторы — Виктор Кресс. Өлкә думасы 42 депутаттан тора, думаның рәисе — Борис Мальцев.

Эчтәлек

[үзгәртү] География

Мәйданы 314,4 мең км².

[үзгәртү] Халык

Халык исәбе 1044 мең кеше (2010), аларның 69 % шәһәрләрдә торалар. Руслар — 90,8 %, татарлар — 1,9 %, украиннар — 1,6 %, алманнар — 1,3 % һ.б.

Татар халкы өлкәнең борынгы халыклардан берсе. Татарлар Томск каласының нигезләнүдә (1604) катнаштылар. Хәзерге вакытта Томскта, Стрежевойда һәм Зырянка, Колпашево, Кривошеино, Томск районнарында торалар. Өч татар авылы, 1 мәчет (Томскта) бар. Томскта «Туганлык» татар мәдәни-мәгърифат үзәге (1999 елдан), Татар мәдәнияте өлкә үзәге (1994 елдан) эшлиләр.

[үзгәртү] Идарә-җир төзелеше

Томск өлкәсе 4 шәһәр округына, 16 җирле үзидарә районына, 3 шәһәр һәм 118 авыл җирлегенә, 576 авыл торак пунктына бүленә.

Томск өлкәсенең шәһәрләре:

Томск өлкәсенең районнары:

[үзгәртү] Икътисад

Нефть чыгару, машина төзелеше, металл эшкәртү, химия, азык-төлек сәнәгате тармаклары бар.


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә