Башкортстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Башкортстан Республикасы
Башҡортостан Республикаһы
Республика Башкортостан
Башкортстан
Байрак Герб
Башкортстан байрагы Башкортстан гербы
Гимн: Башкортстан Республикасы Дәүләт гимны
Башкортстан урнашуы
Дәүләт төзелеше республика
Рәсми тел рус, башкорт
Башкала Уфа
Президент Рөстәм Хәмитов
Премьер-министр Илшат Таҗетдинов
Шура башлыгы Константин Толкачёв
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

142 947 км²
0,5%
Халык саны
– Барлыгы (2009)
– Тыгызлык

4 060 000 кеше
28,4 кеше/км²
Акча RUB
Тулаем милли продукт 505,7 млрд. сум (2006)
ТМП кеше башына 93,7 мең сум
Вакыт UTC YEKT (UTC+5, җәй вакытында UTC+6)
Интернет домены юк
Телефон коды +7

Башкортста́н Республикасы́ (Башкортста́н, баш. Башҡортостан Республикаһы, рус. Республика Башкортостан) — Русия Федерациясенең эчендә республика (дәүләт)[1], Русия Федерациясенең субъекты, Идел буе федераль округына керә.

Башкаласы — Уфа шәһәре.

Эчтәлек

[үзгәртү] Чиктәшлек

Як Регион
Төньяк-көнбатыш Удмуртия
Төньяк Пермь өлкәсе
Төньяк-көнчыгыш Свердловск өлкәсе
Көнчыгыш Чиләбе өлкәсе
Көньяк
Көньяк-көнбатыш
Оренбург өлкәсе
Көнбатыш Татарстан

[үзгәртү] География

[үзгәртү] Географик урнашу

Ямантау

Башкортстан Республикасы — Көньяк Урал тауларының түбәләре (иң бөек ноктасы – Ямантау, 1 640 м.), карст мәгарәләр, күлләр. Төбәкнең 2/3 өлөше Көнчыгыш-Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлөшендә урнашкан. Республиканың төньяктан көньякка озынлыгы — 550 км, көнбатыштан көнчыгышка — 430 км. Тулы мәйдан — 143,6 мең кв.км.

Республика территориясендә Башкортостан дәүләт тыюлыгы урынлашкан.

[үзгәртү] Гидрография

Иң зур елгалары: Агыйдел (1430 км), аның кушылдыклары Нөгеш (235 км), Сим (239 км), Караидел (918 км), Әй (549 км), Дим (535 км), шулай ук Сакмар (760 км) белән Ык (571 км) елгалары.

Күлләр 2700 янында санала. Республиканың иң зур күлләр Урал артыннан урнашканнар. Көнбатыш өлешендә иң эре күле Ачылыкүл (мәйданы 18,5 км²) урнашкан.

[үзгәртү] Климат

Уртача еллык температура +0,3° тауларда һәм +2,8° тигезлектә. Гыйнварда урта температура Цельсий градуслар белән −18°, июльдә +18°

[үзгәртү] Тәбигать

Урманнар республиканың территориясыннан 40 % артык алалар. Урал артында катнашкан урманнар, төньяграк нарат-яфраклы һәм каен урманнар. Урал артында урман-далалар каен һәм имән белән урнашалар.

[үзгәртү] Халык

Башкортстанда 4 104 336 кеше яши. Аларның 2 626 613 шәһәрләрдә, 1 447 723 авылда тора. Эре шәһәрләре - Уфа (башкала, 1 042 мең кеше), Стәрлетамак (264 мең кеше), Салават (158 мең кеше), Нефтекамск (122 мең кеше), Октябрьски (108 мең кеше). Республикадагы барлык халыкның татарлар (24,8%), башкортлар (28,8%), руслар (35,2%) тәшкил итә.

Еллар Халык саны (кеше) шул исәптән
Башкортлар Руслар Татарлар
1897 ел 1,991,000
1913 ел 2,811,000
1926 ел 2,547,000
1939 ел 3,158,969 671,188 1,281,347 777,230
1959 ел 3,341,609 737,711 1,418,147 768,566
1970 ел 3,818,075 892,248 1,546,304 944,505
1979 ел 3,844,280 935,880 1,547,893 940,436
1989 ел 3,943,113 863,808 1,548,291 1,120,702
2002 ел 4,104,336 1,221,302 1,490,715 990,702
2010 ел 4,072,102 1,172,287 1,432,906 1,009,295

[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеш

Республикада 54 административ район, 21 шәһәр, 2 шәһәр тибындагы поселок, 828 авыл администрациясе бар.

Башкортстанның административ харитасы
Башкортстанның муниципаль районнары
1 Әбҗәлил районы 28 Ишембай районы
2 Әлшәй районы 29 Калтасы районы
3 Архангель районы 30 Караидел районы
4 Аскын районы 31 Кырмыскалы районы
5 Авыргазы районы 32 Кыйгы районы
6 Баймак районы 33 Кызыл Кама районы
7 Бакалы районы 34 Күгәрчен районы
8 Балтач районы 35 Кушнаренко районы
9 Бәләбәй районы 36 Куергазы районы
10 Балакатай районы 37 Мәләвез районы
11 Белорет районы 38 Мәчетле районы
12 Бишбүләк районы 39 Мишкә районы
13 Бөре районы 40 Миякә районы
14 Благовар районы 41 Нуриман районы
15 Благовещен районы 42 Салават районы
16 Бүздәк районы 43 Стәрлебаш районы
17 Борай районы 44 Стәрлетамак районы
18 Бөрҗән районы 45 Тәтешле районы
19 Гафури районы 46 Туймазы районы
20 Дәүләкән районы 47 Уфа районы
21 Дыуан районы 48 Учалы районы
22 Дүртөйле районы 49 Федоровка районы
23 Ярмәкәй районы 50 Хәйбулла районы
24 Зиянчура районы 51 Чакмагыш районы
25 Зилаир районы 52 Чишмә районы
26 Иглин районы 53 Шаран районы
27 Илеш районы 54 Яңавыл районы

[үзгәртү] Моны да карагыз

[үзгәртү] Искәрмәләр

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә