Идел буе Болгары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Идел буе Болгар дәүләте
Болгар дәүләте

юкка чыккан
Monogram of Kubrat.svg
 
Flag of None.svg
VII гасыр — 1236


White Sulde of the Mongol Empire.jpg
Bolgar tamgase.jpg
Болгар тамгасы
Гимн
юк
VolgaBulgaria1200.png
Башкала Биләр, Болгар шәһәре
Зур шәһәрләр Биләр, Болгар шәһәре, Суар, Ашлы
Тел(ләр) Болгар теле
Акча берәмлеге дирһәм
Халык Болгарлар
Идарә итү төре феодаль абсолютизм
Нәсел Котраг, Айдар хан
әмир, илтәбәр
Татарстан байрагы Татарстан тарихы
Aq bars.png

Татарстанда борынгы җәмгыять

Төрки каһанлыгы

Хәзәр каһанлыгы

Бөек Болгар иле

Идел буе Болгары
Төзелү тарихы
Шәһәрләр
Исламны кабул итү
Тышкы сәяси элемтәләр
Татар-монгол яулары

Монгол империясе

Алтын Урда
Ханнар
Мәдәният
Таркалу

Казан ханлыгы
Казан ханнары
Мәдәният

Казан губернасы
1552
Мәдәният
Социаль һәм дини тормыш
XX гасыр башы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы
90 нчы еллар
Президентлар


«Татарстан» порталы

Чуашия байрагы Чуашия тарихы
Coat of Arms of Chuvashia.svg
Чуашиядә борынгы җәмгыять
Урта гасырлар

Һуннар империясе (434 — VI гасыр)
Хәзәр каһанлыгы (650—969)
Идел буе Болгары (X гасыр — 1240)
Алтын Урда (1240 — 1438)
Казан ханлыгы (1438 — 1552)

Русия патшалыгы составында

Казан сарае Приказы (1552 — 1708)

Русия империясе составында

Казан губернасы (1708 — 1920)
Сембер губернасы (1796 — 1924)

ССРБ составында

Чуаш автономияле өлкәсе (1920 — 1925)
Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы (1925 — 1990)
Чуаш Совет Социалистик Республикасы
(1990 — 1992)

Русия Федерациясе составында

Чуаш Республикасы (1992 елдан)


«Чуашия» порталы

Идел буе Болгары (Болгар, чуаш. Атӑлҫи Пӑлхар) – VIIXIII гасырларда яшәгән, Идел һәм Чулман елгалары бассейнында урнашкан дәүләт. Монголлар тарафыннан XIII гасырда җимерелгән.

Эчтәлек

География [үзгәртү]

Идел Болгары заманына күрә зур мәйдан биләгән. 10-11 йөзләрдә төньяк чиге Каманың уңък яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена - Җигүле таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән.

Соңрак, Идел Болгары чәчәк аткан чорларда аның чикләре киңәйгән. Мәсәлән, төньяк чикләре Казан елгасына кадәр күтәрелгән.

Шәһәрләр [үзгәртү]

Болгар дәүләте үзенең шәһәрләре белән дан тоткан. Болгар шәһәрләре моннан 1000 ел артык элегрәк, болгар, маҗар, Византия чыганаклар буенча 8 нче гасырда, рус чыганаклары буенча 10-11 нче гасырларда барлыкка киләләр. Аларның үсү һәм чәчәк ату чоры 12 нче гасырга һәм 13 нче гасыр башларына туры килә. Кече Чирмешән бассейны халык иң тыгыз утырган район булган, аның үзәгендә Бөек шәһәр – Бүләр урнашкан. Хәзер күп шәһәрләрнең исеме билгеле түгел.

Бу чагыштырмача зур шәһәрләрдән башка, тагын бик күп кечерәк шәһәрләр булган.[1]

Халык [үзгәртү]

Болгар дәүләте төрки дәүләт булган - күбесенчә төрки халыклар, болгарлар, суварлар, барсиллар, биләрләр, эсегелләр яшәгән. Соңрак ул кабиләләр берләшеп, бердәм болгар халкы барлыкка килә.

Шулай ук дәүләттә фин-угор халыклары – хәзерге мари, удмурт һәм көнчыгыш мордва-мукшыларының бабалары да күп булганнар.

Идел буе Болгары тарихы [үзгәртү]

Болгар әмирлеге барлыкка килү [үзгәртү]

Болгар кабиләләре, Урта Донның уң ярында яшәгән котраклар җитәкчелегендә, 7 нче гасыр ахырында Идел буйларына күчеп утыргач, этник яктан төрки халык мохитенә эләгәләр. Урта Идел буе териториясе Төрки-огур кабиләләре тарафыннан элегрәк, 5-6 нче гасырларда ук үзләштерелгән дип әйтергә нигез бар. Гарәп авторлары мәгълүматларына караганда, алар арасында, болгарлардан тыш , барсил, искил, суар, бәрәнҗәр, этник төркемнәре дә телгә алына. Ягни Идел Болгары халкы болгарлардан тыш алан-хәзер (бәрәнҗәр), төрки-огур - савирлар (суарлар), Үзәк Азия - искил/эсегел яисә чигил компонентларын да үз эченә алган. Болгарларның Идел-Кама буйларына күчеп утыруларына Бураково, Шиловск, Брусянск һәм Новинковск каберлекләре археологик дәлил булып торалар. Кара диңгезнең төньягында (Малая Пешерина) һәм Болгариядәге (Мадара) табылган истәлекләре дә шуларга охшаш. Баштарак болгарлар Идел буенча Самара борылышыннан алып Кама (Чулман) тамагына кадәр территорияне биләгәннәр. Алар биредәге балт-славян яки соңгы чор сармат кабиләләрен (Имәнкискә културасы вәкилләрен) кысрыклап чыгарганнар яки үз араларында ассимиляцияләгәннәр. Берникадәр көнчыгыштарак, Көнчыгыш Кама арьягында һәм Көнбатыш Урал тау итәгендә угор кабиләләре (Кушнаренко-Кара Якуп культурасы вәкилләре) таралып урнаша. Тикшеренүчеләр Иделнең далалы аръяында һәм Көньяк Уралда венгрларның борынгы бабалары ватаны - легендар "Magna Hungaria" (Бөек Венгрия) урнашкан дип саныйлар. Әкренләп бу кабиләләр болгарлар тирәсендә туплана башлыйлар.

Идел буе Болгары хәкимнәре [үзгәртү]

Котраг хан беренче Идел буе Болгары династиясен 8-нче гасырда нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗани китабы буенча Котраг улы Ирхан - икенче Идел буе Болгары хәкиме, Ирхан улы - Тукый - өченче Идел буе Болгары хәкиме булган.

Алмыш [үзгәртү]

Дәүләт формалашу процессында Алмыш (Алмуш) җитәкчелегендәге болгар этник мәдәни берләшмәсе - кабиләләр берлеге - иң көчлесе булып чыккан. 10 гасырдан башлап угыз-бәҗәнәк, кыпчак кабиләләре һәм шулай ук башка күрше халыкларның аерым төркемнәре даими рәвештә Болгар халкына кушылбуе Болгарыа барган һәм ассимиляцияләнгән. 10 гасыр башында Болгар дәүләте, әмирлек буларак, тәмам оешып бетә. Ләкин беренче вакытта ул Хәзәр каһанлыгына буйсынган була.

Идел буе Болгарының чәчәк атуы [үзгәртү]

12 гасырда Идел Болгары үзе чәчәк ату чорында көнбатышта Ока-Зөя елгалары арасындагы җирләрдән алып көнчыгышта Көньяк Уралга кадәр, көньякта Сыры һәм Самара борылышыннан алып төньяк Кама буйларына кадәр мәйданны биләп торган. Археологик казу эшләре күрсәткәнчә, биредә 180-гә якын борынгы шәһәр урыннары билгеле. Бу вакытта илнең башкаласы Биләр шәһәре булган.

Бу вакытта болгарларның авыл хуҗалыгы, икътисады, сәүдә бәйләнешләре көчәя. Аларның хуҗалык нигезен игенчелек (җирне яткыруга калдыру: бер ел файдаланып, берничә ел ял иттерү), терлекчелек (ярымутрак һәм араннарда асрау), балыкчылык, кәсепчелек (аучылык, чолыкчылык), төрле һөнәрчелек эшләре (тимер һәм бронза эшләнмәләр, чүлмәк, пыяла өрү, агач эшкәртү, сөяктән кисеп әйберләр эшләү, зәркән эшләнмәләр, корал ясау һ.б.), урыннарда һәм чит җирләрдә сату-алу эшләре (Идел-Балтыйк һәм Идел буеУрта Азия юллары тәшкил иткән.

Идел буе Болгарында рәсми төстә ислам динен кабул итүнең әһәмияте [үзгәртү]

Гарәп-фарсы тарихи-географик чыганаклары 10 нчы гасыр башында ук инде болгарларның төп ике шәһәре - Болгар һәм Суар булуын хәбәр итә икесендә дә агач корылмалар, зур мәчетләр булган, һәр шәһәрдә 10ар мең мөселман яшәгән.

Болгарларның ислам дине белән танышуы риваятләр буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр заманында ук башлана. Ул вакытта берничә сәхабә Болгар җирләренә килеп, Айдар ханның (илтабарның) кызын авырудан терелтә. Шуннан башлап, Айдар хан һәм аның халкы Ислам динен кабул итә.

Чынлыкта исә 10 гасыр башларында Алмыш ханның әтисе Багдад хәлифенә Ислам динен кабул итәр өчен, рәсми илчеләр җибәрүен сорый. Багдад хәлифе аның үтенечен кабул итә, ләкин ул илчеләр килгәндә, илдә Алмыш илтабар җитәкчелек иткән була инде.

922 елда Болгар дәүләтенә Әхмәт ибн Фадлан җитәкчелегендәге илчелек ерак Багдад хәлифәтеннән килеп җитә. 16 май көнне илдә болгарларның корылтае үткәрелә, шул көнне хәлифәнең хаты укыла, Идел буе Болгар дәүләте Ислам динен кабул итә.

Ислам динен кабул итүнең әһәмияте бик зур була, чөнки:

  • Болгарлар мөселман мәдәнияте белән якынрак таныша, аның бер кисәгенә әйләнә;
  • Болгарлар Хәзәр каһанлыгыннан нык курыкмый башлыйлар - алар хәлифәт яклавы астында булалар.

Мәдәният [үзгәртү]

Тел [үзгәртү]

Алга киткән Урта гасыр дәүләте шартларында шәһәрләр үсеш ала, шәһәр мәдәнияте формалаша, җирле сөйләмнән тыш шәһәрчә гомуми аралашу теле - койне (кыпчак-угыз тибындагы төрки тел нигезендэ булырга тиеш) барлыкка килә башлый. Идел болгарларының тел проблемасы бүгенге көнгә кадәр бәхәсле булып кала. Ул чорда Болгар территориясендә ике тел яшәп килгән фикер нигезлерәк. Берсе - болгар теле (архаик сыйфатларга ия тел), аны болгар анкайбер өлеше төрле йолалар уздыру максатында кулланган булырга тиеш. Болгар территориясендәге 13-14 гасырлар кабер ташларындагы гарәп язуы белән әлеге телдә бирелгән текстлар шуның турында сөйли.Бу тел бөтенләйгә бары Алтын Урда чорында гына (14 гасырның икенче яртысы), өстрлар (венә этник процесслар һәм экстралингвистик факторлар (чума эпидемиясе тәэсирендә юкка чыккан. Икенчесе - болгар-кыпчак (угыз-кыпчак төре) теле - илнең аеруча гади халкы тарасында таралган башка тел һәм, диалектларның сыйфат үзенчәлекләрен бергә туплап, шәһәр халкының гомум аралашу теле булып киткән (моны күп кенә тарихи-лингвистик фактлар раслый). Аның нигезендә Урта Азия (Караханилар) традицияләре йогынтысы астында әдәби тел формалашкан.

Борынгы татарларның (болгарларның) сакланып калган әдәби истәлекләреннә иң элгәресе - Кол Галиның Кыйссаи Йосыф поэмасы (1236 ел).

Язу [үзгәртү]

Болгарлар төрки, Орхон-Енисей язуына якын булган рун графикасын шактый элек куллана башлаганнар. Казылма табылдыклардан күренгәнчә, болгарларлар рун графикасын ислам кабул ителгәннән соң да кулланганнар. Көнкүреш әйберләрендә һәм савыт-сабаларда кайбер рун язмалары булуы мәгълүм. Мөселман белем бирү системасы үсә барган саен. рун графикасының кулланыштан чыга баруы, ә кайберләренең төрле тамгалар һәм биләмә, ягъни хуҗалык билгеләре буларак кына калулары бәхәссез.

Археологик мәгълүматлар күрсәткәнчә, гарәп язуы Идел-Балтыйк сәүдә юлы ачылу барышында Урта Идел буена үтеп керә. Ислам дине киңрәк тарала һәм мөселман мәгариф системасы үсә барган саен, гарәп графикасы рун язуын гамәли эшләрдән һәм югары мәдәнияттән кысрыклый бара. Казылма табылдыкларга караганда, Болгар илендә сөяк яки камыш каләмнәр кулланганнар, ә караны графит һәм охрадан ясаганнар. Табылдыклар арасында сай гына балчык кара савытлары да бар. Язу өчен пергамент яисә чит илләрдән китерелгән кәгазь , ә көнкүрештә каен тузы яки балавызланган такта кисәкләре кулланылган булырга тиеш.

Фән [үзгәртү]

Мөселман мәдәнияте белән танышу болгарларга һөнәри белемнәр һәм фән үсешенә этәргеч ясый. Фән, һөнәри белемнәр үсә, халык арасында белем киң тарала.

Шәһәр мәдәнияте һәм яңа һөнәр-кәсепләр үсү гамәли белемнәр үзләштерегә ярдәм иткән. Геометрия, математика, металлургия, химия, астрономия һәм башка фән өлкәләрендә белемнәр арткан. Идел Болгарының төрле шәһәрләрендә табылган таш һәм кирпеч бина калдыкларын өйрәнү шуны күрсәтә ки, аларның конструкцияләре шулкадәр катлаулы, формалары төгәл, тигез үлчәмнәрдә башкарылган - моның катлаулы математик һәм геометрик исәпләүләрдән башка мөмкин түгел. Һичшиксез, барлык бу исәпләүләр алга киткән метрологик белемнәргә нигезләнеп башкарылган, шул ук вакытта бу исәп-хисапларга гади Урта гасыр үлчәмнәре - терсәк, карыш, адым һ.б. нигез итеп алынган.Почмаклары туры сызыклар белән тоташтырылган, берсе өстенә берсе куелган өч турыпочмаклык ясалган кечерәк кенә сызым табылдыклары катлаулы исәп-хисапларның мөһим дәлиле булып тора.

Тимер һәм бронза металлургиясе үсеше химия, физика металл һәм матдә үзлекләре өлкәсендә белемнәрне камилләштерүне таләп итә. Димәк, болгарларда бу фәнни юнәлешләр дә көчле үсеш алган.

Мөселман йолаларын төгәл үтәү өчен Мәккәнең төгәл урынын белү кирәк. Аны ачыклау өчен, астрономик белемнәр таләп ителә. Болгар мәчетләренең һәрберсендә гномон булган.

Болгар галимнәре [үзгәртү]

Әдәбият [үзгәртү]

Идел буе Болгарында матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты үсеш алган. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма 11 йөздә болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр сакланган. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф ибне Хаҗиб Баласагуниның Урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән булган «Котадгу белек» әсәренең Болгарда да киң таралуын әйтәләр.

Мәхмүд Кашгарый дигән галимнең 11 йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрк» исемле мәшһүр сүзлеге, шөбһәсез, Идел буенда да таралган булган. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән аерым үрнәкләр китерелгән.

12 йөз төрки шагыйрьләргә тагын да бай була. Әхмәд Йүгнәки үзенең «Һибәтел хәкаик» исемле зур поэмасында кешелеклек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемлелек фикерен алга сөрә. Бу автор Урта Азия якларыннан булса да, әсәрләре Идел буе Болгарында да билгеле була.

Архитектура [үзгәртү]

Болгарлардан бик күп архитектур истәлекләр калган. Алар Татарстан, Чуашстан, Самара өлкәсе, Башкортстан, Сембер өлкәсе территорияләрендә урнашканнар.

Дин [үзгәртү]

Болгарлар беренчел вакытта мәҗүси булганнар. Алар кояш алласы Тәңрегә табынганнар, һәр көнне таң вакытында, кояш баеганда кояшка сәҗдә кылырга тиеш булалар. Ләкин мәҗүсилекнең артта калганлык билгесе икәнен ил җитәкчеләре дә аңлаганнар. Тора-бара Идел буе Болгарына мөселман халыкларының йогынтысы арта. Бу файдага була, чөнки мөселман дәүләтләре белән тыгыз аралашу илнең куәтен арттыра. 922 елда илдә ислам дине кабул ителә. Озакламый ислам бөтен дәүләткә тарала. Ләкин халык күңелендә мәҗүсилек билгеләре озакка сакланып кала, кайбер иске ышанулар исламга да кереп, ялган кагыйдәләргә әйләнәләр.

Урыслар белән тыгыз аралашкан кайбер болгарлар славян ышануларында, соңрак христиан динендә булалар.

Хуҗалык тормышы [үзгәртү]

Болгар хәрбиләре

Идел буе Болгар дәүләтенең икътисады югары дәрәҗәдә булган. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы, һөнәрчелек, эчке һәм тышкы сәүдә тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы [үзгәртү]

Авыл кешеләре игенчелек һәм хайван асрау белән шөгыльләнгәннәр. Унынчы гасыр фарсы географы Ибне Рустә "Болгарлар - игенчелек белән көн күрүче халык, һәм һәртөрле иген ашлыгы үстерәләр, әйтик: бодай, арпа, тары һәм башкасын", - дип яза. Ибн Фадлан да :"Аларның азыгы - тары белән ат ите, һәм (аларда) бодай белән арпа да бик күп", - дип яза. Болгарлар үзләре үстергән икмәкне урыс кенәзлекләре белән дә уртаклашалар. Мәсәлән, 1024 елгы ачлык вакытында, болгарлар урысларга икмәк бирәләр.

Болгарлар сыер, үгез, ат, сарык, кәҗә асраганнар. Аларның хайваннары җирле финнар һәм борынгы урыслар тоткан хайваннар токымыннан эрерәк булган. Болгарлар шулай ук тавыклар үрчеткәннәр, бәлки аларның үрдәкләре һәм казлары да булгандыр. Ислам дине тыйганга күрә, алар дуңгыз үрчетмәгәннәр.

Һөнәрләр [үзгәртү]

10 гасырдан 13 гасыр башына кадәр Идел Болгары икътисадында һөнәрчелек гадәттән тыш зур роль уйнаган. Аның продукциясе эчке базарга гына түгел, чит илләргә дә чыгарылган.

Металл табу яки металл эшкәртү һөнәрчелекнең төп тармагы булган. Биләрдәге металлурги районы үз вакытында бик зур - бер гектардан артыграк мәйданны алып торган. Металл кою мичләре яндырылмаган кирпечтән ярымгөмбәз сыман салынган. Ул мичләргә вакланган тимер рудасы белән агач күмере кушылмасы салынган. Югары температурада эрегән тимер тимерчеләр остаханәләренә озатылган.

Төсле металлурги дә алга киткән. Болгар бронза коючылары һәм бакырчылары, нигездә, төрле савыт-саба: тар муенлы металл чүлмәкләр, тәлинкәләр, чүмечләр, касәләр һәм башкаларны ясаганнар.

Ювелирлык һөнәре болгарларда камиллеге белән аерылып торган. Болгар осталары кыйммәтле металл эшкәртүнең иң катлаулы ысулларын белгәннәр. Алар, мәсәлән, филигрань эше - бик нечкә алтын яки көмеш җепселләрдән әйберләр үреп ясау - осталыгына ия булган. Бер грамм алтынны, корыч пластинка тишегеннән кыскыч белән тартып чыгарып, ике чакрым озынлыктагы җепсел суза алганнар.

Идел Болгарында балчыктан савыт-саба ясау төп хуҗалык тармакларының берсе саналган. Болгар осталары ясаган камил әйберләр Көнчыгыш Европа территориясендә киң таралган. Һөнәри осталыклары ягында алар күршеләреннән бик өстен торганнар.

Сөяктән әйберләр эшләү, тире эшкәртү кебек һөнәрләр дә югары үсешкә ирешкән. Юка гына итеп эшкәртелгән махсус сортлы күн - "болгари" Көнбатышның һәм Көнчыгышның күп илләредә бик югары бәяләнгән. Аны эшкәртү серен бары тик болгар осталары гына белгән.

Сәүдә [үзгәртү]

Болгарларның хуҗалык тормышында сәүдә мөһим урын тоткан. Шунысы кызык, ул заманда Идел буе Болгарын гел сәүдәгәрләр генә яши торган ил дип санаганнар.

Болгар дәүләте 10 гасырда ук халыкара эре сәүдә үзәгенә әйләнә. Җирле сәүдәгәрләр Борынгы Русьның, Балтыйк буеның һәм Скандинавиянең Урта Азия, Көнчыгыш Гарәп илләре , Иран, Һиндстан, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләрен контрольдә тотканнар һәм җайга салып торганнар. Тышкы сәүдә дәүләт казнасына зур керем биргән. Китерелгән товар бәясенең уннан бер өлеше дәүләт файдасына алынган.

Иҗтимагый-сәяси төзелеш [үзгәртү]

Идел буе Болгары гадәти феодаль дәүләт булган. Илдә әмир хакимлек иткән. Дәүләт оешкан башлангыч чорларда аны илтабар дип атаганнар. Соңгырак чорда, мөселманлык киң таралганнан соң, бу терминны “әмир” дигән гарәп сүзе алыштырган.

Болгарларда дәүләткә салым түләү ат яки башка йөк терлеге бирү белән генә чикләнмәгән. Анда туй-мәҗлесләр үткәргән өчен, дәүләткә салым түләргә – бал, бодай бирергә тиеш булалар.


Чыганаклар [үзгәртү]

  • Фәхретдинов Р.Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми белем мәктәбе, гимназия һәм Лицейлар өчен дәреслек/ Русчадан Г.Н.Шәрәфетдинов, Р.Г.Фәхретдинов тәрҗ. - Тулыл. 2 нче басма. - Казан: Мәгариф, 2001. - 287 б.
  • Татар халкы тарихы:10 класс өчен уку әсбабы. Казан: Мәгариф, 2009.
  • Хуҗин Ф.Ш., Пискарев В.И. Татарстан тарихы: 6 сыйныф өчен. Казан: ТаРИХ, 2004

Искәрмәләр [үзгәртү]

  1. Дәүләтшин Г.М., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л. "Татарстан тарихыннан хикәяләр. Казан, Мәгариф. 1993