Монгол империясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Монгол империясе

Монгол империясе (монг. Монголын эзэнт гүрэн) — Урта гаcырларда Азия һәм Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. XIII гасырда формалашкан. Якынча 33 миллион км² җирләрен биләгән. Башкаласы Каракорум шәһәре булган.

Чәчәк ату чорында Үзәк Азия, Көньяк Себер, Көнчыгыш Аурупа, Якын Көнчыгыш, Кытай һәм Тибет җирләрендә урнашкан. XIII гасырның икенче яртысында империя ылысларга таркала башлый (мәсәлән, Алтын Урда). XIV гасырның соңгы чирегендә яшәүдән туктый.

[үзгәртү] Тарих

[үзгәртү] Дәүләтнең барлыкка килүе

XII гасыр башында таралып урнашкан монгол ырулары бердәм дәүләткә берләшү омтылышын ясыйлар. Бу дәүләт тарихка Хамаг Монгол исеме астында кереп кала. Аның беренче җитәкчесе Хайду-хан була. Аның оныгы, Хабул-хан, Цзинь империясен вакытлыча җиңүгә ирешә, аңа ясак түләтә. Хабул-ханның дәвамчысын – Амбагай-ханны — шул җирлектә татар дип аталган ырулар (татар атамасы төрки халыкларга соңрак күчә) әсир итә, һәм чжурчжэннарга тапшыра. Берничә елдан соң татар кабиләләре тарафыннан Тимучинның (соңрак Чынгыз-хан) әтисе Есүгәй-Батыр үтерелә.

Тимучин яшьлеген бертуганнары һәм әнисе белән Делун Болдока тауларында үткәрә. Ул хакимияткә әкрен килә, башта аңа Үзәк Монголиядәге кереитлар җитәкчесе Ван-хан ярдәм күрсәтә. Җитәрлек көч туплагач, Тимучин көнчыгышта татарларны (1202), үзенең элеккеге ярдәмчеләр — кереитларны (1203) һәм көнбатышта найманнарны (1204) буйсындыра. 1206 елдагы мнгол җитәкчеләре җыелышы — корылтайда Тимучин монголларның бөек ханы дип игълан ителә. Ул Чынгызхан исеме белән атала башлый.


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә