Ханбалык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ханбалык
北京, Běijīng
Ил Кытай
Координаталар 39°56′″ т. к. 116°24'" кч. о. (G) (Я)
Эчке бүленеш 18 адм. берәмлек
Мэр Ван Цишань
Мәйдан 831 км²
Халык саны 17 817 968 кеше (2009)
Халык тыгызлыгы 21440 кеше/км²
Милли состав ханьлар — 96%, манджурлар — 2%,
дунганнар — 2%, монголлар — 0,3%
Сәгать кушагы UTC+8
Телефон коды +57 10
Почта индекслары 100000 — 102600
Рәсми сайт http://www.beijing.gov.cn/ (кыт.)
Ханбалык (Кытай Халык Җөмһүрияте)
Red pog.png

Ханбалык (кыт. 北京) — Кытай Халык Җөмһүриятенең башкаласы.

Халык саны якынча 18 млн тирәсе. Төп халыклар - ханьнар — 96%, манджурлар — 2%, дунганнар — 2%, монголлар — 0,3% һ.б.

Архитектура[үзгәртү]

Пекинда урнашкан Күк сараена, тарих раславынча, (Тянь Тань) 1420 елда нигез салына. Шунда ук мәшһүр Кайтаваз стенасы – бу урында пышылдап әйткән сүзләрне 64 метрдан ишетергә мөмкин. Ә менә һәр почмагы сер саклаган Гугун сарае, һичшиксез, таң калдыра. Пекинның нәкъ уртасында – 72 гектар җирдә урнашкан Гугун император сарае 9999 бүлмәдән тора. Дөнья могҗизаларының берсеннән саналган Сарайда 1000 000 экспонат урнашкан. Бүген Гугун – КХРның иң зур күргәзмәсе. Бөек һәм гаҗәеп кул осталары кытайларның бу күргәзмәдә бер сәнгать әсәрен бирелеп карау өчен, ким дигәндә, ярты сәгать вакыт кирәк. Һәм оста куллар тудырган сәнгать әсәрләренең анда иге-чиге юк. Пекинның икенче бер истәлекле һәйкәле – Күк гөмбәзе сарае. Ул Кытай башкаласы Нанкиннан Пекинга күчерелгәч, яки 15 нче гасыр башында төзелә. Гасыр ярым күпсанлы үзгәртеп төзүләрдән соң, сарай бүгенге төсен ала. Даос дине буенча корбаннар китерү өчен тәгаенләнгән Сарай Күк һәм Җиргә багышлап төзелә. Җиһан белән кешеләр арасында гармонияне тоту ышанычы тапшырылган император елына өч тапкыр бу йоланы үзе башкара. Ихэюнань паркында урнашкан императорларның Җәйге сарае Кытай башкаласы кунакларын бик тәэсирләндерә. Гугун һәм Ихэюнань – бербөтеннең ике яртышары, аларны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Җәйге сарай Кышкысы кебек үк заманында гади халык өчен ябык була. Цин династиясе императорлары анда эссе һәм тынчу җәйге айларны үткәрә.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү]


Калып:Link FA

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA