Каһирә
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|
Каһирә
|
Каһирә (гарәп. القاهرة, әл-Каһирә — «җиңелмәс») — Мисырның башкаласы һәм Африкадагы иң зур шәһәр.
Тарих [үзгәртү]
Каһирә урнашкан җирдә кешеләр бик борынгыдан бирле яшиләр. Каһирәнең нигезләнүенә кадәр аның чикләрендә һәм якыннырында күпсанлы торак пунктлар урнаша. Борынгы Мисыр заманында ерак түгел Мемфис шәһәре, Рим империясе тарафыннан яулап алынгач, ул әһәмиятен югалта төшә, һәм бу җирләрдә римлылар Вавилон кальгасын күтәрәләр.
Гарәп яулап алуларыннан соң гарәпләр 642 елда хәзерге шәһәрдән төньяктарак Фустат шәһәренә нигез салалар. Аның хәрабәләрен бүгенге көндә дә Каһирәдә күреп була.
- 969 ел — Фатыймиләр тарафыннан Мисырның яулап алынуы. Каһирәгә нигез салына.
- 972 ел — әл-Әзһәр университетының төзелүе.
- 996 — 1021 — Фатыйми хәлифәсе әл-Хәкимнең идарәсе. Шәһәрдә зур төзелешлшр алып барыла.
- 1176 ел — Сәләхетдин Каһирә ныгытмасын төзи.
- 1250 ел — Мәмлүкләрнең Мисырны яулап алуы һәм Каһирәне үз башкалалары буларак игълан итүләре.
- 1302 ел — Каһирәдә җир тетрәү.
- 1517 — 1914 — Мисыр Госманлы дәүләте эчендә. Аның белән төрек пашалары идарә итә.
Кардәш шәһәрләр [үзгәртү]
Чыганаклар [үзгәртү]