Төркия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Координатлар: 39°10′00″ т. к. 35°40′00″ кч. о. / 39.16667° т. к. 35.66667° кч. о. / 39.16667; 35.66667 (G) (O)

Төркия Җөмһүрияте
Türkiye Cumhuriyeti
Төркия
Байрак Илтамга
Төркия байрагы Төркия гербы
Шигарь: "Yurtta Barış, Dünyada Barış"
Ил көе: İstiklâl Marşı
Төркия урнашуы
Нигезләнгән 1923
Рәсми тел Төрек теле
Башкала Анкара
Эре шәһәрләр Истанбул, Анкара, Измир, Борса, Адана, Конья.
Президент Рәҗәп Таййип Әрдоган
Премьер-министр Әхмәт Давутогълу
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

780 580 км²
1,3%
Халык саны
– Барлыгы (2007)
– Тыгызлык

76 158 600[1] кеше
93 кеше/км²
Акча Төрек лирасы
Вакыт UTC +2, җәй көне +3
Пәрәвәз домены .tr
Телефон коды +90

Төркия (төр. Türkiye), рәсми атамасы Төркия Җөмһүрияте (төр. Türkiye Cumhuriyeti) — Аурупа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. 1920-еллар башында, Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясе Кече Азия ярымутравына туры килә, Аурупада исә кечкенә өлеш урнаша.

Көнчыгышта Төркия Грузия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Иран; көньякта — Гыйрак һәм Сүрия; көнбатышта Греция һәм Болгария дәүләтләре белән чиктәш. Төркия дүрт диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Урта диңгез, Эгей диңгезе һәм Мәрмәр диңгезе.

Төркия — борынгы һәм тарихи мәдәниятле демократик, унитар, конституцион җөмһүрият. Ул Аурупа шурасы, НАТО, OECD, ОБСЕ кебек оешмаларның әгъзасы.

Этимология[үзгәртү]

Төркия исемен (Türkiye) төрек телендә ике өлешкә бүлеп була: Türk, ягъни төрек, борынгы төрки телдә "көчле" дигәнне аңлата, һәм –iye, гарәб суффиксы.

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Төркия тарихы
Мәшһүр Троя диварлары
Сөләймания мәчетеГосман империясеннән калган иң мәшһүр архитектур һәйкәлләрнең берсе.
Тарихи Цельсий китапханәсе бинасы

Госман империясе[үзгәртү]

Иң көчле вакытында Госман империясе

XVI һәм XVII гасырлар вакытында Госман империясе 3 кыйтгада урнашкан территорияләрне контроль иткән дөньяның иң көчле мәмләкәте булды. Империя иң көчле кульминацион ноктага Сөләйман I идарәсе вакытында җиткән. Империя озак Изге Рим империясе һәм Польша белән Үзәк Аурупа өстендә контроль тоту өчен көрәште [3].

242 ел дәвамлыгында Госман империясе Русия белән сугышты, шул сугыш аны нык көченнән чыгарды. 20 гасыр башына Госман империясенең кайбер өлешләрендә сепаратистик фикерләр көчәйде. Империя үз территорияләрен югалта башлады.

Алманиянең ярдәмен алу өмете белән Госман империясе Беренче дөнья сугышында катнаша. Шушы ук чорга нык бәхәсле булган әрмәннәр геноциды туры килә [4][5]. Нәтиҗәдә, Госман империясе сугышта җиңелә һәм дәүләт буларак яшәүдән туктый.

Төркия Җөмһүрияте[үзгәртү]

Мостафа Кемаль Ататөрек, Төркия Җөмһүриятенә нигез салучы һәм аның беренче президенты

Беренче дөнья сугышында җиңүчеләр имзалаган килешү буенча империя берничә өлешкә бүленергә тиеш була. Греция гаскәрләре Төркия территорияләренә керә. Әлбәттә, бу хәлләр, ягъни Истанбул, Измир һәм башка территорияләрнең басып алынуы төрекләрне тыныч калдыра алмый. Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелеге астында булган милли хәрәкәт көчләре бәйсезлек өчен көрәш башлый. 1922 елның 18 сентябрендә дәүләт тулысынча оккупантлардан азат ителә. 1923 елның 24 июлендә исә Төркиянең чикләрен һәм суверенитетын дөнья җәмәгатьчелеге таный. 1923 елның 29 октябрендә башкаласы Анкарада булган яңа Төркия Җөмһүрияте игълан ителә [6]. Аның беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөрек була.

Ататөрек Төркияне иске империя калдыкларыннан читләштерү өчен күп реформалар үткәрә башлый [6]. 1925 елның декабрендә Төркия Хиҗри тәкъвимнән Милади тәкъвименә күчә. 1934 елда аңа Ататөрек (төрекләр атасы) исемен бирәләр. 1938 елда Мостафа Кемаль Ататөрек вафат була.

Икенче дөнья сугышы вакытында Төркия нейтралитет саклый, ә 1945 елда исә БМОга керә. 1952 елның 18 февралендә Төркия НАТОда әгъзалык итә башлый.

1974 елның 20 июлендә Төркия гаскәрләре Кипрга керә. Тугыз елдан соң Төньяк Кипр Төрек Җөмһүрияте игълан ителә. Әлеге илнең суверенлыгын фәкать Төркия таный [7].

1980 елның 12 сентябрендә Төркиядә Кенан Эврен җитәкчелеге астында хәрби инкыйлаб үтә. 2003 елның 14 мартында Төркия премьер-министры вазыйфасын Рәҗәп Таййип Әрдоган үти башлый. Ә 2007 елдан президет булып сайланган Абдуллаһ Гөл 2009 елда Татарстанга эшче сәфәр белән килгән иде [8].

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

Төркия — парламентлы демократик җөмһүрият. 1923 елдан башлап, Төркиядә секуляризация, ягъни дәүләтне диннән аеру, процессы барган иде[9]. Төркия конституциясе илне үзәкләштерелгән унитар дәүләт булып билгели. Дәүләтнең төп идеологик доктринасы — ататүркчелек.

Төркиядә канун чыгару хокукы берпалаталы парламентка — Төркия Бөек Милли Мәҗлескә бирелгән. Ул дүрт елга (2007 елга кадәр 5 елга) сайланган 550 депутаттан тора. Фиркәләр өчен минималь бусага — 10 %.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Әрдоган

Дәүләт башлыгы — Төркия Җөмһүрияте президенты. Аның вәкаләтләре күбрәк церемониаль характерын йөртә. Кануннар үтәлеше артыннан премьер-министр җитәкләгән хөкүмәт карый, ләкин президентның да күп вакәләтләре бар. 2007 елның 28 августыннан президент вазыйфаларын Абдуллаһ Гөл, 2003 елдан премьер-министр вазыйфаларын Рәҗәп Эрдоган үти. Хәзер президентны халык биш елга сайлый.

Төркиянең югары мәхкәмәсе — Төркия Конституцион мәхкәмәсе. Ул 11 даими һәм 4 алыштырган әгъзадан тора.

2007 елның 21 октябрендә Төркиядә Конституциягә үзгәртүләр кертү буенча референдум узган иде. Төзәтүләр буенча президент халык тарафыннан сайланырга тиеш (элек аны парламент сайлаган иде), Милли Мәҗлескә сайлаулар исә һәр 4 ел үтәргә тиеш.

Хәзерге вакытта Милли Мәҗлестә иң күп урынны Ислам диненә якты карашлы Ак партия ала.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Төркия 82 илгә (элек виләят сүзе кулланган) бүленә. Һәр ил үз чиратында илчеләргә (районнарга, төр. ilçe) бүленә. Барлыгы Төркиядә 923 район тирәсе исәпләнә.

Районнар харитасы

Шулай ук ил рәсми булмаган 7 регинга бүленә:

  • Эгей регионы
  • Кара диңгез регионы
  • Үзәк Анатолия регионы
  • Көнчыгыш Анатолия регионы
  • Мармара регионы
  • Урта диңгез регионы
  • Көньяк-көнчыгыш Анатолия регионы

Виләят өстендә сәяси идарәне хөкүмәт билгеләнгән vali үти.

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Төркия көнчыгыш ярымшарында урнашкан. Мәйданы 779452 км² тәшкил итә. Төркиянең күпчелек өлеше (97 %) Азиядә урнашкан, 3 %-ты исә Аурупада ята. Төркиянең географик үзенчәнлеге — ике кыйтганы берләштерү, монда борынгы заманнардан иң мөһим юллар үтә.

Көнбатыштан көнчыгышка Төркия 1’600 км-га, көньяктан төньякка исә 600 км-га сузылган. Өч тарафтан дәүләт өч диңгез тарафыннан юыла: Кара диңгез, Эгей диңгезе һәм Урта диңгез. Төркиянең Аурупа һәм Азия өлешләре Мәрмәр диңгезе, Босфор һәм Дарданелла бугазлары белән аерыла.

Икътисад[үзгәртү]

Төркия икътисадында 28 %ын сәнәгать, 15 %ын авыл хуҗалыгы, 6 %ын төзелеш, 51 %ын хезмәт күрсәтү (күпчелектә туризм) өлкәләре тәшкил итә.

Уңай яклар: Авыл хуҗалыгы тармагы илне тулысынча азык белән тәэмин итә. 1990 елларда икътисадның тиз үсүе күзәтелде. Туризм. Белгечләр күп булуы. АБ белән киң хезмәттәшлек.

Тискәре яклар: Гел югары булган инфляция (2004 елда 54,4 %). Таянычлы булмаган иҗтимагый финанс секторы. Дәүләт бюрократиясе. Тигез булмаган хосусыйлаштору.

Халык[үзгәртү]

Төп мәкалә: Төркия халкы
Дәрвишләр биюе — милли бию

Төркиянең күпчелек халкын төрекләр тәшкил итә. Барлыгы илдә 12 җанисәп үткәрелде. 1927 елдан Төркия халкы саны 4,4 тапкыр үсте. 2005 елда халык саны 70 миллионны тәшкил итә, тиз үсүче халык саны илнең иң мөһим проблемаларның берсе.

Төркия буенча халык таралышы тигез түгел — халык тыгызлыгы Мәрмәр, Эгей һәм Кара диңгезләре ярында иң зур. Шәһәрләр арасында исә иң зур халык тыгызлыгы Истанбулда, иң кечкенә исә Хаккәри районында.

Тел[үзгәртү]

Төркиянең дәүләт теле — төрек теле. Аның, татар телендә кебек үк, күп сүзләре гарәп һәм фарсы телләреннән күчте. Үз вакытында алар телнең 80 %ын тәшкил итте. XX гасырга кадәр Госман империясе әдәби теле сөйләм госман теленнән нык аерылды. Төркия Җөмһүриятен 1923 елда нигезләгәннән соң, телнең аурупалаштыру процессы урын алды.

Дин[үзгәртү]

Төркия халкының 99 %ты — мөселманнар, күбесенчә сөнниләр. Күп төрек гореф-гадәтләре шаригать кануннарына нигезләнгән.

Мәдәният[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Төркия мәдәнияте
ДолмабакчаИстанбулның иң зур музейларның берсе.

Кече Азиядә Урта Азиядән угыз төркиләре килеп бу җирләрне үзләштергәнче төрле халык вәкилләре яшәгән була. Аларның мөселманлаша барган саен уртак мәдәнияткә үз элементларын китерәләр. Шул рәвешле, Госманлы дәүләте мәдәнияте Грекларның, Ислам һәм Төрки мәдәниятләрнең кушылмасы була. Бүгенге көнге Төркиядә дин дәүләттән аерылган, мәдәнияте исә күп өлкәләрдә Аурупалаштырылган булуына карамастан, халыкта борынгы традицияләр саклана.

Әдәбият[үзгәртү]

Төрек әдәбият белгечләре төрек әдәбиятының башын VIII—X гасырдагы борынгы төрки язмалар белән бәйлиләр. Госманлы чоры әдәбиятына фарсы һәм гарәп тәэсире астында үсеш ала.

Назыйм Хикмәт, Орхан Памук кебек төрек язучылары бөтен дөньяга танылганнар.

Архитектура[үзгәртү]

Төрек архитектурасын шартлы рәвештә өч чорга бүлеп була: сәлҗук чоры (12−13 гасырлар), Госман империясе (14-19 гасырлар), хәзерге чор (20-21 гасырлар). Бу өч чорның һәрбересендә үзенең берничә этаплары бар. Күп башка халыкларда кебек үк, гади өйләр зур кызыксындыруны уятмый, төрек архитектурасы турында сөйләгәндә, гадәттә иң мөһим мәшһүр биналарын тәшкил иткән аның иң күренекле үрнәкләрен истә тоталар (мәчәтләр, сарайлар, мәдрәсәләр, хөкүмәт һәм иҗтимагый биналар).

Сәлҗуклар империясе үзенә бай тарихлы һәм мәдәниятлы Иранны кертә. Шушы чор өчен гадилек, гармоник пропорцияләр, керү капкаларының бай бизәлеше хас. Күп сәлҗук биналарында эчке ишекалды бар.

Госман империясе чорына исә иң зур тәэссирне Византия архитектурасы ясый. Мәсәлән, мәшһүр Аясофья бинасы күп кенә төрек биналарын ясауга илһамландырды. Бу чор өчен зур аркалар, бай бизәлеш хас.

Хәзерге чорга исә тәэссирне секуляризация, ягъни дин белән дәүләтне аеру процессы ясады. Элек мәчетләр белән мәдрәсәләр архитектураның иң күркәм үрнәкләре булып торса, 1920 елларда игътибар күбрәк хөкүмәт һәм иҗтимагый биналарга бирелде. Аурупа архитектурасы тәэссире артты. Алдынгы планга гадилек, уңайлык, модернизм чыкты.

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Department of Economic and Social Affairs Population Division (2009)."World Population Prospects, Table A.1
  2. Primera Cronica General. Estoria de España. Tomo I. — Madrid, Bailly-Bailliere e hijos, 1906, 60 бит
  3. Jay Shaw, Stanford; Kural Shaw, Ezel (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. Cambridge University Press. Калып:Hide in printКалып:Only in print. 
  4. INTERNATIONAL ASSOCIATION OF GENOCIDE SCHOLARS (June 13, 2005), open letter to Prime Minister Recep Tayyip Erdogan
  5. The International Campagne to End Genocide
  6. 6,0 6,1 Shaw, Stanford Jay; Kural Shaw, Ezel (1977). History of the Ottoman Empire and Modern Turkey. Cambridge University Press. ISBN 0-521-29163-1.
  7. "Timeline: Cyprus". British Broadcasting Corporation. 2006-12-12. Retrieved 2006-12-25.
  8. Төркия президенты Русиягә килә
  9. Çarkoğlu, Ali (2004). Religion and Politics in Turkey. Routledge, UK. ISBN 0-415-34831-5.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]