Көнчыгыш Тимор

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Көнчыгыш Тимор latin yazuında])
Көнчыгыш Тимор
Repúblika Demokrátika Timor Lorosa’e
República Democrática de Timor-Leste
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек 1975 елның 28 ноябре (Португалиядән)
2002 елның 20 мае Индонезиядән
Идарә итү формасы Җөмһүрият
Рәсми тел тетум, португалча
Башкала Дили
Президент Жозе Рамуш-Орта
Премьер-министр Taur Matan Ruak
Мәйдан 15 007 км²
Халык саны
– Барлыгы (2005)
– Тыгызлык

1 115 000 кеше
69 кеше/км²
Акча АКШ доллары
Вакыт UTC +9
Пәрәвез домены .tl
Телефон коды 670

Көнчыгыш Тимо́р (тетум Timor Lorosae) – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дәүләт. Ул үз эченә Тимор утравының көнчыгыш өлешеннән һәм бу утрауда тагын бер эксклавтан, шулай ук тагын ике зур булмаган Атауру (төньякта) һәм Жаку (көнчыгышта) утрауларыннан тора.

Атама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимор индонезия һәм малайя телләрендә көнчыгыш сүзен аңлатучы тимур сүзенең португалча әйтелешеннән килеп чыккан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп фараз буенча, Тимор утравы борынгы папуас телләрендә сөйләшүче австралоид расалы кешеләр тарафыннан 4 мең ел элек үзләштерелә. Соңрак утрауга бүгенге Индонезия утрауларыннан австранезия телләрендә сөйләшүче монголоид кабиләләр күчеп килә. Алардан соңгы булып тетумнар күчеп килә (мөгаен, XVI гасырда). Тетумнардан үрнәк алып, җирле халык җыючылыктан җир эшкәртүгә, дөге үстерүгә күчә башлый.

Аурупалылар арасыннан португаллар бу утрауга XVI гасырда беренче булып киләләр һәм үз колонияларын төзиләр. Тирә яктагы утраулар һолландиялеләр кулында була.

1512 елда Тиморга беренче португал сәүдәгәр килә, 1556 елда беренче католик миссионерлар килеп чыга, 1702 елда исә Тимор рәсми рәвештә Португалия колониясе буларак игълан ителә.

1859 елда Лиссабон шартнамәсе буенча утрау Нидерландлар белән Португалия арасында бүленә.

1975 елның 28 ноябрендә Көнчыгыш Тимор бәйсезлек игълан итә. Ләкин 9 көннән соң илгә Индонезия гаскәре бәреп керә һәм Көнчыгыш Тимор Индонезиянең 27нче провинциясе буларак игълан ителә.

Индонезия идарәсе бик рәхимсез була: 27 еллык оккупация дәверендә төрле чыганаклар буенча 100 – 250 мең кеше үтерелә (басып кергәндә утрауда халык саны 600 мең була).

1999 елда Көнчыгыш Тиморда бәйсезлек буенча референдум үткәрелә. Халыкның 78,5 % бәйсезлек яклы булып чыга. 2002 елның 20 маенда рәсми рәвештә бәйсезлек игълан ителә.

2006 елның 16 мартында илдә әлегәчә дәвам итүче тәртипсезлекләр башлана.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрауның өчтән берен урманнар алып тора. Утрауда җир тетрәүләр һәм цунами лар еш. Тимор диңгезенең яр буйлары, шельфы һәм аеруча төбе нефть һәм газга бай.

Көнчыгыш Тиморның физик картасы
Көнчыгыш Тиморның физик картасы

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык гадәттә тетум телендә сөйләшә, тик ММЧларында индонезия теле өстенлек алган. Португалча халыкның 5-25 % ы белә.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның 90 % ы (800 мең кеше) — католиклар, 3-4 % ы — мөселманнар, 3 % ы – протестантлар, 0,5 % ы – индуистлар, шулай ук буддистлар һәм анимистлар да бар (саннар төгәл түгел, 1992 ел).

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нефть һәм газ чыгарыла, авыл хуҗалыгының нигезе булган каһвә экспортка чыгарыла.

1999 елдагы инфраструктура нык җимерелә. Тотрыксызлык инвесторларны кире чигерә. Сәнәгать үсмәгән.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://ru.wikipedia.org/wiki/Восточный_Тимор