Таулы Карабах Җөмһүрияте
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Бу мәкалә танылмаган дәүләт турында. Бәлки, Сез регион турында мәкалә эзләдегез: Таулы Карабах (регион).
Таулы Карабах Җөмһүрияте, Арца́х Җөмһүрияте (әрм. Լեռնային Ղարաբաղի Հանրապետություն, Հանրապետություն Արցախ) — 1992 елның 6 гыйнварында үз бәйсезлеген игълан иткән танылмаган дәүләт.
[үзгәртү] Тарих
Тарихи әрмән чыганакларында Урта гасырларда Арцах (Таулы Карабахның борынгы әрмән исеме) әрмән җире булган диелә. Азәрбайҗан чыганакларында исә Таулы Карабах — борынгы әзәри җире диелгән.
- XVI гасырдан соң — Карабах аерым ханлык була.
- 1805 — Карабах ханлыгын Русия империясе басып ала.
- 1813 — Карабах Русиягә керә.
- 1918 — Азәрбайҗан демократик җөмһүрияте төзелә. Әрмән җөмһүрияте Карабахның әрмән җире булуын белдерә.
- 1923 — Азәрбайҗан эчендә Таулы Карабах исемле автоном өлкә төзелә.
- 1988 — Таулы Карабах Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан Югары шураларына өлкәне Азәрбайҗан республикасыннан Әрмәнстан республикасына тапшыруны сорый. Бакы каршы чыга. Таулы Карабах һәм Ереванда протест чаралары үтә.
- 1991 — Таулы Карабахта узган референдумда халыкның 99.98 %-ы өлкәнең Азәрбайҗаннан тулы бәйсезлек алуы өчен тавыш бирә. Азәрбайҗан рәсмиләре референдум нәтиҗәләрен танымый һәм өлкәне автономия хокукыннан мәхрүм итә. Сугыш башлана. Азәрбайҗан гаскәрләре өлкәне үз контролендә тотарга тырыша. Аларга каршы Ереван һәм чит илләрдәге әрмән диаспоралары үз көчләрен җибәрә.
- 1991 — Таулы Карабах бәйсезлеген игълан итә. Cугышта 30 меңләп кеше һәлак була, миллионнан артык кеше торган җирләрен ташлап китә.
- 1992 — Таулы Карабах низагын чишү өчен Минск төркеме төзелә. Төркемдә Русия, Франция һәм АКШ рәислек итә.
- 1994 — Русия, Кыргызстан һәм БДБ дәүләтләренең парламентара мәҗлесе ярдәмендә сугышны туктату турында «Бишкәк» килешүе имзалана.
[үзгәртү] Моны да карагыз
[үзгәртү] Чыганаклар
|
|
|
|---|---|
| Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бангладеш • Бәхрәйн • Берләшкән Гарәп Әмирлекләре • Бруней • Бутан • Вьетнам • Грузия • Гыйрак • Исраил • Индонезия • Иран • Йәмән • Казакъстан1 • Камбоҗа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Төньяк Корея • Көнчыгыш Тимор • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай • Лаос • Ливан • Малайзия • Мальдивлар • Мисыр2 • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакьстан • Русия1 • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төрекмәнстан • Төркия1 • Үзбәкстан • Үрдүн • Филиппиннар • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония
Танылмаган дәүләтләр һәм башка территорияләр: Абхазия • Вазиристан • Гыйрак Көрдстаны 1 Өлеше Аурупада. 2 Күбесенчә Африкада. |
|