Кытай Җөмһүрияте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кытай Республикасы
кыт. 中華民國 (Zhōnghuá Mínguó)
Тайвань
Байрак Илтамга
Тайвань байрагы Тайвань гербы
Ил көе: Өч милли принцип
Тайвань урнашуы
Бәйсезлек 10 октябрь, 1911 ел
Дәүләт төзелеше танылмаган дәүләт
Идарә итү формасы республика
Рәсми тел кытай теле
Башкала Тайпей
Эре шәһәрләр Тайпей, Гаосюн
президент Ма Инцзю
премьер-министр У Дуньи
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

36 191 км²
10,3%
Халык саны
– Барлыгы (2009)
– Тыгызлык

23 119 772 кеше
639 кеше/км²
Акча яңа тайвань доллары
Вакыт UTC +8
Пәрәвәз домены .tw
Телефон коды 886

Кытай Республикасы (кыт. трад. 中華民國, гади. 中华民国, пиньинь Zhōnghuá Mínguó, палл. {{{4}}}; еш кына дәүләтнең төп территориясен тәшкил итүче Тайвань утравының исеме буенча Кытай Республикасын Тайва́нь дип атыйлар) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан өлешчә танылган дәүләт. Элек бер партияле системалы һәм хакимияте барлык Кытайга җәелгән дәүләт була, бүгенге көндә исә Тайвань утравын һәм аның тирәсендәге вак утрауларны үз кулында тотучы демократик дәүләт. БМОга нигез салучыларның берсе була.

Географик урнашуы[үзгәртү]

«Тайвань өлкәсе» дип үз эченә Тайвань, Пенху, Цзиньмень, Мацзу һәм башка вак утрауларны үз эченә алучы һәм якынча 36 191 км² мәйдан биләүче территория атала.

Тайвань утравының озынлыгы 394 км һәм иң киң урынында 144 км тәшкил итә. Яр сызыгы озынлыгы 1566 км (Пенху архипелагы утрауларын да исәпкә кертеп). Материктан киңлеге 130дан 220 кмга кадәр булган Тайвань бугазы белән аерылган.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Муниципалитетлар[үзгәртү]

Кытай Республикасы тарафыннан контроль астында тотылган территорияләрнең административ бүленеше

市 [shì] шәһәр, муниципалитет

Шәһәр Кытай иероглифлары Пиньинь Традицион инглиз язылышы Язылу варианты
Тайпей 臺北市, 台北市 Táiběi Taipei Taibei
Гаосюн 高雄市 Gāoxióng Kaohsiung Gaoxiong

Өязләр[үзгәртү]

縣 (гади. 县) [xiàn] өяз, өлкә. (台灣省, 臺灣省)

Тайвань провинциясендә:

Өяз Оригиналь аталышы Пиньинь Традицион (альтернатив) инглиз язылышы Башкала
Чжанхуа өязе 彰化縣 Zhānghuà Changhua (Zhanghua) Чжанхуа (彰化)
Цзяи өязе 嘉義縣 Jiāyì Chiayi (Jiayi) Тайбао (太保)
Синьчжу өязе 新竹縣 Xīnzhú Hsinchu (Xinzhu) Чжубей (竹北)
Хуалянь өязе 花蓮縣 Huālián Hualien (Hualian) Хуалянь (花蓮)
Гаосюн өязе 高雄縣 Gāoxióng Kaohsiung (Gaoxiong) Феншань (鳳山)
Мяоли өязе 苗栗縣 Miáolì Miaoli Мяоли (苗栗)
Наньтоу өязе 南投縣 Nántóu Nantou Наньтоу (南投)
Пенху өязе 澎湖縣 Pénghú Penghu (Pescadores) Магун (馬公)
Пиндун өязе 屏東縣 Píngdōng Pingtung (Pingdong) Пиндун (屏東)
Тайчжун өязе 台中縣 Táizhōng Taichung (Taizhong) Феньюань (豐原)
Тайнань өязе 台南縣 Táinán Tainan Синьин (新營)
Тайпей өязе 台北縣 Táiběi Taipei (Taibei) Баньцяо (板橋)
Тайдун өязе 台東縣 Táidōng Taitung (Taidong) Тайдун (台東)
Таоюань өязе 桃園縣 Táoyuán Taoyuan Таоюань (桃園)
Илань өязе 宜蘭縣 Yílán Ilan (Yilan) Илань (宜蘭)
Юньлинь өязе 雲林縣 Yúnlín Yunlin Доулю (斗六)

Фуцзянь провинциясендә: (福建省)

Өяз Кытай иероглифлары Пиньинь Традицион (альтернатив) инглиз язылышы Башкала
Ляньцзян өязе (Мацзу утраулары) 連江縣 Liánjiāng Lienchiang (Lianjiang) яки Matsu Islands (Mazu Islands) Наньгань (南竿)
Цзиньмен өязе 金門縣 Jīnmén Kinmen яки Chinmen (Jinmen) Цзиньчен (金城)


Провинциаль муниципалитетлар (市)

Шәһәр Кытай иероглифлары Пиньинь Традицион (альтернатив) инглиз язылышы
Цзяи 嘉義市 Jiāyì Chiayi (Jiayi)
Синьчжу 新竹市 Xīnzhú Hsinchu (Xinzhu)
Цзилун 基隆市 Jīlóng Keelung яки Chilung (Jilung)
Тайчжун 台中市 Táizhōng Taichung (Taizhong)
Тайнань 台南市 Táinán Tainan

Халкы[үзгәртү]

2009 ел исәбе буенча Кытай Республикасы халык саны 23 119 772 кеше. Халык тыгызлыгы буенча ул дөньяда 15 урынны алып тора. Көнбатыш ярында халык тыгызлыгы көнчыгыш ярына караганда югарырак.

Халыкның күпчелеге шәһәр агломерацияләрендә яши. Алар арасында иң эреләре: Тайпей (6 607 115 кеше), Гаосюн (2 752 008), Тайчжун — Чжанхуа (2 161 327), Таоюань (1 814 437), Тайнань (1 237 886), Синьчжу (671 464), Цзяи (373 417). Барысы да көнбатыш ярда урнашканнар. Иң эре шәһәрләр: Тайпей (2 620 273), Гаосюн (1 526 128), Тайчжун (1 067 366), Тайнань (768 891), Синьчжу (396 983), Цзилун (390 299), Цзяи (272 718).

Милләтләр һәи телләр[үзгәртү]

Тайвань халкының 98 % — этник кытайлар (хань), 2 % — «гаошань»-аборигеннар (Тайвань утравының борынгы халкы). Рәсми тел — кытайча (гоюй), ләкин күпчелек кытай теленең тайвань һәм хакка диалектларында сөйләшә.

Дин[үзгәртү]

Халыкның 94 % буддизм, даосизм һәм конфуций дине иярүчеләре булып киләләр. 4,5 % азрагы - христианлык һәм ислам динен тота.