Африка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Африка дөнья харитасында

А́фрикаАвразиядән соң зурлыгы буенча икенче кыйтга. Атлантик океаннан көнчыгышта һәм Һинд океаныннан көнбатышта урнашкан. Шулай ук Африка янында яткан утраулар белән – дөнья кисәге. Африка мәйданы – 30 065 000 км² (дөнья мәйданыннан – 6%), утраулар белән берлектә – 30,2 миллион км². Африка территориясендә 53 дәүләт, 4 танылмаган ил һәм 5 буйсынылган территория урнашкан.

Африка халкының саны миллиардка якын.

Тарих[үзгәртү]

Чит ил сәяхәтчеләренең Африканы өйрәнүләре[үзгәртү]

Африка бик күптәннән инде Көньяк Европа һәм Көньяк-Көнбатыш Азия халыкларының игътибарын җәлеп итеп килгән. Бу халыклар Африканың төньяк һәм өлешчә көнчыгыш буйларын яхшы белгәннәр. Байлыклары турында легенда итеп сөйләнгән Һиндстанга бару өчен диңгез юллары эзләгән португаллар европалыларның Африка яр буйлары турындагы белемнәрен киңәйткәннәр. Бөтен XV гасыр буена португаллар әкренләп көньякка таба үткәннәр. Көнбатыш яр буйларыннан Европага алар беренче булып зур гына төркем коллар алып чыкканнар. Шул вакыттан башлап тарихның хурлыклы сәхифәсе ачыла — коллар белән сәүдә итү башлана, ул миллионлаган кешенең тормышын боза.

1498 елда Португалия диңгез сәяхәтчесе Васко да Гама, Һиндстанга диңгез юлы ачуны тәмамлап, Көньяк Африканы борылып үтә, материкның көнчыгыш ярлары буйлап бара, европалылардан беренче булып Һинд океаны аша чыга һәм Һиндстан ярларына барып җитә. Шулай Һиндстанга диңгез юлы ачыла һәм көньякта материкның яр сызыклары билгеләнә. XVI гасырдан алып коллар белән сәүдә итүче европалылар аларны Африкадан Америкага ташый башлыйлар. Алар көнбатыш яр буендагы кайбер урыннарны — танылган кол базарларын гына белгәннәр, анда, пыяла муенсаларга һәм башка шундый юк-барга алмаштырып, коллар сатып алырга мөмкин булган.

Африканың эчке районнарын европалылар XIX гасыр ахырында гына тикшерә башлыйлар, чөнки Европаның бик тиз үсә барган илләренә, промышленность өчен арзанлы чимал табу, әзер товарларны файда белән сату өчен, яңа җирләр кирәк була. XIX гасыр уртасында күренекле инглиз тикшеренүчесе Давид Ливингстон континентның эченә таба берничә сәяхәт ясый. Ул Көньяк Африканы көнбатыштан көнчыгышка таба кисеп үтә, Замбези елгасын тикшерә, анда матур зур шарлавык ача, аңа Виктория дип исем бирә, Конго (Заир) елгасының югарыгы агымына, Ньяса күленә тасвирлама төзи. Ул Африканың бөек елгасы Нил башланган урынны табарга бик тели, әмма үлем аңа бу ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.

Ливингстонның тикшеренүләре география фәненә материкның ул вакытта билгеле булмаган районнары турында бик күп кызыклы яңалыклар өсти. Ливингстон җирле халыкка кешелекле мөнәсәбәт күрсәтә, африкалыларның хөрмәтенә һәм мәхәббәтенә лаек аз санлы сәяхәтчеләрнең берсе була.

Соңрак экваториаль Африка турындагы белемнәрне Англия-Америка экспедициясе киңәйтә һәм тирәнәйтә, ул Виктория һәм Танганьика күлләрен тикшеренүне төгәлли, Рувензори тау массивын ача, Конго һәм Нил елгаларының югарыгы агымнарын билгели.

Русия һәм Совет сәяхәтчеләре һәм галимнәренең Африканы өйрәнүләре[үзгәртү]

Африканың табигатен һәм андагы халыкларның тормышын өйрәнүгә Русия галимнәре зур өлеш кертә. Алар билгесез, ерак илләрне өйрәнүне һәм җыелган фәнни материалларны бөтен кешелек дөньясы казанышы итү максатын куялар. Рус тикшеренүчеләре арасында Василий Васильевич Юнкер аерым урын алып тора. Ул XIX гасыр ахырында Үзәк һәм Көнчыгыш Африка буйлап сәяхәт итә, материкның бу районнарындагы табигать һәм анда яшәүче халыкның тормышы турында кызыклы мәгълүматлар җыя, топографик эшләр үткәрә, гидрологик һәм метеорологик күзәтүләр алып бара. Материкның төньяк-көнчыгыш өлешен өйрәнүгә Егор Петрович Ковалевский, Александр Васильевич Елисеев һәм башка галимнәр зур өлеш кертәләр.

Африка табигатен һәм аның халкын өйрәнүгә совет галимнәре зур хезмәт куя. 19261927 елларда материкның төньяк-көнчыгыш өлешенә, культуралы үсемлекләрне өйрәнү өчен, экспедиция оештырыла. Аны зур галим Николай Иванович Вавилов җитәкли. Культуралы үсемлекләрнең 6000 нән артык үрнәге җыела. Н. И. Вавилов кыйммәтле (каты) сортлы бодайның ватаны Эфиопия икәнлеген ача. Русия тикшеренүчеләре һәм галимнәр Африканың күп кенә илләрендә эшләделәр һәм хәзер дә эшлиләр, Африканың яшь дәүләтләренә туфракларны, эчке суларны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын тикшерүдә, файдалы казылмалар эзләүдә һ.б. эшләрдә булышалар.

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Космостан күренеш

Башка материклар арасында Африка Җир өслегендә үзенә бертөрле урын алып тора. Бары тик шушы материкны гына экватор уртадан кисеп үтә. Африканың төньяктагы һәм көньяктагы кырый нокталары экватордан чама белән бертигез ераклыкта ята. Африканың күпчелек өлеше ике тропик арасында экваториаль, суб-экваториаль һәм тропик поясларда урнашкан. Бары тик аның төньяк һәм көньяк кырыйлары гына субтропик поясларга үтеп керә.

Башлангыч меридиан Африканың көнбатышыннан үтә. Материкның төньяк яртысы көнбатыштан көнчыгышка таба берничә мең километрга сузылган. Көньякка таба материк тарая. Димәк, Африканың күбрәк өлеше экватордан төньякта ята.

Африканы Европадан сай һәм тар Гибралтар бугазы белән Урта диңгез аерып тора. Төньяк-көнчыгышта тар гына Суэц муены аны Евразия белән тоташтыра. Төньяк Африка, Көньяк Европа һәм Көньяк Азиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясындагы зур охшашлык аларның якынлыгы белән аңлатыла. Бу хәл Төньяк Африканың халык составына, аның мәдәниятенә, теленә дә йогынты ясаган. Башка материклардан Африканы зур океаннар аерып тора.

Африканы юа торган суларда балык (сардин, тунец, акула) күп, дельфиннар да очрый. Башка континентлардагы илләр белән сәүдәнең төп өлеше диңгезләр аша алып барыла. Бөтендөнья суднолар йөрешендә Сүәеш каналы гаять зур әһәмияткә ия, ул XIX гасырда Сүәеш муены аша казылган. Дөньяның бик күп илләре шул канал аша йөк ташыйлар.

Африканың яр сызыклары аз кискәләнгән: коры җиргә бераз гына кереп торган зур култык — Гвинея култыгы һәм бер зур ярымутрау — Һинд океанына чыгып торган Сомали ярымутравы бар. Бу исә диңгез портлары төзүне кыенлаштыра.

Рельеф[үзгәртү]

Әгәр дөньяның физик картасына күз салып, Африканы башка материклар белән чагыштырып карасагыз, анда 200 метрдан алып 1000 метрга кадәр биеклектәге тигезлекләр өстенлек иткәнен күрерсез. Африкада түбәнлекләр аз, алар океан һәм диңгез яр буйларында урнашкан. Материкта Кордильер һәм Анд таулары кебек биек һәм озын тау тезмәләре юк. Материк нигезендә яткан платформадагы тау токымнарының яше 2—3 млрд ел һәм аннан да артып китә. Монда элек барлыкка килгән биек тау системалары Җирнең тышкы көчләре тәэсирендә җимерелә барган. Таулар урынында дулкынсыман гаять зур тигезлекләр барлыкка килгән, алар өстендә анда-санда гына кристаллик массивлар калкып тора.

Эчке көчләр тәэсирендә Африка платформасының аерым урыннары күтәрелгән, бу биек яссы таулыклар хасил булуга китергән. Кайбер урыннар түбән төшкән, шунлыктан зур казанлыклар барлыкка килгән (Чад, Конго, Калахари һ. б.). Хәрәкәтләр Җир кабыгының ярылуы, калкымнар, убылмалар ясалу, вулканнар ату, җир тетрәүләр белән бергә барган. Көнчыгыш Африкада Җир кабыгының коры җирдәге иң зур ярылу урыны ята. Ул Кызыл диңгез буйлап Эфиопия таулыгы аша Замбези елгасы тамагына кадәр сузылган. Бу урында Африка литосфера плитасының аерылу (як-якка китү) процессы бара, шуңа күрә җир тетрәүләр һәм вулкан атылулар еш була.

Өстенлек итүче биеклекләре ягыннан Африканы ике кисәккә бүлеп йөртәләр: биеклекләре 1000 м дан түбәнрәк булган Төньяк һәм Көнбатыш; 1000 м дан биегрәк булган Көнчыгыш Һәм Көньяк Африка. Төньяк һәм Көнбатыш Африканың шактый зур өлеше континенталь һәм диңгез утырма токымнары белән капланган. Бу урыннар бик озак вакытлар диңгез төбендә яткан.

Материкның төньяк-көнбатышында Атлас таулары урнашкан, аларның төньяктагы яшь сыртлары ике литосфера плитасы тиеп торган урында ята.

Африканың көнчыгыш өлешендә Җир кабыгының кузгалулары нәтиҗәсендә бик нык күтәрелгән һәм ватылып бүлгәләнгән Көнчыгыш Африка яссы таулыгы ята. Биредә материкның иң биек түбәләре, сүнгән һәм сүнмәгән гигант вулканнар Килиманджаро, Кения һ. б. урнашкан. Көнчыгыш Африка яссы таулыгының төньягындарак Эфиопия таулыгы урнашкан. Ул горизонталь ята торган утырма һәм вулканик токымнардан оешкан биек платодан — калку тигезлекләрдән тора. Платоның кырыйларын күтәренке киртләчләр чикли. Көньяк Африка яссы таулыгы үзәк өлешендә түбәнәя һәм казанлыкларга күчә. Материкның иң көньягын яссы түбәле Кап таулары каймалап алган. Көнчыгыш һәм Көньяк Африкада еш кына җир өстенә борынгы кристаллик токымнар чыгып тора.

Файдалы казылмалары[үзгәртү]

Африка төрле-төрле файдалы казылмаларга бай. Аларның бик күбесе дөньяда иң зур чыганаклардан санала. Магматик токымнар өстенлек алып торганлыктан, Африка рудалы казылмаларга аеруча бай. Алар җирнең тирән катламнарыннан кабык катламына ярылу сызыклары буйлап магма үтеп кергәндә барлыкка килгәннәр. Көньяк һәм Көнчыгыш Африкада рудалы казылмалар тирәндә түгел, чөнки анда борынгы кристаллик токымнар җир өстенә якын гына ята.

Дөньяда чыгарыла торган алмазның иң күбесе Африка өлешенә туры килә. Алмаз асылташлар (бриллиантлар) ясау өчен генә түгел, бәлки үтә каты булуы аркасында промышленностьта да файдаланыла.

Материкның утырма токымнар өстенлек иткән түбәнрәк урыннарында файдалы казылмаларның утырма чыганаклары — ташкүмер, төрле тозлар, марганец рудалары һәм башкалар таралган. Төньяк Африкада һәм Гвинея култыгы яр буйларында бик зур нефть чыганаклары табылды. Африка шулай ук фосфоритларга да бай, алардан ашлама җитештерәләр. Аларның төп чыганаклары материкның төньягында ята.

Климат[үзгәртү]

Үзенең географик урыны аркасында Африка — Җирдә иң эссе материк. Ул теләсә нинди башка материкка караганда кояш җылысын һәм яктысын күбрәк ала. Тропиклар арасында Кояш бөтен ел буена горизонт өстендә югары тора, ә елга ике тапкыр теләсә кайсы ноктада зенитта була.

Африканың климат пояслары[үзгәртү]

Экватор Африканың уртасыннан диярлек кисеп үткәнгә күрә, климат пояслары, экваториаль поястан тыш, аның территориясендә ике тапкыр кабатлана.

Экваториаль пояс[үзгәртү]

Конго (Заир) елгасы бассейнының бер өлешен һәм Гвинея култыгы яр буйларын үз эченә ала. Экваториаль климат даимилеге белән аерылып тора. Гадәттә иртән күк йөзе аяз була. Көндез Җирне Кояш нык җылытуы сәбәпле, дымга туенган экваториаль һава зур тизлек белән өскә күтәрелә. Өем болытлар барлыкка килә. Төштән соң яңгыр коя башлый, ул еш кына яшенле һәм давыллы була. Тыныч кына басып торган агачлар, давыл башлангач котырынып як-якка чайкала башлый, әйтерсең лә куркудан урыннарыннан кубарга телиләр, әмма нык тамырлар куәтле кәүсәләрне тотып тора. Күктә өерелгән болытларны яшен камчылары телгәли, ул кара төскә кереп куерган болытларны соңгы тапкыр яктыртып ала да, тропикларга хас ярсу белән яңгыр коя башлый, бөтен нәрсә буталып беткәндәй тоела. Әмма берничә минуттан яңгыр бу утлы давылны сүндергән сыман була урман, мәһабәт кыяфәткә кереп, яңадан тынып кала. Кичкә таба тагын көн аяза. Экваториаль климат поясын киң полоса бу-'1мм субэкваториаль пояс уратып алган, ул экватордан төньякка һәм көньякка таба и кынча 15—20° лы киңлеккә кадәр җитә. Сезгә билгеле булганча, монда ике сезон ачык аерылып тора — коры кыш һәм дымлы җәй. Кояшның лониттагы торышы килү белән яңгырлар чоры башлана. Ул көтмәгәндә, кинәт килә, һәм са-ншша өч атна буена зур су ташкыннары астында кала. Су барлык ярыкларга, иңкүлекләргә тула һәм кипкән җирне дымга туендыра. Сазлыклар су белән каплана, уйсулыклар күлгә әйләнә. Тиз арада саванна куе үлән белән каплана.

Җәйге явым-төшемнең күләме һәм яңгырлы сезонның дәвамлылыгы тропикларга таба кими бара.

Тропик пояслар[үзгәртү]

Ике ярымшарның да тропик киңлекләренә туры килә. Төньяк Африкада барысына караганда да корырак. Биредә Африканың гына түгел, бәлки бөтен Җир шарының иң эссе һәм коры урыны — Сахара чүле урнашкан. Сахарада җәй чамадан тыш эссе, күк йөзе бөтенләй диярлек болытсыз. Кояш таш һәм ком өсләрен 70° С ка кадәр кыздыра, һава температурасы 40° С ка кадәр һәм аннан да югарырак күтәрелә. Болытлар булмаганлыктан, җир өсте һәм һава төнлә бик тиз суына. Шунлыктан биредә тәүлеклек температура тирбәлешләре зур. Көндез кызган һаваны сулавы бик авыр. Бар тереклек иясе таш ярыкларына, кипкән үлән тамырлары арасына яшеренә, һәм чүл җансыз булып тоела. Җәен, ком болытлары күтәреп, бик көчле сәмум җиле исә. Ком барханнары күзгә күренеп җанлана, горизонт тоныклана, кояшны тузан каплый, кызгылт тузан болыты арасында ул ут шары гына булып күренә. Чыдый алмаслык бөркү, кешеләр һәм хайваннарның тыны кысыла. Авыз-борынга ком тула. Бу ком бураныннан вакытында яшеренеп өлгермәгән кешенең эше харап.

Көньяк Африкада тропик климат поясы азрак мәйданны били. Көнбатыштан көнчыгышка таба аз сузылганлыктан, монда явым-төшем Сахарадагыга караганда күбрәк, Дракон тауларының көнчыгыш битләрендә, Мадагаскар утравының көнчыгышында яңгырлар аеруча күп ява, явым-төшемнәрне океаннан көньяк-көнчыгыш җилләре алып килә. Әмма Атлантик океан яр буйларында яңгырлар бөтенләй булмый диярлек. Атлантик океанның көньяк-көнбатыш ярлар буеннан үтә торган салкын агымнары материкның яр буйлары өлешендә температураны төшерәләр һәм яңгырлар явуга уңай тәэсир итмиләр. Билгеле булганча, салкын һава авырая, тыгызлана, күтәрелеп, болытлар хасил итә алмый һәм явым-төшем дә булмый. Чык — биредә бердәнбер дым чыганагы, ул температура төшкән вакытта хасил була.

Сезгә билгеле булганча, материкның кырый төньягы һәм көньягы субтропик поясларда яталар. Эссе (+27—28 ° С) коры җәй, чагыштырмача җылы кыш (+10—12 °С) яшәү һәм хуҗалык эш-чәнлеге өчен уңайлы.

Африканың җылылыкны бик күп микъдарда алуы кыйммәтле тропик культуралар: кофе, какао, хөрмә Һәм май пальмалары, ананас, банан һәм башка үсемлекләр үстерергә уңай шартлар тудыра.

Африка дәүләтләре[үзгәртү]

Африка регионнары:      Төньяк Африка      Көнбатыш Африка      Үзәк Африка      Көнчыгыш Африка      Көньяк Африка
Африка илләренең халык тыгызлыгы харитасы
Африка физик харитасы
Юлдаштан фотография
Дәүләтләр һәм территорияләр Мәйдан (км²) Халык саны
(әйтмәгәндә
2008 ел)
Халык тыгызлыгы
(км²)
Башкала
Төньяк Африка:
Алжир 2 381 740 ~32 000 000 13.8 Алжир
Мисыр 1 001 450 75 042 000 74 Кәир
Ливия 1 759 540 6 173 579 3,2 Триполи
Марокко 446 550 33 757 175 (2007) 181 Рабат
Судан 2 505 810 39 379 358 (2007) 14 Хартум
Тунис 163 610 10 102 000 (2005) 61,6 Тунис
Төньяк Африкадагы Испания һәм Португалия территорияләре :
Канар утраулары (Испания) 7 492,36 2 025 951 (2007) 270,4 Лас-Пальмас-де-Гран-Канария,
Санта-Крус-де-Тенерифе
Сеута (Испания) 18,5 75 280 4069
Мадейра (Португалия) 828 245 806[1] 295 Фуншал
Мелилья (Испания) 12 68 795[2] 5134
Көнбатыш Африка:
Бенин 112 620 ~8 100 000 (2007) 71.8 Котону
Буркина Фасо 274,200 13 730 258 (2006) 51 Уагадугу
Гамбия 10 380 1 546 400 137 Банжул
Гана 238 540 ~23 000 000 (2007) 93 Аккра
Гвинея 245 857 9 690 222 (2006) 39,4 Конакри
Гвинея-Бисау 36 120 1 442 029 (2006) 41 Бисау
Кабо-Верде 4 033 499 796 126 Прая
Кот-д'Ивуар 322 460 18 373 060 56 Ямусукро
Либерия 111 370 3 489 072 29 Монровия
Мали 1 240 000 11 995 402 (2007) 11 Бамако
Мавритания 1 030 700 3 086 859 (2005) 2,6 Нуакшот
Нигер 1 267 000 ~13 957 000 (2005) 11 Ниамей
Нигерия 923 768 ~148 000 000 (2007) 145 Абуджа
Елена Әүлия утравы
(Бөекбритания тарафыннан буйсынылган территория)
413 7 543 (2007 18 Джеймстаун
Сенегал 196 722 ~11 658 000 (2005) 59 Дакар
Сьерра-Леоне 71 740 6 294 774 83 Фритаун
Того 56 785 ~5 700 000 (2007) 108 Ломе
Үзәк Африка:
Ангола 1 246 700 12 127 100 (2007) 9 Луанда
Габон 267 667 1 424 906 (2006) 5 Либревиль
Камерун 475 440 17 340 702 (2006) 35,7 Яунде
Конго 2 345 410 ~62 600 000 (2007) 25 Киншаса
Конго Җөмһүрияте 342 000 ~3 999 000 (2005) 12 Браззавиль
Сан-Томе һәм Принсипи 1001 151 912 (2006) 171 Сан-Томе
Үзәк Африка Республикасы 622 984 3 799 897 (2005) 6,1 Банги
Чад 1 284 000 9 749 000 (2005) 7,6 Нджамена
Экватор Гвинеясы 28 051 551 201 (2006) 16,9 Малабо
Көнчыгыш Африка:
Бурунди 27 830 8 390 505 280 Бужумбура
Британиянең Индий океанында территориясе
(буйсынылган территория)
60 ~3 500 58,3 Диего-Гарсия
Галмудуг
(танылмаган дәүләт)
46 000 ~500 000 ~10[3]
Джибути 22 000 496 374 (2007) 34 Джибути
Замбия 752 614 11 668 000 (2007) 16 Лусака
Зимбабве 390 580 13,349,000 33 Хараре
Кения 582 650 37 953 838 65,1 Найроби
Комор утраулары 2 170 614 000 (2006) 316 Морони
Маврикий 2040 1 264 866 (2007) 616 Порт-Луи
Мадагаскар 587 041 19,448,815 (2007) 33 Антананариву
Майотта
(Франция тарафыннан буйсынылган территория)
374 208 783 (2007) 558 Мамудзу
Малави 118 480 12 884 000 (2005) 109 Лилонгве
Мозамбик 801 590 21 397 000 (2007) 25 Мапуту
Пунтленд
(танылмаган дәүләт)
116 000 2 400 000 (2003 год) 0 Гарове
Реюньон
(Франция тарафыннан буйсынылган территория)
2 517 800 000 (2007 год) 308 Сен-Дени
Руанда 26 338 ~10,186,063 343 Кигали
Сейшеллар 451 ~80,699 (2005) 178 Виктория
Сомали 637 657 9 558 666 13 Могадишо
Сомалиленд
(танылмаган дәүләт)
137 600 3 500 000 25 Харгейса
Танзания 945 090 37 849 133 (2006) 41 Додома
Уганда 236 040 30 900 000 (2007) 119 Кампала
Эритрея 117 600 4 401 009 (2005) 37 Асмэра
Хәбәшстан 1 104 300 75 067 000 (2006) 70 Аддис-Абеба
Төньяк Африка:
Ботсвана 600 370 1 639 833 (2006) 3 Габороне
Лесото 30 355 2 125 262 (2007) 62 Масеру
Намибия 825 418 ~1 820 916 (2005) 2,5 Виндхук
Эпарсе утраулары
(Франция тарафыннан буйсынылган территория]])
38.6 56 18
Свазиленд 17 363 1 141 000 (2007-app) 59 Мбабане
Төньяк-Африка Җөмһүрияте 1 219 912 43 786 828 39 Блумфонтейн,
Кейптаун,
Претория

Сәясәт[үзгәртү]

Икътисад[үзгәртү]

Халык[үзгәртү]

Африка — кешенең иң борынгы ватаны. Борынгы кеше сөякләре һәм аның хезмәт кораллары 27 млн еллык токымнарда Танзаниядә, Кениядә, Эфиопиядә табылган. Африканың хәзерге халкы оч төп расага — европеоид, экваториаль һәм монголоид расаларга керә. Материкта яшәүчеләрнең төп өлешен җирле халык, ягъни элек-электән даими шунда яшәгән халык тәшкил итә. Европеоид раса вәкилләре күбесенчә Африканың төньягында яши. Болар — гарәп телендә сөйләшә торган гарәп халыклары (алжирлар, марокколылар, мисырлылар һ. б.), шулай ук бәрбәр телендә сөйләшүче бәрбәрләр. Алар кара тутлы, кара чәчле һәм кара күзле, баш сөякләре озынча, тар борынлы һәм озынча түгәрәк йөзле.

Сахарадан көньяктарак материкның күпчелек өлешендә негроидлар яши, алар экваториаль расаның африкалы тармагын тәшкил итә. Негроидлар арасында тән төсендә, буй озынлыгында, йөз сызыкларында, баш формасында шактый аерымлыклар бар. Африканың иң озын буйлы халыклары материкның төньяк өлешендә саванналарда яши (тутсилар, нилотлар, масаилар һ. б.). Ал арның буе уртача 180—200 см, гаҗәеп зифа һәм сылу гәүдәлеләр. Нилның югары агымы районнарында яшәүче негроидлар бик кара тәнле булулары белән аерылып торалар.

Экваториаль урман зонасы кешеләре — пигмейлар — кыска буйлы (150 см дан кыскарак). Аларның тән төсе башка күп кенә негроидларга караганда аксылрак, иреннәре юка, киң борынлы, базык гәүдәлеләр. Пигмейлар — урман халкы. Алар өчен урман — әй дә, яшәү өчен кирәкле барлык нәрсәнең чыганагы да. Пигмейлар — иң аз санлы Африка халыкларыннан берсе, һәм аларның саны туктаусыз кими бара.

Көньяк Африканың ярымчүлләрендә һәм чүлләрендә бушменнар һәм готтентотлар яши. Тән төсләре коңгырт-сары, киң яссы йөзле булулары белән алар монголоидларга охшыйлар. Бушменнар пигмейлар кебек үк кыска буйлы, ләкин нәфис сөяклеләр.

Кайбер белгечләр эфиопларны арадаш расага кертәләр. Аларның тәне кызгылт төсмерле аксыл булуы белән аерылып тора. Тышкы кыяфәтләре белән эфиоплар европеоид расаның көньяк термигына якынрак торалар. Малагасиялеләр (Мадагаскар кешеләре) монголоид һәм негроид расалар кушылудан килеп чыккан.

Читтән килгән европалылар күбесенчә климат шартлары яхшы булган урыннарда яшиләр һәм материк халкының аз гына өлешен тәшкил итәләр. Африканың төньягында Урта диңгез ярлары буйлап французлар урнашкан, ә материкның иң көньяк читендә африканерлар (Нидерландтан күчеп килүчеләрнең нәселләре), инглизләр һәм пашкалар яши.

Африканың күп дәүләтләре, мәсәлән, Мисыр, Эфиопия, Гана, Бенин, Судан бик борынгы мәдәнияткә ия. Аларда һөнәрчелек, сәүдә, төзелеш эше алга киткән була. Африка халыклары, бик олып үсеш юлы үтеп, бөтендөнья мәдәнияте тарихына зур өлеш керткәннәр. Гүзәл сәнгать һәйкәлләре: борынгы төзелеш техникасының могҗизасы булган Мисыр пирамидалары, фил сөяген һәм агачны кисеп ясаган әйберләр, бронза сыннар сакланып калган. Кайбер галимнәрнең фикеренчә, кешелек дөньясы мәдәният үсешендәге беренче уңышлары өчен барыннан да бигрәк Африкага бурычлы. Күпчелек илләре колониаль коллыктан азат ителгәннән соң, Африка мәдәнияте үз үсешендә яңа күтәрелеш кичерә.

Халкының урнашуы[үзгәртү]

Африкада халык саны 590 млн кешедән артып китә. Анда халык чагыштырмача алганда сирәк, һәм ул материк территориясе буйлап бик тигезсез урнашкан. Халыкның таралып урнашуына табигый шартлар гына түгел, тарихи сәбәпләр дә, беренче чиратта коллар белән сәүдә итү һәм колониаль хакимлек нәтиҗәләре йогынты ясаган.

Картаны анализлаудан күренгәнчә, Урта диңгез яр буйларында, Гвинея култыгында һәм материкның көньяк-көнчыгыш яр буйларында халык чагыштырмача тыгыз утырган. Нил елгасының дельтасында халык тыгызлыгы югары, анда 1 км² га 1000 кеше туры килә. Материкның 1/4 енә якынын алып торган Сахара чүлендә барлык халыкның 1% тан да кимрәге яши, ә кайбер өлкәләрдә кешеләр бөтенләй юк.

Материкның колониаль үткәне[үзгәртү]

Материкны колонияләштерү урта гасырларда ук башлана. Ә XX гасыр башына Европаның капиталистик илләре Африканың бөтен территориясен диярлек үзара бүлешеп бетерәләр һәм аны колонияләр материгына әверелдерәләр (колония — политик һәм хуҗалык мөстәкыйльлеген югалткан ил). Колонизаторлар җирле халыкны изәләр һәм эксплуатаңия-лиләр, иң яхшы җирләрне тартып алалар, туган җирләреннән аерып, яшәү өчен җайсыз урыннарга куалар. Алар ул илләрне аяусыз талыйлар, файдалы казылмалар (алтын, алмаз, бакыр рудасы һ. б.), кыйммәтле агач, шулай ук авыл хуҗалыгы продуктлары (какао, кофе, банан, лимон һ. б.) чыгаралар. Африкалыларны, чынлыкта колларга әверелдереп, колонизаторлар арзанлы, бушлай диярлек эш көче сыйфатында рудникларда, плантацияләрдә файдаланалар, ә качып китәргә омтылучыларны рәхимсез җәзалыйлар.

Колонизаторларның озак хакимлек итүе Африка илләренең хуҗалык һәм культура үсешен тоткарлый. Колонизаторлар җирле халыкның кабиләләргә аерылуын хуп күрәләр. Ләкин изелгән халыклар, бергә тупланып, басып алучыларга каршы көрәшәләр.

Материкта коллыкка төшерүчеләргә каршы җәелеп киткән азатлык көрәше икенче бөтендөнья сугышыннан соң аеруча көчәя. XX гасырның уртасында Африка милли-азатлык көрәше материгына әверелә, бу көрәш колониаль системаның таркалуына китерә.

XX гасыр башында Африкада бары тик ике ирекле дәүләт — Либерия белән Эфиопия генә булса, хәзер материктагы барлык дәүләтләр дә бәйсез. XX гасыр ахырында Африка колонияләр материгыннан бәйсез дәүләтләр материгына әверелә.

Мәдәният[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]