Һинд океаны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Һинд океаны
Коры җирдә Ефәк Юлы һәм Һинд океан буенча Тәмләткеч Юлы

Һинд океаны – зурлыгы буенча җир шарында өченче океан. Дөньяның су өслегенең 20 % ала. Төньякта Азия белән, көнбатышта Гарәбстан ярымутравы һәм Африка, көнчыгышта Индокитай һәм Австралия, көньякта Көньяк океан белән чикләнгән. . Океанның ярлары аз кискәләнгән. Утраулар чагыштырмача аз, зур утраулар бары океан чигендә генә урнашкан. Һинд океаны көнчыгышта Тын океан, көнбатышта Атлантик океан белән тоташкан, Төньяк боз океаны белән бәйләнеше юк.

Географик урыны[үзгәртү]

Һинд океаны тирәнлек харитасы

Һинд океаны планетада үзенә бертөрле урыны белән аерылып тора: аның зуррак өлеше Көньяк ярымшарда ята. Төньякта ул Евразия белән чиктәш, Төньяк Боз океаны белән бәйләнеше юк.

Океанның ярлары аз кискәләнгән. Утраулар чагыштырмача аз. Зур утраулар океанның чигендә генә урнашкан. Океанда вулканлы һәм мәрҗән утраулары бар.

Океанны тикшерү тарихы[үзгәртү]

Һинд океанының яр буйлары борынгы мәдәниятләр районнарыннан берсе. Кайбер галимнәр диңгездә йөзү һинд океанында башланган дип исәпли. Су киңлекләрен үтәр өчен ясалган беренче җайланмаларның бамбук саллар булуы мөмкин. Һинд-Кытайда ал арны әле дә файдаланалар. Һиндстанда катамаран тибындагы кораблар уйлап чыгарылган. Шундый корабларның сурәтләре борынгы храмнар стенасына чокып ясалган. Ул ерак заманнарда Борынгы Һиндстан диңгезчеләре Мадагаскарга, Көнчыгыш Африкага йөзгәннәр, Америкага да барган булулары мөмкин. Океан буйлап йөзү маршрутларының тасвирламасын беренче булып гарәпләр төзегән, һинд океаны турыңдагы мәгълүматлар Васко да Гама сәяхәтләре (14971499) вакытыннан туплана башлаган. XVIII гасыр ахырында бу океанның беренче тапкыр тирәнлеген үлчәүне инглиз диңгез сәяхәтчесе Джеймс Кук үткәрә.

Океанны комплекслы өйрәнү XIX гасыр ахырында башлана. Иң зур тикшеренүләр «Челленджер» судносында Англия экспедициясе тарафыннан үткәрелә. Әмма XX гасыр урталарына кадәр Һинд океаны әле аз өйрәнелә. Безнең көннәрдә күп кенә илләрнең фәнни-тикшеренү судноларында уннарча экспедиция океанның табигатен өйрәнә, аның байлыкларың ачыклый.

Океан табигатенең үзенчәлекләре[үзгәртү]

Океан төбе рельефының төзелеше катлаулы. Үзәк океаник сыртлар океан үзәнен өч өлешкә бүлә (картаны карагыз). Көнбатыш өлешендә су асты сырты сузылган, ул Африкадан көньяктарак Үзәк Атлантика сырты белән тоташа. Сыртның уртасына тирәнлектәге ярылулар, океан төбендәге җир тетрәү һәм вулкан ату өлкәләре туры килә. җир кабыгындагы ярылулар Кызыл диңгездә дә дәвам итә һәм коры җиргә килеп чыга.

Бу океанның климаты аның географик урыны йогынтысында формалаща. Климатның үзенчәлеге — океанның субэкваториаль пояста яткан һәм коры җирнең тәэсиренә эләккән төньяк өлешендәге сезонлы муссон җилләре. Муссоннар океанның төньяк өлешендә һава шартларына гаять нык йогынты ясыйлар.

Көньякта океан Антарктиданың суыту тәэсирен кичерә; биредә океанның иң кырыс районнары ята.

Су массаларының үзлекләре климат үзенчәлекләре белән бәйләнгән. Океанның төньяк өлеше яхшы җылына, анда салкын сулар агып килми, һәм ул шуңа күрә бик җылы. Монда суның температурасы шул ук киңлектә ятучы башка океаннардагыдан югарырак (+30°С ка кадәр җитә). Көньякка таба суларның температурасы түбәнәя. Тулаем алганда өске катлау суларының тозлылыгы Бөтендөнья океанының уртача тозлылыгыннан югарырак, ә Кызыл диңгездә ул бигрәк тә югары (42 % ка кадәр).

Океанның төньяк өлешендә агымнар барлыкка килүгә җилләрнең сезонга карап алышынуы йогынты ясый. Муссоннар сулар хәрәкәтенең юнәлешен үзгәртәләр, аларның вертикаль аралашуын китереп чыгаралар, агымнар системасын үзгәртәләр. Көньякта агымнар Бөтендөнья океаны агымнарының гомуми схемасының бер состав өлеше булып торалар.

Һинд океанының органик дөньясы[үзгәртү]

Һинд океанының органик дөньясы Тын океанның көнбатыш өлешендәге үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән охшаш. Тропик су массалары планктонга бай, анда бер күзәнәкле суүсемнәр аеруча күпләп үрчи. Шулар аркасында суның өске катлавы нык болганчыклана, төсен үзгәртә. Планктон арасында төнлә яктыртучы организмнар күп. Балык төрләреннән сардинелла, скумбрия, акулалар йөзеп йөри. Океанның көньягында — ак канлы балыклар, мәсәлән боз-балык һ. б. Шельфлы районнар һәм мәрҗән рифлары янындагы сай сулар тереклеккә аеруча бай. Суүсемнәр су асты болыннарын хасил итә. Һинд океанының җылы суларында гаять зур диңгез ташбакалары, диңгез еланнары тереклек итә, моллюсклардан каракатица һәм кальмарлар күп, ә Антарктидага якынрак китлар һәм тюленьнәр яши.

Һинд океаны берничә табигый пояста урнашкан. Тропик пояста, аның әйләнә-тирәсендәге коры җир тәэсирендә, су массалары төрле үзлеккә ия булган комплекслар формалаша. Бу поясның көнбатыш өлешендә явым-төшем аз була, парга әйләнү бик зур, коры җирдән су бөтенләй агып төшми диярлек. Биредә су массаларының тозлылыгы югары. Поясның төньяк-көнчыгыш өлеше, киресенчә, явым-төшемне һәм Гималай тауларыннан агып төшә торган елгалардан төче суны күп ала. Биредә өске катлау сулары шактый нык төчеләнгән комплекс барлыкка килә.

Океанда хуҗалык эшчәнлеге төрләре[үзгәртү]

Һинд океанының табигый байлыклары тулаем алганда әле аз өйрәнелгән һәм аз үзләштерелгән. Океанның шельфы файдалы казылмаларга бай. Персия култыгы төбендәге утырма токымнар катламында нефть һәм табигый газның бик зур запаслары табылды. Нефть чыгару һәм аны ташу суларны пычрату куркынычын тудыра. Океанның төньяк-көнбатышы ярларында урнашкан илләрдә, төче су бөтенләй диярлек булма-ганлыктан, тозлы суларны төчеләндерү эше алып барыла. Балык тоту да үсеш алган.

Һинд океаны аша күп санлы судно юллары уза. Океанның төньяк өлешендә диңгез юллары аеруча күп, анда әле хәзергә кадәр кечерәк кенә җилкәнле суднолардан файдаланалар. Ал арның хәрәкәт юнәлеше муссоннар белән бәйләнгән.

Чыганак[үзгәртү]

  • 7 сыйныфка «Материклар һәм океаннар географиясе» дәреслеге В. А. Коринская, И. В. Душина, В. А. Щенев, © «Дрофа» нәшрияты, 2002, © Татарчага тәрҗемә, «Мәгариф» нәшрияты, 2006