Азия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Азия дөнья харитасында

Азия (Асия) – иң зур дөнья кисәге. Аурупа белән Ауразия кыйтгасыны төзи. Мәйданы – 43,4 млн. км². Халык саны – 3981 млн. кеше (2007).

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Урнашуы һәм чикләр[үзгәртү]

Халыкара География Җәмгыяте тарафыннан танылган Аурупа белән Азия арасындагы чик (А хәрефе белән бирелгән, калган вариантлардан ваз кичелгән)

Нигездә көнчыгыш ярымшарда (Чукотка ярымутравын исәпләмичә) экватордан төньякта урнашкан. Аурупа белән чикне нигездә Урал тауларының көнчыгыш итәге буенча, Мугалжар, Эмба елгасы, аннары Каспий диңгезе, Аракс елгасы, Кара һәм Мәрмәр диңгезе, Босфор бугазы һәм Дарданеллар буенча уза.

Африка белән Азияне Суэц муентыгы, Төньяк Америка белән исә Беринг бугазы аера.

Азиянең геополитик чикләре берникадәр дәрәҗәдә табигый чикләрдән аерыла. Аны Архангельск өлкәсенең көнчыгыш чикләре, Коми республикасы, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләренең көнбатыш чикләре, Казакъстан, аннары төньяк Кавказның тау итәге буенча Азак диңгезенә кадәр үткәрәләр.

Азия дәүләтләре[үзгәртү]

Азия территориясендә бүгенге көндә тулысынча яки өлешчә 54 дәүләт урнашкан, шуларның дүртесе (Абхазия, Кытай Республикасы, Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүрияте, Көньяк Осетия) өлешчә танылганнар.

Халык[үзгәртү]

Азия татарлары[үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]