Кытай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Кытай Халык Җөмһүрияте
中華人民共和國
Байрак Илтамга
{{{кыска исем}}} байрагы {{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Нигезләнгән 1949нчы елның 1нче октябре
Идарә итү формасы Социалистик җөмһүрият
Рәсми тел Кытайча, шулай ук Гонконгта инглизчә һәм Макаода португалча
Башкала Пекин
Эре шәһәрләр Шанхай, Пекин, Гуанчжоу, Харбин
КХҖ Рәисе Ху Цзиньтао
Дәүләт Советы Премьеры Вэнь Цзябао
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

9 596 960 км²
2,8%
Халык саны
– Барлыгы (2008)
– Тыгызлык

1 322 178 190 кеше
140 кеше/км²
Акча Юань
Вакыт UTC +8
Пәрәвәз домены .cn
Телефон коды 86

Кытай Халык Җөмһүрияте (кыт. 中華人民共和國, гади. кыт. 中华人民共和国, пиньинь Zhōnghuá Rénmín Gònghéguó (Чжунхуа Жэньминь Гунхэго), кыскача КХҖ яки Кытайхалык саны буенча дөньяда беренче урында торучы Көнчыгыш Азиядә урнашкан дәүләт. Русия һәм Канададан соң территория буенча өченче урында. 1949нчы елда Кытай Халык Җөмһүриятен игълан иткәннән соң дәүләт белән Кытай Коммунистик Партиясы идарә итә.

Кытай 14 ил белән чиктәш: Әфганстан, Бутан, Мьянма (Бирма), Һиндстан, Казакстан, Кыргызстан, Лаос, Монголия, Непал, Пакистан (бәхәсле Кашмир регионында), КХДҖ, Русия, Таҗикстан һәм Вьетнам.

Кытай Конституциясы буенча Тайвань һәм аңа орынып торучы утраулар КХҖ составына керә. Чынлыкта бу территорияләр белән өлешчә танылган Кытай Җөмһүрияте идарә итә.

Эчтәлек

Тарих [үзгәртү]

Б.э.к. 21 гасырда Кытай борынгы җәмгыятьтән колбиләүчелек җәмгыятенә аяк баса. Б.э.к. 221 елны Циньшихуан Цин дәүләтен төзи, Кытай феодал җәмгыятькә аяк баса. Шуннан соң бик күп хаким династияләр берсен-берсе алыштыралар, алар арасында иң зурлары Хань, Тан, Сун, Юань, Мин һәм Цин. Шушы тарихи чорларда кытайлар колбиләүчелек һәм феодализм җәмгыяте культураларын тудыралар. Алар тудырган культуралар – бөтен кешелек дөньясы өчен горурлык. Борынгы Кытай культурасы казанышлары искитәрлек: Борынгы Кытай дивары, бронза коелмалар, керамика, кәгазь, императорларның сарайлары, торак архитектурасы һ.б., һ.б. – бар да искиткеч казанышлар.

1949 елның 1 октябрендә Кытай Халык Республикасы игълан ителә, Кытай тарихи үсешнең яңа стадиясенә аяк баса.

1982 елның 29 апрелендә Кытай халык саны бер миллиардны узды.

Сәясәт [үзгәртү]

Административ бүленеш [үзгәртү]

Кытай 22 провинцияга бүленгән, Тайвань 23нче буларак санала. Шулай ук милли азчылыклар яшәүче 5 автоном район һәм үзәккә буйсынучы 4 шәһәр бар.

Географик мәгълүмат [үзгәртү]

Кытайның табигате гаҗәпләнерлек төрле. Аның төньяк-көнчыгышы — дала һәм калкулыклар, монда салкын кыш һәм корылыклы эссе җәй. Көнбатышка таба Бөек Кытай тигезлеге сузыла. Ул — халык иң күп яшәгән төбәк. Анда игенчелек нык үсешкән. Күп гасырлар элек булганча, иксез-чиксез далаларны иңләп көтү-көтү сарыклар, елкы өерләре, дөяләр йөри. Кытайның урта өлешендә бөек Янцзы елгасы хакимлек итә. Аннан көньякка табан йөзләрчә чакрым җирләрне дөге басулары били. Субтропик көньяк-көнчыгышта тау битләүләре ясалма сикәлтәләргә бүлгәләнгән һәм аларда чәй плантацияләре урнашкан. “Кытай камелиясе” дип аталган чәй хәзер бөтен дөньяда билгеле, ә илнең көньягында чәйне ике мең елдан күбрәк вакыт эчәләр. һәм, ниһаять, Кытайның көньяк-көнбатышы — ул мәһабәт Тибет таулары. Аларның биеклеге 5 мең метрга җитә. Борынгы заманнарда Такла-Макан чүле аша һәм Тарим елгасы буйлап Бөек ефәк юлы үткән.

Илнең 88 процент мәйданын таулар һәм калкулыклар били. Тибетны төньяктан Кунь-лунь, көнбатыштан — Каракорым, көньяктан — Һималай, көнчыгыштан Хэндуаньшань таулары каплап тора. Һинд, Брахмапутра һәм Меконг кебек бөек елгалар да башлангычын Тибеттан ала. Гомумән, илдә 1,6 мең елга бар. 370 күлнең, урта гасырларда ук үткәрелгән 1,8 мең чакрым озынлыктагы Бөек Кытай каналының хуҗалык өчен әһәмияте бик зур.[1]

Икътисад [үзгәртү]

Халык [үзгәртү]

Иң зур шәһәрләре – Чунцин, Шанхай, Чэнду, Харбин, Тяньцзинь, Шинцзячжуан, Ухань, Циндао, Гуанчжоу.

Кытай – күпмилләтле ил. Анда 56 милләт яши: хань, монгол, татар, хуэй, тибет, уйгыр, мяо, ийц, чжуан, буитя, корея, маньчжур, дунц, яотян һ.б. милләтләр. Хань (кытай) милләте – 92 процент. Барлык милләтләр дә, саннары күпме булуга карамастан, тигез хокуклы итеп санала.

Диннәрнең иң таралганнары – буддачылык, даосистлык, ислам, католиклык. Диннәр Конституция һәм закон ярдәмендә саклана.

Искәрмәләр [үзгәртү]

Чыганаклар [үзгәртү]