Авыл хуҗалыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Tractor һәм Chaser bin.

Авыл хуҗалыгы — халыкны азык-төлек, кулланыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүче халык хуҗалык итүенең бер төре. Дөнья авыл хуҗалыгында якынча 1 млрд кеше мәшгуль дип санала.

Авыл хуҗалыгы белән агрономия, терлекчелек, мелиорация, үсемлекчелек, урманчылык кебек фәннәр дә тыгыз бәйләнештә тора.

Икътисадта авыл хуҗалыгының роле[үзгәртү]

Трактор белән җир эшкәртү (Швеция)
Терлек ярдәмендә җир эшкәртү (Индонезия)

Авыл хуҗалыгының роленә карап илнең алгарыш халәтен билгелиләр. Күрсәткечләр итеп авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барлык эшкә саләтле халыктан өлешен, һәм авыл хуҗалыгының ЭВП дагы өлешен исәплиләр. Бу күрсәткечләр, аеруча, үсеп килүче илләрдә югары булып тора. Бу илләрдә авыл хуҗалыгының үсеше игү, көтүлек җирләренең, терлек баш санының арттырылуы белән бирелгән, ягъни аларда, аграр илләрдә, авыл хуҗалыгын механизмлаштыру, химияләштерү һ.б. түбән дәрәҗәдә бара.

Авыл хуҗалыгы алга киткән илләргә постсәнгати Аурупа һәм Төньяк Америка илләре керә. Аларда авыл хуҗалыгында эшче көчләрнең бары 2-6 % гына көч куя. Аларда 20 гасырда ук авыл хуҗалыгының интенсив үсеше күзәтелә.

Мондый погрессив үзгәрешләр индустриаль илләрдә дә күзәтелә. Ләкин интенсификаөия бу илләрдә түбәнрәк, ә авыл хуҗалыгы эшчәннәре өлеше зуррак.

Алдынгы илләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе кулланышка кирәкледән артып ук китә, ә аграр илләрдә киресенчә җимичә ачлык китереп чыгара.

Җирле һәм тармакчыл үзенчәлекләр[үзгәртү]

Хуҗалык тармагы буларак авыл хуҗалыгының түбәндәге үзенчәлекләре бар:

  • Биологок законнар белән яшәүче тере организмнарның табигый һәм экономик үсешләре.
  • Җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең өиклик үсеше нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгының сезонлыгы.
  • Сәнәгатьтән аермалы буларак табигать, ёщм аеруча туфрак белән тыгыз бәйләнеше.

БМОның авыл хуҗалыгы оешмасы Җирдәге коры туфракның 78 %ы җир эшкәртүдә зур аырлыклар тудыра, 13 %ы түбән , 6%ы уртача, 3 %ы югары продуктивлыклы дип белдерәләр.

Бүгенге көндә коры җирнең 11 %ы эшкәртелгән һәм 24 %ы көтүлекләр булып тора.

Авыл хуҗалыгы хайваннары һәм үсемлекләренең таралышы буенча берничә термик пояслар аерыла:

  1. Салкын пояс Ауразияның һәм Американың төньяк өлешләрен алып тора. Җир эшкәртелми диярлек.

Терлекчелектән боланнар һәм Якутияда атлар үрчетү генә таралган.

  1. Салкынча пояс Ауразиянең, Төньяк Американың зур өлешен, Көньяк Американың көньягын алып тора. Монда соры икмәк культуралары, яшелчәләр, тамыразыклар, иртә бәрәңге үстерелә. Урыны-урыны белән җир эшкәртелә.
  2. Уртача пояс Патагонияны, Чилины, Яңа Зеландия, Тасмания утрауларын, Аурупаны (көньягыннан башка), Себернең һәм Ерак Көнчыгышның көньягын, Монголияны, Төньяк Кытайны, Тибетны, Көньяк Канаданы һәм АКШның төньягын били. Монда җир ныклап эшкәртелә. Эшкәртелгән җирләрнең өлеше 60–70 %ка җитә. Монда арыш, бодай, солы, арпа, киндер, бәрәңге, яшелчә, тамыразыклар, терлек үләннәре, ә көньягында кукуруз, дөге, йөзем, көнбакты, җимеш агачлары үстерәләр. Даими көтүчелек бик үсеш алмаса да, куулы көтүчелек үсештә.
  3. Ява утравындагы чәй кыры
    Җылы пояс Урта диңгез буен, АКШ, Мексика, Аргентинаның күпчелек өлешләрен, көньяк Африканы һәм Кытайны, Австралияны үз эченә ала. Монда елга ике мәртәбә уңыш җыялар: кышын- урта пояс культураларын һәм җәен- тропик беръеллыкларны (мамык) яки күпьеллыкларны (зәйтүн агачы, чәй, цитруслар, инҗир һ.б.).
  4. Эссе пояс Африканы, Көньяк Американы, Австралияне, Индонезияне, Гарәп ярымутравын, Көньяк Азияны били. Каһвә, шоколад, финик, пальма агачлары һ.б. үстерелә. Субарид зоналарда зур аз үсемлекле көтүлекләр урнашкан.
Иген кыры

Авыл хуҗалыгы структурасы[үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы тармаклары:

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илләр исемлеге[үзгәртү]

1970 - 2008 елларда авыл хуҗалгының глобальләшүе.

2010нчы ел нәтиҗәләре буенча.

2010 елга авыл хуҗалыгы продукциясе күләме (Номиналь)
Ранг Дәүләт Америка долларында чыгыш (млрд)
Дөнья 3,585.829
1 Кытай байрагы 599.582
Аурупа Берлеге байрагы 293.080
2 Һиндстан байрагы 284.524
3 АКШ байрагы 161.236
4 Бразилия байрагы 142.141
5 Индонезия байрагы 108.130
6 Япония байрагы 76.424
7 Төркия байрагы 71.218
8 Нигерия байрагы 65.041
9 Русия байрагы 58.603
10 Франция байрагы 51.651
A2010 елга авыл хуҗалыгы продукциясе күләме (Сатып алуга саләтлелек паритеты(ингл.)тат.)
Ранг Дәүләт Америка долларларында (млрд)
Дөнья 4,233.098
1 Кытай байрагы 1,028.742
2 Һиндстан байрагы 751.173
Аурупа Берлеге байрагы 273.068
3 АКШ байрагы 161.236
4 Индонезия байрагы 157.572
5 Бразилия байрагы 147.700
6 Нигерия байрагы 113.385
7 Пакистан байрагы 101.348
8 Төркия байрагы 92.209
9 Иран байрагы 90.052
10 Русия байрагы 88.918

Экологик проблемалар[үзгәртү]

Халык хуҗалыгының табигатькә иң зур зыян китерүче тармагы булып авыл хуҗалыгы санала. Эшчәнлек нәтиҗәсендә бик нык географик ландшафт үзгәреш кичерә. Кытайда, мәсәлән, кайчандыр субтропик урманнар, тайгалар урнашкан булган, ә Украина кырларын далалар алыштырган.

Мелиорация нәтиҗәсендә Елгаара өлкәдә зур чүлләр барлыкка килә, ә Казакъстанда һәм АКШда ком бураннары башлана. Көтүләр Африкада чүлләрне зурайта.

Аеруча Җиргә җир эшкәртү зур зыян сала:

  • табигый үсемлеләрнең кимүе,
  • туфракны күперү,
  • туфракны химк агулау,
  • мелиорация,
  • туфрак экосистемасы бозылу,
  • гумус югалу,
  • туфрак тыгызлану,
  • эрозия.

Терлечелек зыяны:

  • артык зур көтүлекләр;
  • терлечелек калдыклары.

20нче гасырдан тагын бер проблема- җирнең уңдырышсызлыгы кимү.

Экологик проблемаларны киметү юллары[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]