Аквакультура

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аквакультура плантациясе корылмалары

Аквакультура ( лат. aqua — су һәм культура — эшкәртү) — су организмнарын үрчетү белән шөгылләнүче авыл хуҗалыгы тармагы. Төп хайваннары булып балыклар, кысласыманнар, моллюсклар һәм суүсемнәр тора. Аларны махсус төзелгән плантация корылмаларында үрчетәләр.

Аквакультураның тарихы 4 мең ел дип исәпләнә. Б.э.к 1020 елларда Кытайда балык үрчетүгә корылган буалар булуы билгеле.

Балыкчылык аквакультураның төп формасы булып тора. Балыкчылыкта балыкларны ешрак махсус цистерналарда, бүлемнәрдә азыкка үстерәләр. Балыкчылык, шулай ук, диңгез, елга, күл балыкларын арттыру белән дә шөгелләнә. Шул исәптән сөләйман балыгы ,җәен, тилапия, тәрәч, чәки , форель һ.б. үрчетелә.

Балыкчылык базар сорауларын балык ите, балык мае һәм балык аксымы белән тулыландыра.

[үзгәртү] Моны да карагыз

Марикультура.

[үзгәртү] Әдәбият

  • Моллюсклар үрчетү белешмәсе // Рыбное хозяйство. 2009. № 3. с.92-94.(рус.)
Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә