Фән

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Фәнкеше эшчәнлегенең аерым төре. Бу эшчәнлек табигать серләренә үтеп керүне, аны объектив рәвештә сурәтләүгә һәм закончалыкларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Бу эшчәнлекнең нигезендә фактлар җыю, аларны системалаштыру, тәнкыйди анализ үткәрү һәм аның нигезендә яңа гомумиләштерүләр һәм яңа белем синтезлау ята. Иң югары ноктасы булып сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгеләү һәм киләчәктә нәрсә буласын алдан әйтеп кую тора.

[үзгәртү] Фән тарихы

Язуның үсеше белән борынгы мәдәният вәкилләрендә табигать, җәмгыять һәм кеше турында эмпирик белем туплана башлана, математика, логика, геометрия, астрономия, медицина яралгылары барлыкка килә. Бүгенге көн галимнәренең элгәрләре булып хакыйкать эзләү һәм уйланулар төп шөгыльләре булган Борыңгы Греция һәм Рим фәлсәфәчеләре булалар. Борынгы Грециядә белемне төркемләштерү вариантлары килеп чыга.

Бугенге рәвештәге фән XVIXVII гасырларда оеша башлый. Үзенең тарихи үсеше барышында ул техника һәм технология кысалары тышына чыга. Фән җәмгыятькә һәм мәдәнияткә һәр яктан тәэсир итүче иҗтимагый һәм гуманитар яктан әһәмиятле институтка әверелә.


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә