Физика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Физика latin yazuında])
Физика
Сурәт
Өйрәнелгән тармак физик үбҗә[d] һәм энергия
Кайда өйрәнелә студент, изучающий физику[d]
Һәштәге physics
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы fizik.
Веб-сайт Stack Exchange physics.stackexchange.com
 Физика Викиҗыентыкта

Гыйльме әшья[1] яки Фи́зика (tat. lat. Ğilme əşya(үле сылтама), иске имлә ﻋﻠﻡ ﺍﺷﻴﺎ, юнанча φύσις – табигать, лат. phýsica) - матди дөньяның төзелешен һәм үсешен билгеләүче тирән һәм гомуми канунчалыклар турында белем тармагын өйрәнүче фәнне белдерүче истилах.

"Физика" атамасы беренче тапкыр, б.э.к. IV гасырда яшәгән, борынгы юнан фикер иясе – Аристотельның хезмәтләрендә кулланыла.

Физика сабагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Физика – гомуми мәгънәдә табигать турында фән (Табигать белеме өлеше). Бу фән матдәне (материя) һәм энергияне, һәм, шулай ук, материяне хәрәкәткә китерүче табигатьнең тирән үзара тәэсир итешүен өйрәнә.

Кайбер кануннар барлык материаль системалар өчен дә уртак булып тора, мәсәлән, энергия саклану кануны. Физиканы кайвакыт тирән фән дип атыйлар, чөнки башка табигый фәннәр (биология, геология, кимия һ.б.), материаль системаларның, физика кануннарына буйсынучы кайбер сыйныфларын гына өйрәнәләр. Мәсәлән, химия атомнарны һәм алардан төзелгән матдәләрне өйрәнә. Ә матдәнең химик үзлекләре атом һәм молекулаларның физик үзлекләре белән билгеләнәләр.

Физика риязият белән бик тыгыз бәйләнгән: математика физикага, физик кануннары төгәл китерүче ысул бирә. Физик назариялар (теориялар) һәрвакытта да диярлек математик аппарат ярдәмендә аңлатыла. (Математик физика)

Назари һәм тәҗрибәле физика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Физиканың мөһим тармаклары булып тәҗрибәле физика (эксперименталь) һәм назари физика тора. Бу ике тармак үзара бик тыгыз бәйләнгән. Тәҗрибәле физика тәҗрибәләр ярдәмендә бар булган назарияларны өйрәнә һәм яңа ачышлар ясый. Теоретик физика бар булган тәҗриби мисалларны аңлата һәм алар буенча яңа нәтиҗәләр ясый.

Мөһим назариялар (теориялар)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Назария Мөһим бүлекләре Билгеләмәләр
Классик механика Ньютон кануннарыЛагранж механикасыГамильтон механикасыХаос назариятыГидродинамикаТоташ тирәлекләр механикасы МатдәУрынВакытЭнергияХәрәкәтМассаОзынлыкТизлекКөчЕгәрлекЭшСаклану законыИнерция моментыПочмак моментыКөч моментыДулкынТәэсирҮлчәнеш
Электродинамика ЭлектростатикаЭлектричествоМагнитостатикаМагнетизмМаксвелл тигезләмәләре Электр корылмасыКөчәнешТокЭлектр кырыМагнит кырыЭлектромагнит кырЭлектромагнит нурланыш
Термодинамика һәм Статистик физика Җылылык машинасыМолекуляр-кинетик назария ТемператураБольцман даими зурлыгыЭнтропияИрекле энергияТермодинамик тигезләнешСтатистик суммаМикроканоник бүленешЗур каноник бүленеш
Квант механикасы Шрёдингер тигезләмәсеФейнман интегралыКырның квант назарияты ГамильтонианТиңдәш кисәкчекләрПланк даими зурлыгыҮлчәнешКвант осцилляторыДулкын функциясеНуль-энергияПеренормировка
Чагыштырмалылык назариты Махсус чагыштырмалылык назариятыГомуми чагыштырмалылы назарияты Чагыштырмалылык принцибы4-векторУрын-вакытЯктылык тизлегеУрын-вакыт кәкрелегеКара тишем

Физика бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Макроскопик физика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Микроскопик физика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике һәм күбрәк фәнгә кагылган бүлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әшья Шәй-нең к. Әл-Харис Фәйзи, дигәч, тә, төште искә "Эшья"сы, "Әшья"лар чәнчелсен инде, әшьясыз да баш яши. (Ш. Баб.) Гыйльме әшья — физика. мн. от шәй. http://garap-farsy.narod.ru/aash.htm «Гыйльме әшья» («Физика») https://moluch.ru/conf/phil/archive/137/7347/