Биофизика

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Биофи́зика (бор. грек. βiοs — тереклек, бор. грек. φύσις — табигать) - физика һәм хәзерге биологиянең бер бүлеге. Тере табигатьнең молекулалардан һәм күзәнәкләрдән алып биосферага кадәр барлык баскычларының физик аспектларын һәм биологик системалардагы физик процессларны һәм биологик объектларга төрле физик факторларның тәэсирен өйрәнүче фән.

Биофизикада тере системаларны өйрәнү өчен күп төрле техникалар кулланыла. Алар арасына традицион техникалар белән беррәттән флюоресцент сурәт төшерү, электрон микроскоплар, рентгеноструктур анализ, төш-магнит резонансы спектроскопиясе, атом-көч микроскоплары һ.б. кебек заманча техникалар да керә.