Фәлсәфә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
«Фикерләүче», Огюст Роден

Фәлсәфә – (бор. гр. φιλοσοφία — «хикмәткә мәхәббәт»], бор. гр. φιλέω — яратам һәм бор. гр. σοφία — хикмәт, акыллылык) — иң гомуми теория, дөньяга карашның бер төре, кеше эшчәнлегенең бер формасы. Башкача әйткәндә, идеялар системасы, дөньяга караш һәм кешенең анда урынын өйрәнүче фән.

Билгеләмәләр[үзгәртү]

Фәлсәфәнең гомум кабул ителгән билгеләмәсе юк. Гомумиләштереп әйткәндә, фәлсәфә – ул галәм, белем, кешенең асылын аңлауга юнәлдерелгән эшчәнлек.

Тарих[үзгәртү]

Фәлсәфә термины борынгы грекларның үзләрендә моннан 25—26 гасырлар чамасы элек барлыкка килгән. Аңа, беренче тапкыр игътибар итеп, аңлатма бирүче борынгы грек галиме Пифагор була. Аның фикере буенча, фәлсәфәнең вазифасы — хакыйкатьне эзләү. Бу караш белән шул заман вәкиле Һераклит та килешә.

Ә менә бер гасыр чамасы соңрак күтәрелеп чыккан борынгы грек мәгърифәтчеләре, софистлар фәлсәфәнең вазифасын башкачарак аңлатырга тырышканнар. Аларның карашынча, фәлсәфә ул кешене үз фикерен бәхәсле әңгәмә аша дәлилләргә өйрәтү бурычын үтәргә тиеш. Софистлар акыллылыкны да хакыйкатьне эзләү һәм танып белү сәләте белән түгел, бәлки исбатлый белү сәләте белән үлчи торган булганнар. Аларча, бәхәстә төп максат — хакыйкатькә ирешү түгел, бәлки зур осталык белән дәлилли белү, әңгәмәдәшне җиңеп чыгу, аны үз дәлилләреңә буйсындыру.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Әмирханов И. Татар фәлсәфәсе һәм милли мәгариф. — Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 2003 ел. — 336 б.
  • Гыйззәтов К.Т. Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек. — Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2002 ел. — 448 б.
  • Гыйззәтов К.Т. Философия: 2 китап. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен дәреслек. — Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2003 ел. — 408 б.
  • Камали З.Д. Ислам фәлсәфәсе: 2 т. Т. 1: I бүлек. Дин фәлсәфәсе. — Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 2010 ел. — 320 б.