Пифагор
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Пифагор | |
| Һөнәре | фәлсәфәче, математик |
|---|---|
| Туу датасы | як. б.э.к. 570 ел |
| Туу җире | Сидон яки Самос |
| Милләте | грек |
| Үлем датасы | як. б.э.к. 490 ел |
| Үлем җире | Метапонт, Италия |
Самослы Пифагор (бор. гр. Πυθαγόρας ὁ Σάμιος, лат. Pythagoras; б.э.к. 570–490 еллар) – борынгы грек фәлсәфәчесе һәм математигы. Пифагореизм дип аталучы фәлсәфә юнәлешенә нигез салучы.
Пифагорның яшәү тарихын аны һәр яктан камил хикмәт иясе һәм бөек акыл иясе буларак сурәтләүче риваятьләрдән аеруы авыр. Үз заманында Геродот аны «эллиннар арасында иң бөек акыл иясе» дип атый.
Пифагор исеме белән Айдагы бер кратер аталган.
[үзгәртү] Биография
Пифагорның атасының исеме Мнесарх була, анасыныкы - Партенида. Алар Самослы булалар. Диоген Лаэртский буенча Мнесарх таш кисүче була, Порфирий буенча исә ул Тир шәһәреннән бай сәүдәгәр була. Беренче фикер ешрак дөрес буларак кабул ителә.
Яшь чагында Пифагор белем туплау нияте белән Мисырга юнәлә.