Гарәп теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гарәп теле
Илләр: Алжир, Бәһрәйн, Мисыр, Көнбатыш Сахара, Иордания, Гыйрак, Йәмән, Катар, Коморлар, Күвәйт, Ливан, Ливия, Мавритания, Марокко, БГӘ, Оман, Фәлестин, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Судан, Тунис , Комор Утраулары, Җибути, Сомали, Эритрея — күпчелек халык;

Израиль, Иран, Төркия, Франция — милли азчылык.

Дәрәҗә: 2
Тел гаиләсе: Афразия макрогаиләсе
Семит гаиләсе


Тел кодлары
ISO 639-1 ar
ISO 639-2 ara
Проект:Телләр

Гарәп теле (гарәп. اللغة العربية‎‎, al-luġa al-ʿarabiyya) — Афразия макрогаиләсенең семит гаиләсенә кергән тел.

Таралыш[үзгәртү]

Гарәп телендә туган тел буларак якынча 280 млн кеше сөйләшә, шуларның күпчелеге Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада яши.

Зәңгәр төс белән күпчелек гарәп телендә сөйләшә торган илләр, яшел төс белән азчылык гарәп телендә сөйләшә торган илләр күрсәтелгән.

Башка телләр белән мөнәсәбәт[үзгәртү]

Гарәп теленнән Ислам дөньясының башка телләрендә (аеруча төрки, урду һәм фарсы телләрендә) алынмалар күп. Урта гасырларда әдәби гарәп теле Аурупада төп мәдәният этәргече булып торган, бу бигрәк тә фән, математика һәм фәлсәфә өлкәләрендә чагылыш тапкан. Шуның нәтиҗәсендә күп Аурупа телләрендә шулай ук гарәп сүзләре бар. Урта Диңгез телләрендә гарәп теле тәэсирен күреп була, бигрәк тә испан, португаль һәм сицилия телләрендә. Моның сәбәбе Иберия ярымутравының кайбер өлешләрендә (Аль-Андалус) гарәпләрнең 700 ел идарә итүендә ята.

Гарәп телендә шулай ук башка телләрдән (шулар арасында борынгы заманнарда — яһүд, грек, фарсы, сириак (арамей теленең урта диалекты) телләреннән, урта гасырларда — төрек теленнән һәм хәзерге вакытта — Аурупа телләреннән) алынма сүзләр бар.

Орфография[үзгәртү]

Гарәпчә уңнан сулга язалар. Күпчелек хәрефләр бер-берсе белән тоташтырып языла, әмма берничә хәреф ا،و،د،ذ،ر،ز сулдан тоташтырып язылмый.

Синтаксис[үзгәртү]

Гарәп телендә сүзләрнең берлек, икелек һәм күплек саннары бар. Исем категориясенә керә торган сүзләр ике җенескә бүленә. Шулай ук фигыльләр дә ике җенескә бүленә һәм берлек, икелек һәм күплек санда үзгәрә. Гарәп теле флектив телләргә керә, ягъни сүзнең тамыры үзгәрергә мөмкин.

Лексика[үзгәртү]

Кайбер гарәп сүзләре:

Гарәпчә Укылыш Тәрҗемә
انا 'әнә мин
معلم мүааллим укытучы
طبيب табиб табиб
إسمي 'исми минем исемем...
اهلاوسهلا әһлән уә сәһлән рәхим итегез
من تترستان мин тәтәристан Татарстаннан
نعم нәамъ әйе
لا лә юк
شكرا шүкрән рәхмәт

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Википедия

Википедиянең
гарәп телендә бүлеге бар!
ar:«الصفحة الرئيسية»