Катар
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Катар (гарәпчә قطر рәсми атамасы (гарәпчә دولة قطر, Дәүләт Катар) – көньяк-көнбатыш Азияда урнашкан дәүләт (әмирлек). Ул Гарәп ярымутравының төньяк-көнчыгышындагы Катар ярымутравын алып тора. Согуд Гарәбстаны белән көньякта чиктәш, башка бар яктан да Фарсы култыгы сулары белән юыла. Төньяк-көнбатышта Бәһрәйн утраулары белән, көньяк-көнчыгышта – БГӘ белән диңгез чиге бар. Башкаласы булып Доха шәһәре тора.
Катар – Россия һәм Ираннан соң дөньяда табигый газ экспорты буенча өченче урында тора, шулай ук бик күп нефть һәм нефтьтан эшләнгән әйберләр дә экспортлый. ОПЕК әгъзасы.
VII гасырдан башлап Гарәп хәлифәлегенә керә. 13-14 гасырларда Бәһрәйн әмирләре кулында; XVI г. башында – португаллар хакимлеге, аннары Госманлы Дәүләте идарәсе астында. 1916–71 елларда Бөекбритания протектораты астында.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Дәүләт төзелеше
2003 елның 29 апреленда кабул ителгән Конституция буенча Катар – Абсолют монархия.
Әмир бер үк вакытта дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы булып тора. Аның хакимияте шәригать кануннары белән чикләнгән.
Илдә 35 әгъзалы Мәҗлес Шурасы (гарәпчә مجلس الشورى, Мәҗлис әш-Шура) эшли.
[үзгәртү] Административ бүленеш
Катар 10 муниципалитетка бүленгән (гарәпчә بلديات – бәләдият).
| № | Муниципалитет | Мәркәз | Мәйдан, кв.км | Халык (2004), кеше |
|---|---|---|---|---|
| 1 | Әд-Доха | Доха | 158,71 | 338 760 |
| 2 | Әл-Җувария | Аль-Джувария | 622,74 | 2 282 |
| 3 | Әл-Җумалия | Әл-Җумалия | 2 611,70 | 13 085 |
| 4 | Әл-Хор | Әл-Хор | 1 001,44 | 31 611 |
| 5 | Әл–Вакра | Әл–Вакра | 777,31 | 31 009 |
| 6 | Әр-Райян | Әр-Райян | 893,48 | 272 583 |
| 7 | Җариян-әл-Батна | Өмме-Баб | 3 906,53 | 6 308 |
| 8 | Әш-Шамаль | Әр-Рувәйс | 902,11 | 5 400 |
| 9 | Өмме-Саләл | Өмме-Саләл | 470,37 | 31 975 |
| 10 | Мәсаид | Мәсаид | 176,68 | 9 870 |
[үзгәртү] Халык
Халыкның 40% гарәпләр. Шулай ук Пакистан чыгышлы (18 %) кешеләр, Һиндстаннан (18 %), Ираннан (10 %) һәм башка гарәп илләреннән кешеләр яши. Рәсми тел – гарәпчә, инглиз теле киң кулланылышта. Дәүләт дине – ислам (сөнни), иранлылар – шигыйләр.
[үзгәртү] Табигать
Илнең бөтен территориясе диярлек – чүл. Су аз, нигездә диңгез суын тоссызландыру юлы белән табыла.
[үзгәртү] Икътисад
Илдә нефть һәм газ тотрыклы рәвештә чыгарыла. Заманча инфраструктура бар. Бюджет профицитта. Ләкин ил чит ил эшчеләренә бәйле һәм барлык чималны да тыштан кертә.
[үзгәртү] Чыганак
http://ru.wikipedia.org/wiki/Катар
|
|
|
|---|---|
| Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бангладеш • Бәхрәйн • Берләшкән Гарәп Әмирлекләре • Бруней • Бутан • Вьетнам • Грузия • Гыйрак • Исраил • Индонезия • Иран • Йәмән • Казакъстан1 • Камбоҗа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Төньяк Корея • Көнчыгыш Тимор • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай • Лаос • Ливан • Малайзия • Мальдивлар • Мисыр2 • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакьстан • Русия1 • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төрекмәнстан • Төркия1 • Үзбәкстан • Үрдүн • Филиппиннар • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония
Танылмаган дәүләтләр һәм башка территорияләр: Абхазия • Вазиристан • Гыйрак Көрдстаны 1 Өлеше Аурупада. 2 Күбесенчә Африкада. |
|
