Ислам
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
Бу мәкалә Ислам турында |
| Исламның 5 баганасы |
| Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
| Кодси шәһәрләр |
| Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
| Шәхесләр |
| Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
| Бәйрәмнәр |
| Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
| Корбан – Гашура |
| Биналар |
| Мәчет – Манара |
| Михраб – Кәгъбә |
| Дин әһелләре |
| Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
| Коръән һәм башка дини чыганаклар |
| Коръән – Хәдис – Сөннәт |
| Фикһ – Фәтва – Шәригать |
| Мәзһәбләр |
| Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
| Башка юнәлешләр |
| Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
| Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
| Юнәлешләр |
| Суфилык |
| Ваххабчылык – Сәләфилек |
| Җәдитчелек |
| Әхмәдия |
Ислам (гарәп. إسلام, al-Islām – Аллаһ тәгаләгә буйсыну) – дөньякүләм диннәрнең берсе.
[үзгәртү] Ислам шартлары
- Шәһадәт, шәһадә – ислам диненең ике төп кагыйдәсен үз эченә ала һәм ул мөселман догаларының нигезен тәшкил итә.
Шәһадәт: "Әшһәдү әллә иләәһә илләллаһ вә әшһәдү әннә Мүхәммәдәр расүлүллаһ"
Мәгънәсе: Мин Аллаһы Тәгаләдән башка тәңре юк икәнлегенә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең илчесе икәнлегенә таныклык бирәм.
- Саләт – мөселман диненең кануны буларак кабул ителгән, һәркөнне биш тапкыр укылуы фарыз булган намаз.
- Саум – ураза, ул мөселманнарның иң зур вазыйфаларыннан берсе, Рамазан аенда таң атканнан алып кояш баеганчы ашау-эчүдән тыелып тору.
- Зәкят – елга бер тапкыр фәкыйрьләр файдасына хәлле мөселманнар тарафыннан мәҗбүри бирелә торган хәер.
- Хаҗ – мөмкин булганча, һәр мөселман тарафыннан үтәлә торган Мәккәгә барып гыйбадәт кылу йоласы. Хаҗ вакыты Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненә туры килә һәм Корбан бәйрәме белән төгәлләнә.
[үзгәртү] Гамәл
Ислам дине буенча кешеләрнең гамәлләре сигез төрлегә бүленә:
- Фарыз – аны эшләү сәваблы, ә эшләмәү гөнаһлы саналган гамәл. Бу гамәлнең фарызлылыгын танымаган кеше кәфер була. Фарыз гамәлләр: ислам диненең хаклыгына ышану; һәркөн биш вакыт намаз уку; Рамазан аенда һәркөн ураза тоту; һәр ел малның зәкатен бирү; байлыгы җитәрлек кеше, гомерендә бер мәртәбә, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, Хаҗ кылу кебекләр.
- Ваҗиб – аны эшләү сәваблы, эшләмәү гөнаһлы, ә инкар итү зур гөнаһлы саналган гамәл. Ваҗиб гамәләрдән: витр намазын уку; гает намазларын уку; фитыр сәдакасын бирү; корбан чалу.
- Сөннәт – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз саналган гамәл. Ләкин бу гамәлне кылмаучы Мәхшәр көнендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең шәфәгатенә лаек булмас. Сөннәт гамәләр: яхшы эшләрне "Бисмилләһ" белән башлау; Коръән укыр алдыннан "Әгузе"не әйтү; төчкергәч "Әлһәмдүлилләһ" дию; иманлы кешеләргә сәлам әйтү кебек гамәлләр.
- Мөстәхәб – эшләве сәваблы, эшләмәү гөнаһсыз һәм кыямәт көнендә шелтәсез саналган гамәл. Мөстәхәб гамәлләрдән: нәфел намазларын уку; нәфел уразаларын тоту; нәфел сәдакалар бирү; буш вакытта Коръән уку.
- Мөбах – эшләү һәм эшләмәү сәвабсыз да, гөнаһсыз да булган гамәл. Боларга хәләл ризыкларны ашау-эчү, утыру, тору, йоклау, зарарсыз сүзләр сөйләү һ. б. гамәлләр керә.
- Мөстәкрәһ – эшләү гөнаһлы булмаса да, әдәпсезлек саналган һәм шелтәгә тиеш гамәл. Мөстәкрәһ гамәлләр: урамда яисә кешеләр алдында ашау; авызны капламыйча иснәү; кычкырып кикерү кебек гамәлләр.
- Мәкруһ – эшләү, яки аны дөрес дип әйтү гөнаһлы булган гамәл. Бу гамәлләргә түбәндәгеләр керә: отышлы уеннар уйнау; әдәпсез җырлар җырлау; әдәпсезлекләр эшләү һ.б.
- Хәрам – эшләү зур гөнаһлы, ә бу гамәлне хәләл диюче кәфер булган гамәл. Бу гамәлләргә җан иясен үтерү, кешене яки хайваннарны җәберләү, гайбәт сөйләү, угърылык эшләү, исерткеч эчү, зина кылу һ. б. керә.
[үзгәртү] Сылтамалар
| «Ислам» порталы | |
| «Ислам» проекты |
- Татар-Ислам порталы
- Татарстан Мөселманнарның Диния Нәзарәте сайты
- Ислам турында татарча портал
- Татар телендә ислам сайты. Китаплар, Аудио һәм Видео
- Ислам белән таныштыручы сайт (рус.)