Сөннәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Сөннәт (гарәп. سنة‎ – «юл») – ислам хокугында Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи үәссәләм) әйткән сүзләре һәм гамәлләре, ягъни хәдисләре. Ул шәригатьтә Коръәннән соң икенче урында тора. Пәйгамбәр галәйһиссәләм сөннәткә төп-төгәл иярергә куша.

Сөннәтнең икенче төрле мәгънәсе – ул мәҗбүри булмаган, ләкин хупланылган гамәл. Риваятьләр буенча, Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи үәссәләм) эшләгән гамәлләр (меиб). Сөннәт ике өлештән тора:

Сөннәт һәм Коръән[үзгәртү]

Сөннәт һәм Коръәннең бәйләнеше мәсьәләләре дин нигезе буенча язылган хезмәтләрдә мөһим урын алып тора. 9—10 гасырларда фикһ нигезләре буенча хезмәтләрдә Коръән һәм Сөннәттән башка чыганакларны кулланылу мөмкинлеге соравы тикшерелә.

Сөннәт Коръәндә "хикмәт" сүзе астында искә алына. Шулай ук анда пәйгамбәргә буйсыну, иярү, аңа карышмау әмерләре бар.

Бидгать[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Бидгать

Бидгать - дингә кертелгән яңалыклар, сөннәткә капма-каршылыкны аңлатучы термин. Бидгать зур гөнаһлардан санала.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]