«Мәдәни Җомга» газетасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
«Мәдәни Җомга»
Medeni Jomga.jpg
Формат

әдәби-мәдәни-иҗтимагый


Нәшер итүче

ТР Министрлар Кабинеты

Мөхәрир

Зиннур Мансуров

Нигезләнде

1995

Тел

татар

Төп офис

420066, Казан ш., Декабристлар урамы,2

Тиражы

3100


Веб-сайт: http://madanizhomga.ru

«Мәдәни Җомга» газетасыКазанда татар телендә чыгучы газета. Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, әдәбияты мәсьәләләренә багышланган атналык газетасы.

«Мәдәни җомга» гәзите ТР Министрлар Кабинетының 1995 елның 4 маенда карары нигезендә оештырылды. Басманы гамәлгә куючылар – ТР Мәгълүмат һәм матбугат, Мәдәният министрлыклары. Беренче һәм алыштыргысыз баш мөхәррире — татар шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров. 2005 елдан соң ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы химаясендә чыгарылды, ә 2008 елдан – “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы хәленә төшерелә. Гәзит А3 форматындагы 24 биттән тора, атнаның җомга көннәрендә чыга. 2011 ел ахырында тиражы – 3100 данә.

«Мәдәни җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Аның сәхифәләрендә әдәбият һәм сәнгать, тарих, фән, мәгариф, тел, әхлак-тәрбия, дин мәсьәләләре күтәрелә, атнаның мөһим вакыйгаларына күзәтү ясала, танылган язучылар, журналистлар, галимнәр, композиторлар, рәссамнар, артистларыбызның чыгышлары тәкъдим ителә, мавыгып укырлык проза һәм шигърият әсәрләре, шулай ук көлке бите бирелә, гыйбрәтле хатлар, сорау-җаваплар һәм файдалы киңәшләр, дөньядагы кызыклы хәлләр турында язмалар басылып килә.

«Мәдәни җомга» гәзите һәр айның ахыргы атнасында дүрт сәхифәле «И Туган тел…» кушымтасы белән чыга. Аның дөнья күргән саннары инде 200 дән артып китте. Кушымтада телебезнең үткәне һәм бүгенгесенә кагылышлы төрледән-төрле көнүзәк мәсьәләләр кузгатыла, аның киләчәге күпьяклы кайгыртучанлык үзәгенә куела. «И Туган тел…»дә урын алган материаллар галимнәр, мәктәп һәм гимназияләр укытучылары, студентлар, аспирантлар эшчәнлегенә ярдәм итәрлек бай чыганак буларак та файдаланыла.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]