Фикһ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Фикһ (гарәп. فقه[fɪqəh] — «аңлау», «белем») Коръән, Сөннәт, иҗмәгъ һәм кыясны өйрәнүгә нигезләнгән мөселман хокук белеме. Фикһ буенча галимнәрне фәкыйһ («белемле») дип йөртәләр.

Комплекслы хокук системасын төзү ихтыяҗы VIII гасырда, гарәп хәлифәлеге Азия һәм Төньяк Африканың зур территорияләренә таралгач, барлыкка килә. Дин галимнәре, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә, үрнәк итеп Мөхәммәд пәйгамбәрнең гамәлләрен кулланганнар. Бу фикһ барлыкка килүгә этәргеч була, Сөннәтнең нигезе булган хәдисләр җыентыкларга туплана башлый.

Фикъһ төшенчәсе[үзгәртү]

Фикһ нигезендә ислам йолалары, әдәп һәм иҗтимагый тәртип үтәлүе мәсьәләләрен чишү ята. Кайбер очракларда берәр гамәлне үтәү тәртибен белү өчен Коръән генә җитми, мәсәлән, тәһарәт алу рәвеше. Башка мисал: Коръәндә Рамазан аенда ураза тоту кирәклеге әйтелгән, ләкин ничек итеп тотарга кирәклеге аңлатылмаган. Андый сорауларга җавапны Мөхәммәднең хәдисләрендә очратып була.

Ләкин кайвакыт, Сөннәт тә сорауга төгәл җавап бирә алмый. Бу вакытта фәкыйһлар кыяс һәм иҗмагъ кебек ярдәмчел хокук чыганакларына мөрәҗәгать итәләр. Бу дүрт хокук чыганагы фикһне тәшкил итәләр. Алар абруйлыклары буенча бүленәләр: иң беренче – Коръән, аннары – Сөннәт, иҗмагъ һәм кыяс.

Мәзхәбләр[үзгәртү]

Мәзхәб – мөселман хокук кагыйдәләрен аңлатуда аермалары булган шәригать хокуклары мәктәбе. Сөнниләрдә бүгенге көндә дүрт, шигыйләрдә өч мәзһәб бар:

Сылтамалар[үзгәртү]