Намаз
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Бу мәкалә Ислам турында |
| Исламның 5 баганасы |
| Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
| Кодси шәһәрләр |
| Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
| Шәхесләр |
| Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
| Бәйрәмнәр |
| Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
| Корбан – Гашура |
| Биналар |
| Мәчет – Манара |
| Михраб – Кәгъбә |
| Дин әһелләре |
| Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
| Коръән һәм башка дини чыганаклар |
| Коръән – Хәдис – Сөннәт |
| Фикһ – Фәтва – Шәригать |
| Мәзһәбләр |
| Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
| Башка юнәлешләр |
| Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
| Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
| Юнәлешләр |
| Суфилык |
| Ваххабчылык – Сәләфилек |
| Җәдитчелек |
| Әхмәдия |
Нама́з яки салә́т (гарәп. صلاة; фар. نماز; төр. Namaz) – Ислам динендә мәҗбүри яки өстәмә гыйбадәт. Мәҗбүри намаз (фарыз) көненә биш тапкыр укыла. Исламның биш баганасының берсе. Намаз ракәгатьләрдән тора.
Мәҗбүри намазның биш төре бар: Иртәнге намаз, Өйлә намазы, Икенде намазы, Ахшам намазы, Ястү намазы. Шулай ук Җомга намазы, Гает намазы, Нәфел намазы һ. б. намаз төрләре бар.
Эчтәлек |
Намаз уку өчен мәҗбүри шартлар [үзгәртү]
- Ритуаль чисталык — госелле һәм тәһарәтле булу.
- Чиста урын — нәҗесләрсез булган урын сайлау.
- Кыйбла — йөз белән кыйблага табан юнәлү.
- Ният — намаз укуга ният булу.
- Изар — кием очларының тубыктан түбән төшмәве.
- Кием — киемнең нәҗесләрдән пакъ булуы һәм шәригать таләпләренә туры килүе.
- Аеклык (алкоголь, тәмәке, наркотик матдәләр катгый тыелган).
Намазның рөкенләре - эчендәге фарызлары [үзгәртү]
- Тәкбир - намазга керешкәндә Аллаһу әкбәр дию.
- Кыйәм - кимендә 3 аять укырлык вакыт аякүрә тору.
- Кыйраәт - кыйәмдә кимендә 3 аять уку.
- Рөкүгъ - кыйәмнән соң бил тигелтен бөгелү.
- Сүҗүд - ике тапкыр сәҗдә кылу.
- Кугъүд - намазның ахырында утырып тору.
- Тәртип - тәртип белән башкару.
Намаз уку тыелган вакыт [үзгәртү]
- Кыяш чыгып, сөңге биеклегенә хәтле күтәрелүенәчә булган вакыт.
- Кояш зәвәлдә булганда.
- Кояш баткан вакытта.
Намаз төрләре [үзгәртү]
| Исеме | Вакыты | Фарызга хәтле сөннәт | Фарыз | Фарыздан соңгы сөннәт | ||
|---|---|---|---|---|---|---|
| Сөнниләрдә | Шигыйләрдә | Сөнниләрдә | Шигыйләрдә | |||
| Фәҗер (Иртәнге) (فجر) | Таң атып кояш чыкканчы | 2 ракәгать | 2 ракәгать | 2 ракәгать | — | — |
| Зуһр (Өйлә) (ظهر) | Төштән соң | 4 ракәгать | 8 ракәгать | 4 ракәгать | 2 ракәгать | — |
| Гаср (Икенде) (عصر) | Шәүләнең озынлыгы төштәгедән ике тапкыр озынайгач | 4 ракәгать | 8 ракәгать | 4 ракәгать | — | — |
| Мәгъриб (Ахшам) (مغرب) | Кояш баткач | — | — | 3 ракәгать | 2 ракәгать | — |
| Гыйшә (Ястү) (عشاء) | Шәфәкъ кызыллыгы бетү белән | 4 ракәгать | 4 ракәгать | 4 ракәгать | 2 ракәгать | 2 ракәгать |
Чыганак [үзгәртү]
- Урыс википидиясе
- Әхмәдһади Максуди Гыйбадате Исламия {{{нәшрият}}}.
Сылтамалар [үзгәртү]
|
|
|---|
| Мәҗбүри: Иртәнге | Өйлә | Икенде | Ахшам | Ястү Өстәмә: Җомга намазы | Гает намазы | Җеназа намазы | Витр намазы | Тәхәҗҗүд намазы |