Тәкбир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәкбир latin yazuında])
Тәкбир.
Тәкбир.

Тәкбир (гарәп. تكبير‎‎тәкбир — «олылау»[1]) — Исламда «Алла́һе ә́кбәр» («Аллаһ — иң бөек») сүзләре белән Аллаһны олылау.

Тәкбирнең кулланылышы төрле; ура сүзе кебек, аны еш кына шатлыктан кулланалар. Аерым алганда, ислам сугышчылары тарафыннан сугыш кычкыруы? буларак кулланыла. Шулай ук аны кул чабулар урынына да кулланалар; нотык сөйләүче сүзен тәмамлагач, берәрсе:тәкбир! дигәнгә, башкалар җыйнаулашып Аллаһе әкбәр дип җавап кайтаралар. Тәкбир намазда да, азанда да кулланыла.

Тәкбир берничә дәүләтнең байракларында язылган: Гыйрак байрагы Гыйрак, Иран байрагы Иран, Әфганстан байрагы Әфганстан байракларында. Ул шулай ук Пакистан байрагы Пакистан Ислам Җөмһүриятеның талиблар идарә иткән Вәзиристан вилаяте байрагына да язылган.

Аллаһе әкбәр сүзтезмәсе Ливия гимны кушымтасында да кулланыла һәм бу гимнның исеме буларак кулланыла.


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исхакый Р. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — Б. 52.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тәкбир — олылау, гарәпчә: «Аллаһе әкбәр» («Алла иң бөек зат») дигән сүзләрне әйтү. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 570.