Иран

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Иран Ислам Җөмһүрияте
Flag of Iran.svg Иран гербы
Байрак Илтамга
Шигарь: «Бәйсезлек, Азатлык, Ислам җөмһүрияте»
«اﺳﺘﻘﻼﻝ، ﺁﺯﺍﺩﻯ، جمهوری اسلامی»
«
Истиклә́л, азади́, җумһури́е эслами́»
Ил көе: «سرود ملی اﻳﺭﺍﻥ»
«
Сору́де мелли́йе Ира́н»
Iran (orthographic projection).svg
Нигезләнгән 1 апрель 1979
(Ислам инкыйлабы)
Рәсми телләр Фарсы теле
Башкала Тәһран
Эре шәһәрләр Тәһран, Мәшһәд, Кәрәҗ, Тәбриз, Шираз, Исфахан, Аһваз
Идарә итү формасы ислам җөмһүрияте
Иң югары җитәкчесе
Президент
Вице-президент
Гали Хаменеи
Хәсән Рухани
Исхак Җиһангири
Дәүләт дине Star and Crescent.svg унике имамны таный торган исламның шигый агымы
Мәйдан
• Барлыгы
дөньяда 17
1 648 000 км²
Халык саны
• Бәя (2014)
Халык тыгызлыгы

Green Arrow Up Darker.svg80 840 513[1] кеше (16-нчы)
42-нче кеше/км²
ТЭП (САМП)
  • Барлыгы (2013)
  • Кеше башына

987,1 млрд.[2] $ (19-нчы)
12,800[2] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg0,742[3] (югары) (76-нчы)
Интернет домены .ir
ISO коды IR
ХОК коды IRI
Телефон коды +98
Сәгать поясы +3:30 (җәен — UTC+4:30)

Координатлар: 32°29′46″ т. к. 54°17′42″ кч. о. / 32.49611° т. к. 54.29500° кч. о. / 32.49611; 54.29500 (G) (O)

Иран Ислам Җөмһүрияте (Иран, фар. جمهوری اسلامی ایرانҖомһури-́йе Эслɒми́-йе Ирɒ́н) — көньяк-көнбатыш Азиядә урнашкан дәүләт. Башкаласы - Тәһран шәһәре.

Көнбатышта Гыйрак белән, төньяк-көнбатышта Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Төркия белән, төньякта Төрекмәнстан белән һәм көнчыгышта Әфганстан һәм Пакьстан белән чиктәш.

Төньяктан Иран Каспий диңгезе тарафыннан, көньякта исә Фарсы култыгы тарафыннан юыла.

Этимология[үзгәртү]

Тулырак мәкалә: Ахәменид дәүләте

Иранның бүгенге (фар. ايراﻥ) атамасы Erān сүзе аркылы авест. Airyāna сүзенә барып тоташа. авест. Airyāna сүзе исә борынгы арийләрның үзатамасыннан — «arya» сүзеннән килеп чыккан һәм сыйфат буларак алар яшәүче илне аңлата. Ягъни, «Арийләр иле» мәгънәсенә туры килә.

Иранлыларның үзатамасы — ирани.

География[үзгәртү]

Иран көньяк-көнбатыш Азияның урта көнчыгышында урынлашкан. Мәйданы (1648 мең км²), дөнья буенча унҗиденче урында тора. Азәрбайҗан белән 611 км аралыкта чикләшә.[4] Төньяк-көнбатшта Әрмәнстан белән (35 км), төньяк-көнчыгышта Төрекмәнстан белән (992 км) , көнчыгышта Пакъстан белән (909 км) һәм Әфганстан белән (936 км) , көнбатшта Төркия белән (499 км) һәм Ирак белән (1458 км) аралыкта чиктәш. Төньякта Каспий диңгезе, көньякта Гарәбстан диңгезенең Фарсы һәм Госман култыклары белән юыла.

Тарихы[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Иран тарихы

Иран дәүләтчелеге тарихы дөньяда иң борынгылардан исәпләнә. Гасырлар буена ил Көнчыгышта мөһим роль тота. Дарий I-че вакытында Фарсы империясе Юнанстаннан алып, Һинд океанына кадәр җәелеп яткан. Урта гасырларда да (XVII гасыр һәм XVIII гасыр) Иран бик көчле ил дип санылган. XIX гасыр ахырында ил ярым колониаль илгә әйләнгән. 1935 елдан исемен үзгәртеп — Иран булып киткән. 1979 елгы Ислам инкыйлабыннан соң, ислам республикасы исемен алган.

Борынгы Иран. Беренче дәүләт — Элам (кызыл төстә) һәм күрше халыклар — фарсылар, парфяннар, мидиялеләр, касситлар; Вавилония һәм Ассирия дәүләтләре.

Борынгы Иран тарихы[үзгәртү]

Төп мәкалә : Борынгы Иран тарихы
Төп мәкалә : Ахәменид дәүләте
Иран биләмәсендә тәүге халыкларның килеп утыруы бик борынга барып тоташа. Иран халыклары бу җирләрдә беренче халыклар буларак, безнең эрага кадәрге I гасырда ук билгеле. (Фарсы, Мидия, бактриялылар, парфяннар) кабиләләренең бер өлеше яссы таулыгының көнбатышта килеп урнашкан, ә киммерийлар, сарматлар, аланнар, белуҗлар Госман култыгы буена яр буйлап утырганнар.

Мөһим иран дәүләте буларак Мидия патшалыгы танылган, ул безнең эрага кадәрге VIII гасыр ахырында — VII гасыр башында нигезләнгән. Баш каласы булып Һәмәдән (Экбатана) булып торган. Алар тиз рәвештә көнбатыш һәм өлешчә көнчыгыш Иран өстендә контроль алганнар; вавилонлылар белән бергәләп Ассирия империясене тар-мар иткәннәр, Елга аралыгын һәм Урартуны буйсындырганнар, соңрак Әрмән тауларын басып алганнар.

Ахәменидләр[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Ахәменид дәүләте

Б. э. к. 553 елда яшь фарсы Аншан һәм Фарс патшасы Бөек Кир II (Ахәменидләр династиясе) мидиялеләргә каршы чыга. Кир Экбатананы яулап ала һәм үзен Фарсы һәм Мидия патшасы дип игълан итә. Шул вакытта Мидия патшасы Иштувегу әсирлеккә алына, соңрак ул бер җирле идарә башлыгы итеп билгеләнә. Бөек Кир II үзенең үлеменә хәтле (б. э. к. 529-сы ел) Ахәменидләр империясын буйсындыра, бөтен Көнчыгыш Азияне, Урта диңгездән һәм Анатолиядән алып Сырдарьягә хәтле басып ала. Кир безнең эрага кадәр 546-сы елда патшалыкның баш каласы Пасаргадка нигез сала. Аның улы Камбиз атасы биләмәсен Мисыр һәм Эфиопияга кадәр киңәйтә.

Ахәменид дәүләте чәчәк аткан чорында

Камбиз вафатыннан соң аның варислары һәм якыннары арасыннан хакимияткә Дарий Гистасп килә. Дарий тиз рәвештә тәртип кертә башлый, һәм басып алу сәясәтен яңадан башлап җибәрә. Ахәменид дәүләте Балканга кадәр киңәя, көнчыгышта Һиндстанга кадәр барып җитә. Һәм шул вакыттагы иң көчле, куәтле дәүләткә әверелә. Ул илне эчке үзидарә берәмлекләргә бүлә. Хакимият сатрапияләргә бирелә, тик гаскәр сатрапларга буйсынмаганнар. Дарий шулай ук акча реформасын үткәрә, дарик акчасын кертә, сәүдә челтәре үсә.

Дарий зороастризм динен үз итә, аны дәүләт дине буларак кабул ителә. Шул ук вакытта басып алынган дәүләтләренең диннәренә тыныч карый.

Дарий I варислары эчке төзелешне боза башлаганнар. Сатрапияләр күбрәк мөстәкыйльлекне алганнар, ил таркала башлый. Шул шартларда Македония гаскәр җитәкчесе Искәндәр Зөлкарнәйн хәрби яулар башлый һәм б. э. к. 330 елда Ахәменид дәүләтен басып ала.

Парфия һәм Сасанидлар[үзгәртү]

Искәндәр Зөлкарнәйн вафатыннан соң (б. э. к. 323 ел аның империясы берничә дәүләткә бүленә. Хәзерге Иран биләмәсенең зур өлеше Селевкияга калган, әмма Парфия патшасы Митридат I селевикидларга каршы сугыш башлый һәм үз дәүләте эченә Персияне һәм Елга аралыгын кертә. Парфия һәм Борынгы Рим арасында Евфрат елгасы буенча чик билгеләнә. Әмма римлыләр шунда ук килешүне бозалар, әмма җиңеләләр. Җавап явында парфяннар бөтен Леваннтны һәм Анатолияны яулый, тик Марк Антоний аларны кире Ефратка чигендерә. Шуннан соң Парфия эчендә бер-бер артлы ватандашлар сугышлары башланып киткәннәр.

224 елда Ардашир Папакан, Фарсыдагы Хәер каласы башлыгы улы, Артабана IVсенең гаскәрен тар-мар итә һәм икенче Фарсы империясенә — Ираншахрга («Арийлар патшалыгы»на) — нигез сала. Баш каласы Фирүзабад итеп сайлана. Сасанидлар династиясе башлана.

Ак сөякләр һәм зороастрий руханилары йогынтысы көчәя. Башка диндәгеләргә карата эзәрлекләүләр башлана. Административ реформалар үткәрелә. Сасанидлар римлылар һәм Урта Азиянең күчмә халыкларына каршы көрәшне дәвам итәләр.

Хәсрәү I (531579) идарә иткән чорда актив экспансияләр башлана. Антиохия, 540 елда Мисыр басып алына. Шулай ук Гарәп ярымутравы яр буендагы өлкәләре, шул исәптә Йәмән яулана. Хәсрәү хәзерге Таҗикистан биләмәсендәге эфталитлар дәүләтен юкка чыгара. Хәсрәүнең хәрби уңышлыклары Иран мәдәниятеннең һәм сәүдәгәрлекнең чәчкә атуга китерә.

Хөсрәү I-нең оныгы Хөсрәү II (590628) Византия белән сугышны торгыза, әмма җиңү яулый алмый. Хәрби чыгымнар сәүдәдән килгән салым белән каплана, шуңа риза булмаган сәүдәгәрләр баш күтәрә. Күтәрелеш вакытында Хәсрәү җәзалап үтерелә. Аның оныгы, Йездигерд III (632651), Сасанидларның соңгы патшасы була. Византия белән сугыш тәмамланса да, дәүләт юкка чыгуын дәвам итә. Көньяктан фарсылар яңа дошманнары — гәрәпләр белән бәрелешә.

Гарәп һәм төрки ябырылулары[үзгәртү]

Газнәви империясе (13 гасырда)

Гарәпләр Сасанид Иранына һөҗүмнәр 632 елдан башлыйлар. 637 елгы Кадисия янындагы сугышта фарсы гаскәре җиңелә.

Гарәп һөҗүме 652 елга кадәр дәвам итә, нәтиҗәдә Фарсы иле Хәлифәткә кертелә. Гарәпләр Фарсы иленә исламны кертәләр. Исламлашкан Иран нык үсә башлый. Әдәбият, фәлсәфә, сәнгать, медицина бик үсә. Фарсы мәдәнияте исламның алтын гасыры өчен нигезе булып торган.

750 елда фарсы генералы Әбү Мөслим Әмәвидләргә каршы булган Гәббәсиләрнең баштан Димәшкъкә, аннан соң Хәлифәт башкаласы Багдадка походына җитәтәкчелек итә. Яңа хәлиф аңа җавап итеп, фарсы губернаторларына билгеле автономияне бүләк итә. Шулай ук берничә фарсы вәкилен вәзирлеккә ала. 822 елда Хөрәсән губернаторы Таһир ибн Хөсәйен ибн Мусаб провинциянең бәйсезлеген игълан итә һәм үзен Таһирилар династиясенең нәсел башлыгы итеп таныта. Саманилар җиттәкчелек итә башлауга, Иран гарәпләрдән бәйсезлеген торгыза.

Фарсы җәмагатьчелеге исламны кабул итүгә карамастан, Иранда гарәпчелек уңыш казанмый. Гарәп мәдәниәтен көч белән кертү фарсыларның карлышылгына очраган. Милли үзаңны торгызуга фарсы теленең һәм әдәбиәтенең яңартылуы мөһим роль уйный. Пик вакыты булып IX—X гасырлар тора. Шул сәбәпле Фирдәүсинең тулысынча фарсы телендә иҗат ителгән «Шахнамә»се мәшһүрлекне ала.

962 йылда төрек гаскәр башлыгы Алп-Тәгин Саманиларга каршы чыгып, Газнәвиләр дәүләтенә нигез сала, башкаласы — Газни шәһәрендә (хәзерге Әфганстан) урнашкан булган. Газнәвиләр вакытында фарсы мәдәнияте чәчәк атуын дәвам итә. Аның башкасласын сәлҗүкләр Исфаханга күчерәләр.

1220 ел Иранның Хәрәзм ханлыгына караган төньяк-көнчыгыш өлеше Чыңгызхан гаскәре һөҗүменә эләгә. Бөтен Хөрәсән һәм хәзерге Иранның көнчыгыш өлеше бөлгенлеккә төшә. Ярты халык монголлар тарафынан үтерелә. Ачлыктан һәм сугыш нәтиҗәсендә 2,5 миллион халкы булган Иранда нибары 250 мең кешесе торып кала. Иранны буйсындыруны Чыңгызханның җияне Хулагу тәмамлый. Ул Хулагу дәүләтен нигезләнән, аның нәселе (илханнар) биредә XIV гасыр уртасына кадәр хакимлек иткәннәр.

Аксак Тимер үзенең империясенең башкаласын Сәмәркәндтә нигезләнә. Ул Иранның барлык маһир осталарын җыеп, Сәмәркәндне төзүгә җәлеп итә. Мәсәлән, Тәбриз осталары Гүр Әмир кәшәнәсен төзи. Аксак Тимернең кече улы Шаһрух хакимлек иткәндә иран мәдәниәте һәм фәне чәчәк ата. Бу тимури Солтан Хөсәен Байкара җитәкләгән чорда дәвам итә.

Иран дәүләтен үзәкләштерү Сәфәвиләр династиясе килгәч яңартыла. Алар монголлар династиясенең хәкимлегенә чик куялар.

Династияләр (1501—1979)[үзгәртү]

1501 елда Сәфәвиләр династиясеннән Исмәгыйль I шаһ хакимлек иткән чакта Иранда исламның шигый агымы дәүләт дине буларак кабул ителә. 1503 елда Исмәгыйля Ак- Коюнлу дәүләтен тар-мар итә һәм җимереклекләр өстендә баш каласы Тәбриз белән яңа дәүләт төзи. Сәфәвиләр династиясе чорында Иранның иң үсешкән чоры Бөек Габбас вакытында була. Ул Госман империясен тар-мар итә, үзенә хәзерге Гыйракны, Әфганстанны, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Гөрҗистән биләмәләрен куша. Шулай ук Гилән һәм Мазендеранны да кушып, биләмәсен Тигр елгасыннан алып Һинд ярларынача киңәйтә.

Башкала Тәбриздән Казвингә, аннан соң Исфаһанга күчерелә. 

Басып алулар Иранга байлыклар китерә. Мәдәният алга китә, Иран үзәкләштерелгән илгә әйләнә, кораллы көстәр яңартыла. Бөек Габбас вафатыннан соң империя аска тәгәри. Җитәкчелек итә белмәгәнлектән Кандагар һәм Багдадны югалта. 1722 елда әфган-гизәйлеләр Иранга яу чаба, алар шунда ук Исфаһанны алалар һәм Сәфәвиләрнең җитәкчеләрне үтерәләр. Иранда Әфшарләр хакимияткә килә.

Яңа гасырлар[үзгәртү]

Сәясәт[үзгәртү]

Географик мәгълүмат[үзгәртү]

Халык[үзгәртү]

Эре калалар[үзгәртү]

Milad Tower At Night.JPG
Тәһран
Mashhad City in the morning.jpg
Мәшһәд
Naghshe Jahan Square Isfahan modified.jpg
Исфаһан
Karaj 45.jpg
Кәрәҗ

Урын Шәһәр Фарсыча исем Халык саны

Panomara of Tabriz.jpg
Тәбриз
Chamran Grand Hotel.jpg
Шираз
Ahvaz Bridge.jpg
Әһваз
Jamkaran Mosque-3855.jpg
Ком

1 Тәһран تهران 8 154 051
2 Мәшһәд مشهد 2 749 374
3 Исфаһан اصفهان 1,756,126
4 Кәрәҗ كرج 1 614 626
5 Тәбриз تبريز  1 494 988
6 Шираз شيراز 1 460 665
7 Әһваз اهواز  1 112 021
8 Ком قم 1 074 036
9 Кирмәншаһ كرمانشاه 851 405
10 Урмия اروميه 667 499
11 Рәшт رشت 639 951
12 Заһедан زاهدان 560 725
13 Кирмән كرمان 534 441
14 Әрак اراك  526 182
15 Һәмәдән همدان 525 794
16 Йәзд يزد 486 152
17 Әрдәбил اردبيل 482 632
18 Бәндәр Әббас بندر عباس 435 751
19 Исламшәһр اسلامشهر 389 102
20 Зәнҗан زنجان 386 851
2012 ел[5]


Административ бүленү[үзгәртү]

Иранның төп административ берәмлеге булып останнар (фар. استان — ostān; мн.ч. — استانﻫﺎ — ostānhā) торалар; алар, үз чиратында, шәһрестаннарга бүленәләр (фар. شهرستان), ә инде шәһрестаннар — бахшларга (фар. بخش) бүленәләр. Гадәттә, останның иң эре шәһәре башкаласы (мәркәзе, фар. مرکز — markaz) да булып тора. Һәр остан губернатор (остандар — استاندار) тарафыннан идарә ителә. Әлеге вакытта 31 останга бүленә:

1. Тәһран
2. Кум
3. Үзәк остан
4. Казвин
5. Гилән
6. Әрдәбил
7. Зәнҗан
8. Көнчыгыш Азәрбайҗан
9. Көнбатыш Азәрбайҗан
10. Көрдстан

11. Һәмәдән
12. Кирмәншаһ
13. Илам
14. Луристан
15. Хузистан
16. Җаһар-Махал һәм Бәхтиярия
17. Коһгилуя һәм Боерәхмәд
18. Бушер
19. Фарс
20. Хөрмозган

21. Систан һәм Бәлүҗстан
22. Кирмән
23. Йезд
24. Исфахан
25. Симнан
26. Мазендеран
27. Гөлистан
28. Төньяк Хөрәсән
29. Рәзәви-Хөрәсән
30. Көньяк Хөрәсән
31. Әлбурз




Икътисад[үзгәртү]

Мәдәният[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]