Бангладеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бангладеш
গণপ্রজাতন্ত্রী বাংলাদেশ
Gôno Projātontrī Bānglādesh
Flag of Bangladesh.svg гербы
байрагы гербы

Координатлар: 24°01′00″т.к. 89°52′00″кч.о. / (G)

Bangladesh (orthographic projection).svg
милли гимны
Нигезләнгән 26 март 1971 ел (игълан ителә)
Бәйсезлек көне 16 декабрь 1971 ел (Пакъстаннан)
Рәсми телләр {{{Телләр}}}
Башкала Дакка
Зур шәһәрләр Дакка, Читтагонг
Президент
Премьер-министр
Зиллур Рахман
Шәех Хәсинә Вәзид
Дәүләт дине ислам, (сөнничелек)
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 92 нче урын урында
144 000 км²
7%
Халык
• Тикшерү (2009)
Тыгызлыгы

162 221 000 кеше (7 нче урын-нч.)
1099,3 кеше/кв.км кеше/км²
Акча берәмлеге така
Телефон коды ++880
Сәгать поясы +6

Бангладеш Халык Җөмһүрияте, (бенг. গণপ্রজাতন্ত্রী বাংলাদেশ), Бангладеш (бенг. বাংলাদেশ [ˈbaŋlad̪eʃ]Көньяк Азиядәге дәүләт. Бөтен чикләре буенча диярлек Һиндстан тарафыннан уратып алынган, бары көньяк-көнчыгышта күпмедер өлештә Бирма һәм Бенгалия култыгы белән чиктәш. Хәзерге Һиндстан штаты Көнбатыш Бенгал белән бергә Бенгалия этнолингвистик регионын тәшкил итә. Бангладеш атамасы рәсми бенгали телендә «Бенгалия иле» дигәнне аңлата.

Ил чикләренең хәзерге урнашуы Бенгал һәм Һиндстанның 1947 елда бүленүе вакытында, регион «Көнчыгыш Пакъстан» исеме белән яңадан төзелгән Пакъстан дәүләтенә кергәндә ачыклана. Әмма ул чакта «Көнчыгыш Пакъстан» «Көнбатыш Пакъстаннан» 1600 чакрымга сузылган чик белән аерылган була. Сәяси һәм тел дискриминациясе, өстәвенә, икътисади яктан кысу Пакъстанга каршы күтәрелешләр барлыкка килүенә китерә һәм 1971 елгы бәйсезлек өчен сугыш нәтиҗәсендә, Бангладеш дәүләте төзелә. Бәйсезлек алган яшь дәүләткә ачлык, табигый катаклизмнар, коточкыч ярлылык, сәяси тотрыксызлык һәм хәрби түнтәрешлеләр күрергә туры килә. Демократик институтларны кире торгызу бары 1991 елда гына, сәяси көрәш тынгач һәм икътисадый үсеш башлангач кына мөмкин була. Хәзерге көндә Бангладеш дөньяви демократик дәүләт булып санала.

Бангладеш халык саны буенча дөньяда җиденче урында тора һәм ул дөньяның халык иң тыгыз урнашкан, ярлылык дәрәҗәсе югары булган дәүләтләр исемлегенә керә. Ләкин илдә азмы-күпме икътисадый үсеш көчәя бара һәм хәзерге ярлылык дәрәҗәсе 1990-еллар дәрәҗәсеннән 20% ка кимрәк.

Географик яктан дәүләт Ганг һәм Брахмапутра елгалары арасындагы уңдырышлы өлкәдә урнашкан. Бангладешта муссоннар һәм циклоннар аркасында һәр елны су басулар була.

Бангладеш хөкүмәте парламент демократиясе булып тора. Ил Британия Дуслыгы, Ислам Конференциясе Оешмасы һәм башка халыкара оешмалар әгъзасы.

[үзгәртү] Сылтамалар

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар:


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә