Малайзия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Малайзия
مليسيا, Malaysia
Малайзия
Байрак
Малайзия байрагы
Шигарь: Bersekutu Bertambah Mutu(Бердәмлек-ул көч!)
Ил көе: Negaraku
Малайзия урнашуы
Бәйсезлек 31нче август 1957(Бөекбританиядән)
Рәсми тел малай
Башкала Куала-Лумпур
Эре шәһәрләр Куала-Лумпур, Джорджтаун, Джохор-Бару, Ипо, Кучинг
король Мизан Зәйнәл Абидин
премьер-министр Нәҗиб Тун Разак
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

329 758 км²
0,3%
Халык саны
– Барлыгы
– Тыгызлык

27,496 млн кеше
83 кеше/км²
Вакыт UTC +8
Пәрәвәз домены .my
Телефон коды +60


Малайя(Көнбатыш Малайзия)

Мала́йзия (Malaysia) яки Мала́йзия Федерациясе – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге, Көньяк-Кытай диңгезе белән аерымланган, ике өлештән торучы дәүләт.

Тарих[үзгәртү]

Бу җирләрдә кешеләр бик озак вакытлардан бирле яшәсәләр дә, климатның уңайлы булуы сәбәпле дәүләтчелек чагыштырмача соң барлыкка килә. Беренче сыйнфый җәмгыять б. э. кадәр мең ел элек кенә, индуизм һәм буддизм диннәрен таратучы һиндлылар һәм кытайлылар үтеп кергәч кенә яши башлый, һәм шул вакыттан соң бу территориядә дәүләтләр үсә башлый. Ләкин алар тиз арада күрше Суматра-Ява һәм Таиланд империяләре тарафыннан басып алыналар. Җирле кенәзләрнең тырышлыгы белән XV гасырда феодаль биләмәләр Малакка солтанлыгына берләшәләр. Аның барлыкка килүе белән исламның бик тиз таралуы башлана. Солтанлыкның чәчәк атуы 1511нче елда португалия колонизаторлары килү сәбәпле туктала. Португалиялеләрдән соң бу җирләр голландиялеләргә күчә. XVI–XVIII гасырлар дәвамында бу территориядәге Җохор дәүләте басып алучыларга каршы көрәшә. Голландиялеләр аны XVIII гасырда буйсындыралар, ләкин бу Өлкә инглизләр кулына күчә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Малайяны японнар басып ала. Сугыштан соң, японнарга каршы көрәшкән җирле партизаннар, Бөекбританиягә каршы көрәш башлыйлар, һәм 1957нче елда Малайя бәйсезлек ала.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

Малйзия 13 штаттан һәм 2 федераль территориядән( башкала – Куала-Лумпур һәм Ләбуан утрауы) тора. 9 штатта идарә итү формасы – монархия, шуларның җидесе солтанлык. Солтанлыкның идарәчесе – солтан. Негери-Сембелан штатының башлыгы Янг Дипертуан Бесар, Перлис штатыныкы раджа титулын йөртә.

Калган 4 штат губернаторлык булып торалар. Алар белән губернаторлар идарә итә.

Корольләр һәм вице-корольләр һәр биш ел саен үз араларыннан, идарә итү елына һәм олылыкка карап, монархларны сайлыйлар. Идарә итүнең төп өлешен парламент һәм премьер-министр башкара.

Малайзия парламенты ике палатадан тора: түбән – Вәкилләр палатасы һәм югары – Сенат. Вәкилләр палатасы туры сайлаулар ярдәмендә җыела. Сенат һәрбер штаттан сайланылган икешәр әгъзадан һәм президент тарафыннан билгеләнгән кешеләрдән тора. Вәкилләр палатасына сайлауларда җиңгән партиянең җитәкчесе премьер-министр вазифасын башкара башлый. Аның җитәкчелегендәге Федераль хакимият илнең Башкарма хакимиятен тәшкил итә.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү]

Малайзиянең штатларга бүленеше.

Көнбатыш Малайзия[үзгәртү]

Көнчыгыш Малайзия[үзгәртү]

1963нче елның 16 сентябреннән 1965 елның 9 августына(бәйсезлек алгыйнча) кадәр Сингапур Малайзиянең бер штаты була.

География[үзгәртү]

Көнбатыш Малайзиягә илнең 40% мәйданы туры килә. Ярымутрау буенча төньяктан көньякка тау сыртлары сузылган. Көнбатыш яр буенда киң уңдырышлы, ә көнчыгышында тар яр буе тигезлеге урнашкан. Сабах һәм Саравак куе джунгли урманнары белән капланган, алга киткэн елга системалары бар. Сабахтагы Кинабалу тауы(4101 м)- Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге иң биек тауларның берсе. 60%тан артык территориягә урманнар туры килә. Монда бик күп төр үсемлекләр яши. Малайяда гына да сигез меңнән артык үсемлек төркәлгән, шуларның ике меңе агачлар, ике йөзе пальмалар. Хайваннардан филләр, юлбарыслар, мөгезборыннар, капланнар, орангутаннар, тапирлар бар.Көнчыгыш Малайзиядә иң куп һәм төрле кош популяцияләре яши. Малайзиядә ел буе кызу һәм дымлы. Температура күбрәк 20-30оС, дымлылык – 90%.

Икътисад[үзгәртү]

Икътисади күрсәткечләр буенча Малайзия яңа-индустриаль илләргә керә. Япон икътисади үсеше моделен куллану, чит ил капиталын һәм технологияләрен тарту, алга киткән илләрнең тәҗрибәләрен куллану, сәяси стабильлек Малайзиягә икътисадны модернизацияләүдә, иҗтимагый өлкәдә зур уңышлар китерә. Икътисади процесслар бишьеллык планнар ярдәмендә җайга салына. 1997-1998нче елгы финанс-икътисади кризисына хатле Малайзиянең икътисади үсеше елына 7-8% була, һәм ул кайсыбер алга киткән илләрне куып җитә. Ләкин кризис сәбәпле икьтисади үсеш тоткарлана. Эшкәрту сәнәгате ТМПның 30,1% алып тора. Моның иң мөһим тармагы электротехник җихазлар чыгару белән бәйле. Шулай ук химия, резино-техник, металл эшкәртү, азык-төлек сәнәгате аның мөһим тармаклары булып торалар. "Протон", "Перодуа" һәм "Хайком" милли автомобил җитештерү үзәкләре бар. Авыл хуҗалыгына ТМПның 8,4%, нефт чыгару 7,6% алып тора.

ТМПның 56,6% хезмәт күрсәтү өлкәсенә туры килә.

Халык[үзгәртү]

Малайзия ярымутрауында төп этник группалар булып малайялылар, кытайлар, һәм һиндлылар тора. Малайялылар – 58.8%, кытайлар – 24%, һиндлылар – 8%, һәм башка халыклар 10% тәшкил итәләр. Мондагы халыкның 70% ярымутрауның көнбатыш өлешендә яши. Сабах һәм Саравак. Халыкның яртысын төрле этник группаларга керүче Калимантан аборигеннары тәшкил итә. Саравакта иҗаннар – 30%, меланаулылар – 5%, Сабахта кадазаннар – 25%, мурутлар – 4%, бадҗаолар – 11%. шулай ук кытайлар саравакта – 29%, сабахта – 18%, малайялылар – 20% һәм 5%.

Мәдәният[үзгәртү]

Белем бирү[үзгәртү]

Малайзиядә түләүсез 11-еллык уку кертелгән. Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның 60% укуларын урта мәктәптә дәвам итәләр. Официаль белем бирү теле малайча, шулай да кайсыбер мәктәпләрдә кытай һәм тамиль телләрен кулланалар. Мөселман гаиләсендәге балаларга мәҗбүри рәвештә ислам нигезләрен өйрәтәләр.

Малайзиядә 10 дәүләт университеты, 28 педагогик һәм техник көллият бар. Куала-Лумпурда илдәге иң өлкән Малайя Универститеты һәм Халыкара ислам университеты, Банги шәһәрендә (Селангор шт.) Малайзиянең милли университеты урнашкан

Китапханәләр[үзгәртү]

Һәрбер административ үзәкнең китапханәсе бар, анда археологик һәм тарихи тикшеренүләр алып баралар.

Әдәбият һәм сәнгать[үзгәртү]

Малайя телендә исламга хәтле әдәбият билгеле түгел. Ислам үтеп кергәннән соң күп төбәкләрдә эпик һәм тарихи темаларга әсәрләр, дини трактатлар, хроникалар яза башлыйлар. 1920-30нчы елларда романнар таралу алалар.

Дипломатик мөнәсәбәтләр[үзгәртү]

Малайзия белән дипломатик мөнәсәбәтләре булган илләр

Моны да карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]