Гыйрак

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гыйрак latin yazuında])

Гыйрак Җөмһүрияте
гарәп. جمهورية العراق
Әл-Җүмһүрия Әл-Иракыйя
көрд. کۆماری عێراق
Комари Эрак
Гыйрак илтамгасы
Байрак Илтамга
Шигарь: «Алла́һе ә́кбәр»
«Аллаһ — иң бөек»
Гыйрак милли һимны
Бәйсезлек көне 1932 елның 3 октябре (Бөекбританиядан)
Рәсми телләр гарәп теле[1] һәм көрд теле[1]
Башкала Багдад
Президент
Вице-президент
Премьер-министр
Фуад Масум
Нури Аль-Малики
Хайдер Аль-Абади[2]
Дәүләт дине ислам
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты

435 052 км²
1,1
Халык саны
• Бәя (2015)
Халык тыгызлыгы

38 274 618 (2017)[3]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

207 691 599 310 $[4] һәм 264 182 173 793 $[4] $
КПҮИ  0,686[5] 
Акча берәмлеге Гыйрак динары
Интернет-домен .iq
ISO коды IQ
ХОК коды IRQ
Телефон коды +964
Сәгать кушаклары +3
Җини коэффициенты 29,5[7]
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Гыйрак (гарәп. العراق‎, көрд. عێراق), рәсми атамасы — Гыйрак Җөмһүрияте (гарәп. جمهورية العراق‎, көрд. کۆماری عێراق) — Якын Көнчыгыштагы дәүләт.

Милләтләрe[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гарәпләр (75 %80 %), көрдләр (15 %20 %), төрекмәннәр (5 %), халдейлар, әссүриялеләр, иранлылар, әрмәннәр.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми динe: ислам: шигыйләр (гарәпләр) һәм сөнниләр (гарәпләр, төрекмәннәр һәм көрдләр). Башка диннәр: христианлык, яһүд дине, бәһаи, язидләр. Ислам ил халкының 95 % ы арасында таралган дин булып тора. Мөселман булмаган кешеләр (нигездә, Ассирия христианнары) халыкның 5 % ын тәшкил итә. Гыйракның христианнар җәмгыяте 2000 елга якын яши, һәм аларның күбесе Месопотамия ассириялеләреннән килеп чыккан. Мөселманнарның 65 % ы — шигыйлар, 35 % ы — сөнниләр. Гыйракта шигыйлар өчен изге булган ике урын — Нәҗәф һәм Кәрбәла бар.

Тариx[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бoрынгы тариx[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйрак (Месопотамия) — дөньяның иң борынгы цивилизацияләре барлыкка килгән урын. Бу өлкәдә шумер, бабил, Әссүрия дәүләтләре урнашкан булган. Хәзерге Гыйрак җирләре Фарсы империясе, Искәндәр империясе сoставына кергән.

Урта гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

VII гасырда Гыйрак җирләрен гарәпләр яулап алалар. Бу җирләр Гарәп Хәлифәлеге составына кертелә. 1534 елдан Гыйрак Гoсманлы дәүләте сoставында.

Яңа гасырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Гыйрак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2003 елында Джордж Буш администрациясе Гыйракка каршы сугыш башлый. Багдадны көрәшсез алалар. Гыйракка каршы НАТО коалициясе составына Бөек Британия, АКШ, Австралия, Польша һәм башка дәүләтләр була. Алар үз гаскарләрен Гыйракка җибәрәләр.

Сәясәтe[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышка кәдәр Гыйрак бер партияле (Баас партиясе) дәүләт булган. Сугыштан соң Гыйракта мәҗлис әл-ватани (Милли Мәҗлес) оештырыла. Ул 250 урынлык. Әмма бу оешмада хәким юк. Реаль хакимият рухи лидерлар кулында. Алар арасында: аятоллаһ Али әл-Систани.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйракның муһафазаһлары

Гыйрак 18 муһафазаларга бүленгән.

Муһафазаһ Мәркәз Мәйдан,
км²
Халык саны,
кеше (2011)[8]
Тыгызлык,
кеше/км²
1 Багдад Багдад 734 7 055 200 9611,99
2 Сәлах-әд-Дин Тикрит 24 751 1 408 200 56,89
3 Диялә Баакуба 19 076 1 443 200 75,66
4 Вәсит Әл-Кут 17 153 1 210 600 70,58
5 Майсан Әл-Амара 16 072 971 400 60,44
6 Бәсрә Бәсрә 19 070 2 532 000 132,77
7 Ди-Кар Ән-Нәсирия 12 900 1 836 200 142,34
8 Мутанна Әс-Сәмәвә 51 740 719 100 13,90
9 Кадисия Әд-Дивания 8153 1 134 300 139,13
10 Бабил Хилла 6468 1 820 700 281,49
11 Кәрбәлә Кәрбәлә 5034 1 066 600 211,88
12 Нәҗаф Ән-Нәҗаф 28 824 1 285 500 44,60
13 Әнбар Әр-Рамади 138 501 1 561 400 11,27
14 Найнава Мосул 37 323 3 270 400 87,62
15 Дәһук Дәһук 6553 1 128 700 172,24
16 Әрбил Әрбил 14 471 1 612 700 111,44
17 Кәркүк Кәркүк 10 282 1 395 600 135,73
18 Сөләймания Сөләймания 17 023 1 878 800 110,37
Барлыгы 434 128 33 330 600 76,78

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]